Икътисад

Илләр - төрле, проблемалар бер үк...

09 октября

Уфада үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитларында алар буенча эзлекле сөйләшү булачак

24-26 сентябрьдә Уфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) проблемаларына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Уфа дәүләт авиация техник университетының социология кафедрасында үткән секция утырышында катнашучылар оешмага керүче илләр икътисадындагы үзгәрешләрнең социаль өлкәдә чагылышы турында фикер алышты. Анда чыгыш ясаган галимнәрнең берсе — социология фәннәре докторы Равил Насыйбуллинның язмасын тәкъдим итәбез.

Сочига сәфәр нәтиҗәле булды

03 октября

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Сочида үткән XII Халыкара инвестиция форумында катнашты. Делегация әгъзалары “түгәрәк өстәл”ләрдә, төрле дискуссияләрдә чыгыш ясады, ике яклы очрашулар үткәрде. Икътисади үсеш һәм тормыш сыйфаты мәсьәләләренә багышланган пленар утырышта Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашты.

Кемгә җир түләүсез биреләчәк?

02 октября

Русиядә дача, бакча һәм крестьян-фермер хуҗалыгы оештыру өчен җирне бушлай бирә башлаячаклар. Дөрес, барлык кешегә дә түгел. Урындагы власть төбәккә кирәкле белгечләрне, мисал өчен, авыл мәктәпләренә һәм дәваха­нәләренә укытучыларны һәм табибларны шул рәвешле җәлеп итә алачак. Әлбәттә, җир турындагы законнарга Ру­сиянең Икътисади үсеш министрлыгы әзерләгән төзәтмәләр кабул ителсә. Алар 15 октябрьгә кадәр Русия Хөкүмәтенә тәкъдим ителәчәк.

“Дуслык”та үскән егет

01 октября

Миякә районы малтабары Зөлфәт Сәхапов мебель җыю цехы да ачмакчы

Хезмәт биографиясен Зөлфәт Кыргыз-Миякәдә урта мәктәп тәмамлаганнан соң урындагы “Дружба” колхозында шофер булып башлый. Ике еллык армия хезмәтен үткәннән соң да туп-туры туган колхозына эшкә кайта егет. Әмма хуҗалык таркала башлагач, Уфага чыгып китәргә мәҗбүр була. Райондашы, Сатый авылы сылуы Зөһрә белән чәчләре-чәчкә бәйләнгәч, туган якта нигез корырга ниятлиләр. 2010 ел башында үзләренең гаилә бизнесын булдыралар. Мебель җыю цехыннан башланган эш арытаба киң колач ала. Чөнки икесе дә тырыш, тынгысыз җан. Бераздан “Дружба” хуҗалыгының буш бинасын сатып алып, ишек-тәрәзәләр эшләү цехы ачып җибәрәләр. Бүген инде Сәхаповның шәхси предприятиесе Кыргыз-Миякәнең уннан артык кешесен эшле һәм ашлы иткән.

Экологик бизнесның киләчәге өметле

01 октября

Башкортстанда эшкуарлар хокуклары буенча вәкил каршындагы Иҗтимагый экспертлар советы утырышында республикада экологик бизнесны үстерү, каты көнкүреш калдыклары белән идарә итү өлкәсендә муниципалитет-шәхси партнерлыкның икътисади проблемалары тикшерелде. Башкортстанда экологик эшкуарлыкны үстерүгә тиешле дәрәҗәдә игътибар биреләме? Бу бизнес нинди үсеш алган, аның киләчәге бармы? Шушы сорауларга Башкортстанның Экологлар берлеге рәисе Александр Веселов җавап бирде.

Үсешкә нәрсә комачаулый?

25 сентября

Ил киләчәге шушы сорауга никадәр тизрәк дөрес җавап табуга бәйле Русиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев илдә эчке тулай продукт үсеше канәгатьләнерлек түгел, дип исәпли. Дәүләт думасында үткән “Хөкүмәт сәгате”ендә ул: “2008 елдагы дөнья икътисади кризисыннан соңгы 5 елда мондый хәлгә беренче тапкыр тарыйбыз, дип уйлыйм”, — диде. Аның сүзләренә караганда, узган ел ахырында ук үсеш темплары акрыная башлаган. Агымдагы елның беренче яртысында исә Русиядә эчке тулай продукт бары тик 1,4 процентка үскән. Сәнәгать динамикасы — ноль, инвестицияләр җәлеп итүдә үсеш юк. “Өченче һәм дүртенче кварталда хәл бераз яхшырыр, беренче яртыеллык йомгаклары белән чагыштырганда нәтиҗә югарырак булыр, дип өметләнәбез. Ел ахырына эчке тулай продукт үсеше 1,8 процентка җитәр дип уйлыйм, — диде Алексей Улюкаев. — Икътисадны үстерү, стагнация (торгынлык) һәм рецессия (җитештерү төшүе һәм икътисади үсеш акрынаюы) килеп тумасын өчен анык чаралар комплексы әзерләнә”. Димәк, чебешләрне көз түгел, ә ел ахырында санаячакбыз. Росстат мәгълүматларына караганда, агымдагы елның гыйнвар-августында инвестицияләр җәлеп итү күләме 1,3 процентка төшкән. “Шулай да ел ахырына инвестицияләр күләме 2,5 процентка артачак, дип күзаллыйбыз. Экспорт күләме дә артырга тиеш”, — дип белдерде икътисади үсеш министры урынбасары Андрей Клепач. Шул ук вакытта, Русия дөнья икътисадлары арасындагы көндәшлек рейтингында үз позициясен ныгыта. Зур алга сикереш турында сөйләргә әлегә иртәрәк. Русия Шри-Ланка, Руанада һәм Черногорияне узып, бу рейтингта 67дән 64нче урынга күтәрелде. Бу хакта Бөтендөнья икътисади форумының көндәшлек турында отчетында хәбәр ителә. “Русия рейтингта үз позициясен макроикътисади факторлар исәбенә күтәрде, шул ук вакытта, финанс тармагының начар үсүе, товар базарында көндәшлекне чикләү, шулай ук Русия компанияләренең көн­дәшлек сәләте буенча позицияләр түбән булып кала”, диелә отчетта.

