Икътисад

Кытай Башкортстан белән Кызыксына

13 ноября

Уфага Кытай Халык Республикасының Цзянси провинциясеннән эш сәфәре белән делегация килде. Очрашуда сүз ике арадагы хезмәттәшлекне тагын да үстерү һәм яңа юнәлешләр буенча уртак проектлар турында барды.

Сыйфатка контрольне көчәйтергә кирәк!

12 ноября

Бу юнәлештә дәүләт дәрәҗәсендә анык эш алып барылырга тиеш

Республика Президенты каршындагы Дәүләт средстволарын нәтиҗәле файдалануны контрольдә тоту буенча иҗтимагый совет кулланучылар базарына чыгарылган товарларның һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын тикшерде. Хәлне Совет әгъзасы, “Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Рамил Яфаев анализлады.

Сәүдә гөрләп тора

09 ноября

Районда кулланучылар кооперациясе дә, кече малтабарлык та нәтиҗәле үсә

Республиканың күп кенә районнарында кулланучылар кооперацияләре бетерелеп, алар карамагындагы милек шәхси кулларга күчсә, Федоровка районында ул бүген дә нәтиҗәле эшли һәм куәтләрен елдан-ел арттыра бара. Бу җәһәттән “Гермес” кулланучылар җәмгыяте үз эшчәнлеген берничә төп юнәлештә, атап әйткәндә, сәүдә, җәмәгать туклануы, икмәк-күмәч изделиеләре, кулинария һәм иттән ярымфабрикатлар җитештерү юнәлешләрендә җәелдергән. Коллективта 109 кеше хезмәт сала, җәмгыятьнең 18 сәүдә ноктасы бар.

Бюджет социаль юнәлешле булачак

02 ноября

31 октябрьдә Башкортстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның икенче утырышы үтте. Аны Корылтай Рәисе Константин Толкачев алып барды. Көн тәртибенә кертелгән 45 мәсьәлә каралды. Алты республика законы проекты кабул ителде. “Транспорт салымы турында” Законга үзгәрешләр кертү матор ягулыгы сыйфатында табигый газ кулланучы оешмалар һәм физик берәмлекләргә салым күләмен 20 процентка киметүне күзаллый.

Мәскәүдә хупладылар. Эре бизнес аяк чалмасмы?

31 октября

Дәүләт думасында үткән Югары экология советы киңәшмәсендә Башкортстан урманчылары тәҗрибәсе зур яклау тапты

Башкортстанда урманнар 6 миллион гектардан артыграк мәйданны били. Шуның 22 процентын гына ылыслы агачлар алып тора. Кызганычка каршы, соңгы ике дистә ел дәвамында ил күлә­мен­дә табигать әйләнә-тирәлек сафлыгын тәэмин итүче байлык буларак түгел, күбрәк табыш алу чыганагы рәвешендә файдаланыла башлады. Республикада да урманнар күптән сатылып беткән, дигән хәбәр йөри. Болай дип әйтергә урын да бар кебек, чөнки Белорет якларындагы “инвесторлар”ның эшчәнлеге зур канәгатьсезлек туды­ра. Алар урманнарны тергезү белән шөгыльләнми диярлек. Бары тик республика Урман хуҗалыгы министрлыгының законлы таләпләре генә аларны берникадәр “тәртәдә тота”.

Газ өчен бурыч тупланган

31 октября

29 октябрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов табигый газ сату өлкәсендәге түләүләр тәртибе турында Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдә катнашты.

Нефть бетсә, нишләрбез?

30 октября

Бөтендөнья энергетика советы белгечләре XXI гасыр икътисадының нигезен ташкүмер тәшкил итәчәк, дип фаразлый

Киләчәктә кешеләргә бензин бәяләре белән даими кызыксынып торырга кирәкмәс, ахры. Бөтендөнья энергетика советының еллык докладыннан күренүенчә, дөньяда табылган нефть запасы — 56, ә газ 55 елга җитәрлек кенә калган. Белгечләр фикеренчә, нефть базарының гомере дә санаулы гына калган, иң күп дигәндә, 22 елдан ул бетәчәк, имеш.

Башкортстан таможнясы нәтиҗәле эшли

26 октября

Русия таможня хезмәте өчен 2013 ел — истәлекле ел. Төгәл 360 ел элек, 1653 елның 25 октябрендә патша Алексей Михайлович Русиядә таможня эшчәнлеге өлкәсендә дәүләт көйләвенә нигез салган Указга кул куя. Бу көнне хәзер Русия Федерациясенең таможня хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели. 22 ел элек исә илдә Дәүләт таможня комитеты оештырылды, соңрак ул Федераль таможня хезмәте дип үзгәртелде.

Инвесторлар республикага ышаныч белдерә

24 октября

23 октябрьдә республика Президенты Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә үткән Хөкүмәт Президиумы утырышында 2020 елга кадәр Башкортстанның инвестицион үсеше стратегиясе тикшерелде.

Инвестицияләр - киләчәк нигезе

22 октября

18 октябрьдә Республика Хөкүмәтендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә Инвестиция климатын яхшырту буенча иҗтимагый совет утырышы үтте. Русия Президенты каршындагы эшкуарлар хокуклары буенча вәкил Борис Титов, Башкортстанда эшкуарлар хокуклары буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллин, министрлыклар, муниципалитетлар вәкилләре һәм малтабарлар катнашлыгында үткән утырышта көндәшлекне үстерү, бизнеска уңайлы шартлар тудыру һәм инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»