Икътисад

Инвестиция форумы үтәчәк

20 августа

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов 22-23 ноябрьдә “Урал аръягы-2013” инвестиция форумы үткәрү турында боерыкка кул куйды. Чараның төп максаты — икътисади бәйләнешләрне үстерү һәм Урал аръягы икътисадына инвестицияләр җәлеп итү.

“Кроношпан” - заманча предприятие

14 августа

Республикада әлеге комбинат мотлак төзелергә тиеш

2011 елның 17 августында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм Kronospan Holdings East Ltd (“Кроношпан”) компанияләр төркеме башлыгы Петер Кайндл республикада агач эшкәртү һәм төзелеш материаллары җитештерү буенча предприятие төзү турында килешүгә кул куйдылар. Аңа ярашлы Башкортстанда, агачны тирәнтен эшкәртүче предприятие төзү күздә тотыла. Заводның беренче чиратын (ДСП җитештерү линиясен) киләсе елның өченче кварталында файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу зур проектның беренче өлешен гамәлгә ашыруга 6 миллиард сум инвестиция салыначак.

Малтабарлар - инвалидларга

14 августа

Бүген Русиядә 12,8 миллион инвалид исәпләнә. Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, инвалидлар өчен квоталы 680 мең эш урыны бар. Эшкә сәләт­ле 2,57 миллион инвалидның 817,2 меңе генә хезмәт сала, 1,8 миллионы эшсез. Инвалидларның мәшгульлеге, башка категория гражданнар белән чагыштырганда, ике тапкыр түбәнрәк.

“500 ферма” программасы гамәлдә

13 августа

Башкортстанның тагын ике аграр предприятиесе — Мәләвез районының “Ашкадар” кооперативы һәм “Алексеевский” совхозы “500 ферма” программасында катнашачак. Бу хуҗалыкларны исәпкә алып, агымдагы елдан республиканың 40 хуҗалыгы программада катнашучы статусын алды.

“Кроношпан” заводында булдылар

10 августа

Республика һәм район киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, дәүләт һәм бәйсез җәмәгать оешмалары эколог-белгечләре, шулай ук, Уфа районы халкы 9 августта Мәскәү өлкәсенең Егорьевск шәһәрендә урнашкан “Кроношпан” предприятиесендә булды. Делегация составына 22 кеше керде.

Биотехнологияләр куллану - көн таләбе

08 августа

Президент Рөстәм Хәмитов республикада биотехнологияләрне авыл хуҗалыгында нәтиҗәле куллану мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Республика җитәкчесе билгеләвенчә, терлекчелектә һәм игенчелектә биотехнология препаратларын куллану өстенлекле юнәлешкә әверелергә тиеш.

Фермер идарәче эзли

08 августа

Башкортстанда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча проект старт алуга әзер. Аның төп юнәлешләренең берсе — республика районнарының берсендә чит ил белгечләре катнашлыгында үрнәкле хуҗалык булдыру.

Инвестицияләрсез яңарыш юк

07 августа

“Икътисади үсешкә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәреп, инвестиция һәм инновациягә нигезләнеп кенә ирешергә мөмкин”, дигән иде Русия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургта үткән икътисади форумда. Башкортстан җитәкчелеге яңарышка йөз тотып эшли, төбәкнең инвестицион активлыгын арттыруга нигезләнгән дәүләт сәясәте өстенлекле юнәлеш булып тора, республика икътисадын үстерү җәһәтеннән байтак эшлекле чара күрелә.

Инвестицияләр - яңарыш нигезе

06 августа

Шуңа да һәр дәүләт структурасы бу юнәлештәге эшчәнлеккә гаять җаваплы карарга тиеш

Июльнең соңгы көнендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Республика йортында Казахстанның Павлодар өлкәсе Акимы Ерлан Арын җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. Очрашуда ике төбәк арасында эшлекле бәйләнешләрне үстерү мәсьәләләре тикшерелде, бу өлкәдә өстенлекле юнәлешләр билгеләнде. Аның нәтиҗәләре буенча Башкортстан Президенты һәм Павлодар өлкәсе Акимы Протоколга кул куйды. Шулай ук Уфа шәһәре хакимияте һәм Павлодар шәһәре акиматы арасында да сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәдәни, мәгариф, спорт һәм яшьләр сәясәте өлкәләрендә ике яклы хезмәттәшлекне үстерү турында килешү төзелде.

Власть һәм бизнес тыгыз бәйләнештә

06 августа

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлегенең башкаручы вице-президенты Виктор Черепов белән очрашты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»