17.02.2012 - Видео

Чехия һәм Словакия илчеләре кайгы уртаклашты

Ян Жижка исемендәге интернациональ партизаннар бригадасының легендар командиры, Чехословакия Герое Даян Баян улы Мурзин вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең туганнары һәм якыннары, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов исеменә Чехия Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Петр Коларж һәм Словакия Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Йозеф Мигаштан кайгы уртаклашу хатлары килде.

“Үзенең тормышын сугыш елларыннан үк безнең ил белән бәйләгән күренекле кеше, Чехословакия Герое, Чехия һәм Словакиянең бик күп шәһәрләренең почетлы гражданы вафат булды, — диелә Петр Коларжның телеграммасында. — Аның Чехословакия халыкларын азат итүгә һәм җәмгыятебездәге тынычлыкны һәм иминлекне ныгытуга керткән өлеше халык хәтерендә мәңге сакланыр”.

“Бөек Ватан сугышы ветераны, Чехословакия Герое, Словакия һәм Чехиянең  16 шәһәренең почетлы гражданы  Даян Баян улы Мурзин легендар шәхес булды, — диелә Йозеф Мигашның телеграммасында. — Словакия Республикасында яшәүчеләр үзенең хәрби эшчәнлеге белән Чехословакияне фашист илбасарларыннан азат итүгә булышлык иткәне өчен Даян Баян улына рәхмәтле. “Азатлык өчен” хәрби ордены аңа хаклы рәвештә бирелгән һәм һәрвакыт аныкы булып калачак. Даян Баян улының дөньядан китүе — шушы искиткеч яхшы кешене белгәннәр һәм безнең барыбыз өчен дә зур югалту ул”.

“Башинформ”.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»