Икътисад

Русияне алда ниләр көтә?

18 декабря

Шушы көннәрдә Русия Икътисади үсеш министрлыгы төп макроикътисади күрсәткечләрнең яңа фаразлары белән таныштырды. Министр Алексей Улюкаев сүзләренә караганда, илдән капиталның читкә китү күрсәткече генә кимегән, Русия икътисадында торгынлык хөкем сөрә һәм ни аяныч, шундый ук күренеш 2014 елда да дәвам итәчәк.

Эзлик, табыйк һәм төзик!

17 декабря

Республикада инвестицияләр җәлеп итү һәм эшкуарлыкны үстерү буенча максатлы эш алып барыла

Башкортстанда инвестицияләр җәлеп итү буенча эшчәнлек нәтиҗәле оештырылган. Яңа предприятиеләр төземичә, яңа җитештерү куәтләре булдырмый торып, республиканы үстереп булмаячагын Хөкүмәт яхшы аңлый.

Уфа - авиациядә ышанычлы партнер

11 декабря

Башкортстанда яңа авиакомпания булырмы?

5 декабрьдә Уфада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, “ЮТэйр” авиакомпаниясе генеральный директоры Андрей Мартиросов һәм “Гражданские самолеты Сухого” ябык акционерлар җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Михаил Погосян өчьяклы килешүгә кул куйдылар. Аңа ярашлы рәвештә, “Уфа” халыкара аэропортында “Sukhoi Superjet 100” маркалы һава судноларын хезмәтләндерү буенча техник үзәк оештырылды. — Килешүгә кул кую “Уфа” халыкара аэропорты, республика сәнәгате һәм Башкортстан халкы өчен гаять мөһим вакыйга, — диде Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов. — киләсе елда һава судноларын хезмәтләндерү буенча техник үзәк эшли башлар, дип өметләнәбез. Аның эшен тәэмин итү өчен бездә барысы да, шул исәптән, югары класслы белгечләр дә, бар. Ни өчен нәкъ “Уфа” халыкара аэропорты сайлануын Андрей Мартиросов болай дип аңлатты. — Уфада ышанычлы очу базасы, очу отряды коллективы һәм бортпроводниклар хезмәте эшли. Меңәрләгән югары технологияле эш урыны булдырылган. Барлык бу эш урыннары монда теркәлгәч, салымнар да урындагы бюджетка түләнәчәк. Киләчәктә эш урыннары тагын да артыр дип ышанам. Биредә көчле авиация үзәген үстерү өчен шартлар гаять уңайлы дип саныйм. “Уфа” аэропорты базасында авиаүзәк оештыру — бу безнең авиация сәнәгате традицияләрен үстерүгә керткән өлешебез. “Sukhoi Superjet 100” самолетын сайлауны без уйлап хәл иттек — әлеге вакытта 100 урыннан кимрәк пассажир сыешлы самолетлар базарында бу иң яхшы тәкъдим дип исәплибез. “Ту-134” самолетларын файдалану туктагач, без реактив самолетларда якын һәм урта араларга магистраль рейсларда үз позициябезне югалттык. Мондый самолетларга ихтыяҗ бар, без бу базарга кире әйләнеп кайтачакбыз, — диде ул.

Салым законнарында үзгәреш көтелә

11 декабря

Кичә Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә Башкортстан Республикасы бюджетына һәм муниципаль берәмлекләр бюджетларына керем чыганакларын, салым һәм салым булмаган керемнәрне арттыру мәсьәләсе буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Анда оешмалар милкенә салымны объектларның кадастр бәясеннән чыгып билгеләү үзенчәлекләре турында закон кабул итү зарурлыгы турында сүз барды.

Күчемсез милеккә хокукың теркәлгәнме?

07 декабря

Бүген Башкортстанда күчемсез милеккә һәм аның белән алыш-биреш итү хокукына дәүләт теркәве үткәрүче орган 15 еллыгын билгели. Шушы уңайдан Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография (Росреестр) хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Игорь Шеляков матбугат конференциясе үткәрде.

Яңа завод төзеләчәк

05 декабря

3 декабрьдә берлектәге “РусГидро Башкортстан Эффективность” ачык акционерлар җәмгыяте һәм DoorHan компаниясе хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. РусГидро җәмгыятеннән тыш, Индустриаль парк төзелешендә “ДорХан-Уфа” компаниясе дә катнашачак.

Яңарышка йөз тоталар

04 декабря

Дәүләкән районында һәм шәһәр предприятиеләрендә торгынлыктан чыгу өчен соңгы дистә елда тоемлы адымнар ясалды. Моны күптән түгел Дәүләкәндә булганда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов та билгеләде. Дәүләкәнлеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Башкортстан Хөкүмәте дипломына лаек булуы да шул хакта сөйли. — Ирешелгәннәр, тәү чиратта, агротехник һәм технологик таләпләрнең төгәл үтәлүе, планлы рәвештә авылның техника паркын яңарту, фермаларда, эшкәртүче предприятиеләрдә заманча ысулларны кыюрак куллану, җитештерүчәнлерәк җиһазлар урнаштыру белән бәйле, — ди район хакимияте башлыгы Закир Бикбулатов.

Түләүләр үтәкүренмәле булачак

03 декабря

Кичә Президент Рөстәм Хәмитов “Мәскәү банкы” ачык акционерлар җәмгыяте президенты Михаил Кузовлев белән очрашты. Анда “Мәскәү банкы”ның Башкортстан Хөкүмәте белән бер ел дәвамындагы хезмәттәшлеге турында сүз барды.

Законнар үзгәреш кичерәчәк

20 ноября

Кичә бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумы утырышы булды. Анда дүртенче утырышта каралачак кырыкка якын мәсьәлә тикшерелде. Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттагы утырышында 2014 елга һәм 2016 елга кадәр чорга республика бюджеты икенче укуда каралачак. Анда федераль бюджеттан күчәргә тиешле акчалар да исәпкә алынган. Шул рәвешле, хәзер планлаштырылган бюджет дефициты 15 миллиард сумга кадәр киметелгән.

Кече предприятие көч җыя

14 ноября

Шаран районында хезмәткә сәләтле халыкның 24,5 проценты икътисадның шәхси секторында эшли

Кече бизнес өлкәсендә хезмәт салучы Сергей Исламовны бүген Шаранда уңышлы эшләүче малтабарлар исәбенә кертергә мөмкин. Кыска гына вакыт эчендә ул Наратасты авылында үзенең җитештерү базасын булдырып, берничә эш урыны ачкан.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»