08.06.2012 - Иман

Тузлыкуш мәчетле булды!

Ни аяныч, соңгы еллар Бәләбәй районының Тузлыкуш авылы үсешендә, хәер, аңа күрше генә урнашкан Ирек, Исмәгыйль, Үрнәк, Куш-елга, Байрак, Әзәкәй авылларының социаль-икътисади тормышында да, бернинди уңай башлангычлар белән дә билгеләнмәде диярлек. Һәм моның сәбәпләрен 90нчы еллардан башлап аграр тармакка игътибар кимүгә, авыл халкының табигый картаюына гына сылтап калдырырга ярамый. Һәрхәлдә, Тузлыкушның вакытыннан алда картаюына урындагы хуҗалар, аерым алганда, район хакимияте дә “тоемлы өлеш кертте” дип әйтергә җөрьәт итәбез.

90нчы еллар ахырында гөрләп торган, данлыклы урта мәктәп, начармы-яхшымы, халыкны эш белән тәэмин иткән үз хуҗалыгы, китапханә, балалар бакчасы, медицина пункты, кибет кебек мөһим социаль объектлары булган авылга ул чордагы район җитәкчелеге газ үткәрү, суүткәргечне яңарту, асфальт юл салу, яңа идарә бинасы төзү хәстәре күрсә, яңа гасырның соңгы биш-алты елы исә тузлыкушлылар тормышында, нигездә, төзелгәннәрне җимерү яисә гамәлдән чыгару чоры буларак тарихка кереп калды. Иң тәүдә хуҗалыкны таркаттылар. Арытаба чират мәктәпкә, башка социаль объектларга җитте. Ярый әле хакимият, медицина пункты һәм почта хезмәте сакланып калган. Югыйсә, Тузлыкушка бүгеннән үк ясин чыгарга да булыр иде. Бу — авыл Советы үзәге булган Тузлыкушта шулай. Ә инде әлеге биләмәгә караучы югарыда санап үтелгән торак пунктларда хәл тагы да катлаулырак.

Аңлашыла, район җитәкчелеге әлеге авыллар үсеше мәсьәләләренә тиешле игътибар бирсә, башка бик күп муниципалитетлар үрнәгендә республика Президенты Рөстәм Хәмитов билгеләгән курсны нәтиҗәле тормышка ашырып, тармакка инвестицияләр җәлеп итү хәстәрен күрсә, хәл бу чиккә үк барып җитмәс иде дә, лаеклы хезмәт хакы түләнгән эш булса, урындагы халык та ата-бабасы гасырлар дәвамында төяк иткән һәм яшәү өчен бөтен инфраструктурасы булган авылны ташлап китмәс иде. Ни аяныч, бу җәһәттән әлегә җитәкчелек тарафыннан ниндидер анык эш-гамәлләр кылына дияргә һич кенә дә тел бармый...

Хәер, җаваплы дәүләт структураларыннан аермалы буларак, авыл өчен чын-чыннан җан атып яшәүче ир-узаманнар да юк түгел. 26 майда шундый ир-узаманнарның берсе, Бәләбәй районы һәм шәһәре хакимиятенең элекке җитәкчесе Риф Гыйльметдин улы Газизовның шәхси башлангычы һәм көче белән Тузлыкушта гасырга якын вакыттан соң яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Тантанада башкалабыз Уфадан, күрше Татарстаннан, Бәләбәй һәм якын-тирә шәһәр-авыллардан дәрәҗәле кунаклар, җәмгысы йөздән артык кеше катнашты һәм тузлыкушлыларның бәйрәм шатлыгын уртаклашты.

