17.05.2012 - Иман

Динле кеше акылсыз булмас

“Кызыл таң”ның 3 май санында Фәнүз Хәбибуллинның “Дин — ул изге сыйфатларны сугаручы чишмә” дигән мәкаләсен мин берничә мәртәбә укып чыктым һәм уйланып калдым. Ике арада ызгыш, талаш тудыручы дин әһелләре үзләре  Аллаһка ихлас бирелгәннәрме икән яисә без һаман  да Коръән юлыннан барабыз дип, үзләрен үзләре ышандырып, халык күзенә төтен җибәреп яшәп яталармы?

Төптән уйлап карасаң, ыгы-зыгы тудыруга сәбәп юк. Мәчетнең борынгысы искергән, ул үзенең тарихи ролен үтәгән. Аны сүтәргә һәм шуның белән вәссәләм. Мәдрәсә төзергә бирелгән акчадан яңа мәчет төзегәнсез  һәм ул авыл халкының җанын тынычландырып яшәүгә бер таяныч икән, монда нинди хилафлык булуы мөмкин? Халыкны дингә тартуга беренче адым ясалган дигән сүз. Дин әһелләренә моның өчен куанырга һәм икенче адымны ясарга — мәдрәсә булдыру эшенә керешергә иде бит. Юк шул! Алар рәхәткә чыдый алмыйча бер-берсеннән чөй эзләргә, булган чөйне кирәкмәгән урынга кагу — бер-берсенә яла ягу, шикаять язу юлына баскан. Бөек галимебезнең бер хәдискә аңлатма бирүеннән сүзнең кемнәр турында баруын аңлавы кыен булмастыр. Ул болай дип язган: “Адәмнәрне тиешсез эштән тыя торган нәрсә — үзләрендәге оялу сыйфаты булып, оят киткәннән соң, адәм баласын бозыклыктан һичнәрсә тыя алмаячагы бу хәдис шәрифтән мәгълүм булыр”.

Үз вакытында мин “Кызыл таң”, соңрак “Өмет” гәзитләрендә “Ни өчен халык мәчеткә йөрми?” дигән мәкаләләр бастырган идем. Моның бер сәбәбе итеп дин әһелләренең халык арасында абруйлары булмавын сызык астына алган идем. Әлеге очракта да шуңа  охшаш күренешләр туа башлаган. Без барыбыз да Аллаһ коллары, әгәр бер-беребез белән ызгыш, талаш тудырабыз икән, Коръән өйрәтүләренә каршы эш алып барабыз дигән сүз. Бүген дөнья күләмендә Ислам диненә карата нинди көрәш алып барылганын бу очракта күз уңыннан ычкындырырга һич тә ярамый. Сез үзегезнең әхлакый булмаган гамәлләрегез белән (моны башкача атарга телем әйләнми) экстремистик элементларның тегермәннәренә су койганыгызны аңласагыз икән!

Бу уңайдан тагын бер мәсьәләне искә төшереп үтәм. Милләт зур сынау алдында тора: яңа уку елыннан мәктәпләрдә дин сабакларын укыта башлаячаклар. Максат — яшь  буынны әхлак юлына бастыруда бер адым. Моны тормышка ашыру — балаларны дин кыйммәтләренә ышандыру күпчелек очракта укытучының осталыгына бәйләнгән. Барыннан да элек, андый укытучы үзе дингә битараф булмаска тиеш. Шул чагында гына аңа укыткан балалары ышаначак. Шул ук вакытта дин кыйммәтләрен балалар аңына сеңдерүдә ата-аналарның роле әйтеп бетергесез зур. Дөресрәге — аларсыз максатка ирешеп тә булмас, мөгаен. Ата-ана исә үзе дингә ышанамы-юкмы, әйтүе кыен, әмма авылда муллалар арасында (бу очракта еллар дәвамында) барган көрәшне күреп, ишетеп тора. Иртәме-соңмы алар бу хакта балаларына аңлатмый булдыра алмас. Берәүләр берсен, икенчеләре икенчесен яклый. Бәхәснең тора-бара мәктәп бүлмәләренә күчүен кем генә инкарь итә алыр икән. Тере чагында үзеңә-үзең кабер казу шушы түгелмени?

