Иман

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

26 июля

Мөселманнарның ике зур бәйрәме бар. Беренчесе — Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә торган Гайдел-фитр, ягъни Ураза бәйрәме. Икенчесе — мөселман җәдәвәле буенча Зөлхиҗҗә аенда уздырыла торган Гайдел-әдха, ягъни Корбан бәйрәме. “Сәгадәт гасыры”ннан (Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.) яшәгән чор) башлап бу бәйрәмнәр бөтен Ислам дөньясында ел саен зурлап билгеләп үтелә.

Рамазан ае мөбарәк булсын!

28 июня

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.) Рамазан ае хакында Шәгъбан аеның ахыргы көннәрендә менә шушы сүзләрне әйтте: “Безгә, мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, Рамазан ае үзенең күләгәсен салды. Ул айда бер кичә бар. Бу — Кадер кичәсе, ул мең кичәдән артык. Кем дә кем шул кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төн уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында Аллаһтан дога кылып сораса, ул бәндәнең догалары кабул ителер. Чөнки шушы төндә рәхмәт фәрештәләре таң беленгәнчегә кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп торалар”.

Милли тормыш һәм дин

24 июня

Казанда V Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы үтте

12-14 июньдә Казанда “Милли тормыш һәм дин” V Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы үтте. Мәртәбәле чараны Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе оештырды. Быелгы форумда Русиянең 52 төбәгеннән 815 дин әһеле катнашты. Иң зур делегация Башкортстаннан — 104 кеше. Делегатларның иң өлкәненә 89 яшь, ул Калининградтан Хәким хәзрәт Биктиев, иң яше – 22 яшьлек Артур хәзрәт Гарифҗанов Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән килгән иде.

Юрмиязбашта динле халык яши

18 июня

Тәтешле районының Юрмиязбаш авылындагы мәчет әле узган елда гына менә ташландык хәлдә иде. Майда, район хакимияте, авыл Советы җитәкчеләре, дин әһелләре, авыл халкы җыелып, аның язмышын хәл итте. Мәчетнең нәкъ йөз еллыгын билгеләгән ел иде ул. “Тарихи һәм дини мирасыбызга мондый караш һич килешми. Иман йортын тергезергә кирәк. Йөз ел торган, Ходай кушса, әле тагын йөз ел торачак”, — дигән иде ул вакытта Тәтешле районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев.

Гражданлык никахын дин дә, җәмәгатьчелек тә хупламый

14 мая

Русия Ислам университетының Салават филиалы мөгаллимнәре шәһәр тарихында моңача булмаган тәрбияви чара үткәрде

“Гаиләдә дин тәрбиясе” дигән темага оештырылган конференциягә Салават шәһәре хакимияте, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе вәкилләре, мәктәп һәм колледжлар укучылары, шулай ук протоиерей Роман Уточкин һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре чакырылган иде.

“Фатыйха” – киләчәк хакына

06 мая

Күңел тынычлыгын, рух ныклыгын, яшәү көчен иман бирә

Бүгенге көндә күпчелек төбәкләрдә Аллаһ йортлары — мәчетләр төзелү бик куанычлы. Алар җәмгыятьнең рухын баета, кешеләрнең күңелен сафландыра.

Тәкъдиренә язылган

02 апреля

Нуриман районына юл төшкәч, кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр исемлегенә тап булдым. Красная Горкадагы “Рәшит” мәчетенең имам-хатыйбы Илдар Солтаншин — шуларның берсе.

Балалар хак юлда

25 марта

Салават шәһәренең җәмигъ мәчете өлкәннәр белән генә түгел, балалар, үсмерләр белән дә даими эш алып бара. Биредә мәктәп укучыларының каникул көннәрендә балаларның дини белемнәрен күтәрү һәм тикшерү гадәткә кергән. Күптән түгел шундый матур чара үтте. Дүрт этаптан торган конкурста республиканың көньяк районнарындагы авыл һәм шәһәрләрдән килгән 53 бала имтихан тотты. Мәчетнең гыйбадәт кылу залында ярышта катнашучылар гына түгел, җанатарлар — балаларның әти-әниләре, дин белеме бирүче мөдәррисләр, имамнар да бар иде.

Мәүлид кичәсе үтте

29 января

2 гыйнварда һиҗри календаре буенча мөселманнар өчен мәртәбәле айларның берсе — Рәбигыль-әүвәл башланды. Бу — Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән ай. “Мәүлид” сүзе гарәпчәдән — “туу” , “Мәүлид ән-Нәби” Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын аңлата. Мөхәммәд Пәйгамбәр Рабигыль-әүвәл аеның 11еннән 12сенә каршы кичендә (быел милади буенча 12 гыйнвардан 13енә каршы кичкә туры килде) дөньяга килгән. Мәүлид бәйрәме — сөекле Пәйгамбәребезне (с.г.в.) искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган чара. Ай дәвамында Русия, шул исәптән Башкортстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) багышланган дини мәҗлесләр үткәрелә.

Ислам – Русия тарихының аерылгысыз өлеше

24 декабря

Быел илебез һәм Башкортстан мөселманнары тормышы вакыйгаларга гаять бай булды. 23-25 майда Казанда “Милли тормыш һәм дин” IV Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы үтте. Мәртәбәле чарада Русиянең 65 төбәгеннән 680 дин әһеле катнашты. Әлбәттә, вакыйгалар арасында иң әһәмиятлесе — Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллык юбилее. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Русия һәм Башкортстан җитәкчелеге юбилейга әзерлеккә зур ярдәм итте. Бу дәүләтнең дини оешмалар белән конструктив диалогта эшләве турында сөйли.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»