— Үземнең балалык елларым үткән ата-бабам нигезендә мәчет күтәрү теләге күңелемдә бик күптәннән йөрде. Аннары, Тузлыкуш элек тә мәчетсез авыл булмаган. Озак еллар дәвамында Аллаһ йорты урындагы халыкны иманга чакырып, кырын эш-гамәлләрдән курчалап, аның рухи-әхлакый сәламәтлеге сагында торган. Тормыш та көйле барган. Мәчет төзелешенә алынуыбызга, тәү чиратта, шушы сәбәпләр төп этәргеч булды. Бу җәһәттән яңа мәчетнең дә Тузлыкушның әүвәлге данын кайтаруда, яңа үсеш баскычына чыгаруда мөһим роль уйнаячагына ихлас ышанасы килә, — диде тантанадагы чыгышында Риф Газизов.

Төзелеш өч ел чамасы дәвам иткән. Аны төзүгә ике миллион сумнан күбрәк акча салынган. Аллаһ йортын Риф Гыйльметдин улы, нигездә, үз акчалары исәбенә төзеткән, янә берничә эшлекле кеше ярдәм кулы сузган. Тантанада Риф Газизов аларның һәркайсының исем-шәрифләрен атап, ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде.

Хәзер манарасы күккә ашкан күркәм мәчет ерактан ук игътибарны үзенә җәлеп итеп, чын мәгънәсендә, авылның йөзек кашы булып тора. Биредә дини йолаларны башкару өчен бөтен шартлар тудырылган. Мәчет эче иркен, күркәм, идәнгә келәм җәелгән, уку-укыту, дини йолаларны башкару бүлмәләре бар. Бинаның тирә-ягы шау чәчәккә күмелеп утыра. Бу җәһәттән мәчеттә җыештыручы һәм каравылчы штатлары булдырылган. Аларның хезмәтен, мәчет хуҗасы буларак, Риф Газизов шәхсән үз кесәсеннән финанслый.

Алдагы чорда мәчет базасында мәдрәсә оештырып, халыкны гарәп теленә тирәнтен өйрәтү нияте дә юк түгел. Әйткәндәй, урындагы халыкка дин сабаклары бирү башланган да инде. Бәләбәй төбәгендә күренекле дин белгече, мәчетнең имам-хатыйбы Нур Яркәев, тузлыкушлыларны мәчеткә җыеп, атна саен җомга намазы үткәрә һәм гарәп теле буенча сабак бирә. Тантанада ул авыл халкын әлеге мөһим вакыйга уңаеннан ихлас тәбрикләп, алдагы чорда мәчет юлына тузан төшермәүчеләр саны тагы да артыр, дигән теләк белдерде.

Татарстан башкортлары Корылтае рәисе, шагыйрә Фирдәвес Бәширова исә, соңгы егерме елда ике тугандаш республикада да меңләгән мәчет төзелүен сызык өстенә алып, әлеге вакыйганың бу өлкәдә чираттагы мөһим казаныш булуын билгеләде. Бәләбәй механика заводы директоры Рәүф Хәсәнов исә Тузлыкушта мәчет ачылуны авылның социаль-икътисади, рухи-әхлакый тормышында яңа башлангычларга, уңай үзгәрешләргә юрады. 

...Ниһаять, авыл өстен көчле азан тавышы ярып үтте. Гасырлар төпкеленнән, бабалар мирасы булып яңгырады ул илаһи моң. Мәчеткә “ДиРАС” дип оныклары исемен биреп тә Риф Гыйльметдин улы ата-баба мирасын, иманлы тормышны киләчәк буыннарга илтүне төп максат итеп куйган. Әнә бит ачылу көнендә үк мәчет күпме авылдашны берләштереп, үзендә туплады.

Шушында ук, халкыбызда гасырлардан килгән күркәм гореф-гадәтләрне тергезеп, Тузлыкуш җирлегендә күпме вакыттан соң мәчеттә сәнгатьчә дәрәҗәдә никахлашу тантанасы үтте. Шулай икән, мәчетнең буыннарны бәйләүче рухи күпер булачагына да, авылга кот һәм иман китерәчәгенә дә өмет зур. Хәерле сәгатьтә булсын!

Илдар Фазлетдинов.

Бәләбәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»