Бүген милләтне, туган телне саклап калу, урысчалап әйтсәк, архи мөһим эш. Русиянең яңа сайланган Президенты Владимир Путин 6 майда Мәскәүдә үзәк чиркәүдә: “Дин — милләт сакчысы” дип ачыктан-ачык әйтте.

Стәрлебаш авылында дин әһелләре арасында килеп туган  җәнҗалга урындагы хакимият җитәкчеләренең битарафлык позициясенә басуларын һич кенә аңлап бетереп булмый. Дөрес, дин дәүләттән аерылган, ләкин аның җәмгыятьтән аерылмаганлыгын барыбыз да белеп тора лабаса! Бу очракта үзегез ни хәл итәргә аптырап торгач,  югарыдагы дин эшлеклеләренә мөрәҗәгать итәргә, аларны чакырып, мәсьәләне уртага салып хәл итәргә иде. Әйе, диннең ике үзәктән торып идарә ителүе республикада күпләрдә борчу тудыра. Әмма моңа күз йомып карап, халыкны рухи-әхлакый яктан эшлекле чаралар үткәргән мәхәлләләребез хәзер аз түгел. Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмнең эшчәнлеген Мәскәү бүген бөтен Русиягә үрнәк итеп куя. Шулай халык таләпләренә ярашлы дини-дөньяви гамәлләр алып барганда гына мәчетләр чын мәгънәсендә Аллаһ йортына әверелә алыр, мөгаен. Яисә Борай районы имам-хатыйбы Ришат хәзрәт Зарипов үзенең фикердәшләре Илдар һәм Ришат хәзрәтләр белән үткәргән дини-тәрбияви чараларның район халкы арасында киң яклау табуын гына алыйк. Район үзәгендәге ике мәчет гөрләп эшләп ята. Өченчесе төзелеп бетү алдында. Мәчетләргә халык теләп килә һәм аларда җан тынычлыгы таба. Хәзрәтләр урындагы хакимият органнары белән тыгыз мөнәсәбәттә, өстәвенә, Башкортстан дәүләт педагогия университеты галимнәре һәм Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте белән дә даими бәйләнештә, аларны районда үткәрелгән дини-тәрбияви чараларга чакырып тора. Килегез, күрегез, үзегезгә тиешле сабак алырсыз һәм кылган әхлаксызлык гамәлләрегез өчен Аллаһтан ярлыкау сорарсыз.

Илдә, республикада дингә карата демократик караш елдан-ел киң колач алган бер чорда Стәрлебаш авылы муллаларының Коръән тәгълиматларыннан тайпылган эш алып баруларын берничек тә башка сыйдырып булмый һәм ирексездән күңелдә шундый шик туа: алар соң үзләре Аллаһка ихлас ышаналармы икән? Дини әхлакның мөһимлеген тирәнтен аңлап, аңа ярдәм кулын сузарга әзер булган авылдаш эшкуарларыгыз булу үзе генә дә бер рухи табыш лабаса! Сер түгел: бүген мәчет төзергә бер тиен акча таба алмый җәфаланып яткан хәзрәтләребез дә аз түгел.

Киңәшем шул: моңа кадәр җибәрелгән әхлакый хаталарыгыз өчен Аллаһтан ярлыкау, авылдашларыгыздан гафу сорагыз. Бары шул очракта гына калган гомерегездә җан тынычлыгы табарсыз. Киресен эшләүне дәвам итәсез икән, киләчәк буын каһәреннән арына алмаячаксыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үлгән кешеләрне дә начар сүзләр белән искә алырга кушмаган: “Үлгәннәрне хурламагыз, тереләрне борчырсыз”, дигән. Бөек галимебез Риза Фәхретдин “Акыллы кеше динле булыр” дигән. Минем  “Динле кеше акылсыз булмас” диясем килә. Шулай булсын иде!

Вил Казыйханов,

Русия мәктәпләренең  атказанган укытучысы,

Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»