Русия: ВТОда бер ел

18 сентября

Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенә августта бер ел тулды. Күп кенә экспертлар, ВТОга кергән очракта, ил икътисадының кайбер тармаклары тулысынча уңышсызлыкка очраячак, дип фаразлаган иде. Алар берсе дә расланмады, Русиядә икътисадның хәле тотрыклы дияргә мөмкин. Федераль бюджетның яртысы диярлек чит илләр белән сәүдә исәбенә тулылана. Шуның өчен дөнья базарларында “уен кагыйдәләрен” урнаштыруда Русиянең дә катнашуы мөһим роль уйный. Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе авыл ху­җалыгы, җиңел сәнәгать һәм металлургия тармак­ларының торышында чагылыш тапты. “Илнең авыл хуҗалыгы тармагы, аерым алганда, сөт җитештерү, ВТОга керүдән шактый зыян күрде, — ди Сөт җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Андрей Даниленко. — Кайбер категория сөт продуктларына пошлина күләме киметелде һәм аларны безнең илгә кертү артты. Ләкин кулланучылар арзан продукция белән тәэмин ителде дип булмый, чөнки товар белән тәэмин итүчеләр, без­нең ил базарының импортка бәйле булуын исәпкә алып, бәяләрне күтәрде. Русиядә сөт продукциясе җитештерү кимүе күзәтелә. Безнең исәп­ләүләр буенча, беренче яртыеллыкта ул 10-15 процент тәшкил итте”. “Русиянең ВТОга керүе дуңгызчылыкта һәм кошчылыкта да чагылыш тапты, — ди Ит җитештерүчеләр ассоциациясе башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Юшин. — Дуңгыз итен импортлауга пошлиналар төшү һәм илдә бу төр ит җитештерү арту нәти­җәсендә күмәртәләп сату бәясе 25-30 процентка төште. Бу, үз чиратында, кош итенә бәя төшүгә китерде. Модернизация үткәрмәгән югары үзкыйммәтле эре ком­панияләр базардан китеп, урыннарын көчле “уенчы­лар”га бирәләр. Бу – ВТОга керүнең уңай ягы”.

Бездәгедән илдә эш кыен...

03 сентября

Беренче яртыеллыкта Башкортстан икътисады уртача Русия күрсәткечләре белән чагыштырганда күпкә нәтиҗәлерәк үсешкән Түбәндә сүз “шпион”нар турында бармаса да, язмага бөек Тукаебызның “Китмибез” шигырен берникадәр үзгәртеп баш куюыбыз очраклы түгел. Эш шунда, узган атнада Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә Башкортстанның беренче яртыеллыкта социаль-икътисади үсеш йомгакларына багышланган Хөкүмәт утырышы үтте һәм, анда билгеләнүенчә, гомум Русия күрсәткечләре белән чагыштырганда, республикадагы эш нәтиҗәләре шактый дәрәҗәдә яхшырак булып кала. Атап әйткәндә, Президент белде­рүен­чә, ил күләмендә хас булганча, бе­ренче яртыеллыкта республикада да икътисад үсеше темплары беркадәр акрынайса да, шушы чорда тулай төбәк продукты үсеше ике процентка арткан. Русиядә исә эчке тулай продукт үсеше 1,2 процент тәшкил итә. Сәнәгать үсешендәге темплар да уртача Русия күрсәткечләрен берничә тапкыр узып киткән. Русиядә үсеш нибары 0,1 процент булса, Башкортстанда ул — 1,3 процент. Янә дә шул: Башкортстанда узган чорда төп капиталга инвестицияләр күләме 2,5 процентка артып, 90 миллиард сумга җитсә, Русия күләмендә алты айда үсешнең төп нигезе булган әлеге күрсәткеч 1,4 процентка төшкән.

Гарәп илләре дә кызыксыну белдерә

24 августа

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Берләшкән Гарәп Әмирлек­ләреннән Invest AD компаниясенең генеральный директоры Назыйм Фәвваз Әл-Кудси белән очрашу үткәрде. Анда төрле өлкәләрдә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре тикшерелде.

Башкала яңарыш юлында

21 августа

Быел Уфа шәһәрендә төп капиталга салынган инвестиция күләме 100 миллиард сумнан артып китәчәк

2012 ел йомгаклары буенча, Уфа шәһәрендә төп капиталга инвес­тицияләр күләме, 2011 елдагы белән чагыштырганда, 14,5 процентка (83 миллиардтан 94 миллиард сумга) арткан иде. Агымдагы елның беренче кварталында башкаланың эре һәм урта предприятиеләренә инвестицияләр күләме 13,8 миллиард сумга җитте. 2012 елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсеш — 24 процент. Күптән түгел үткән матбугат конферен­циясендә Уфа шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Хәсәнов шушы хакта белдерде. Аның сүзләренә караганда, быел башкала 100 миллиард сум үрен ышанычлы яулаячак, киләчәктә инвестицияләр күләме 105 миллиард сумга җитәчәк дип күзаллана.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»