Икътисад

Киләчәгеңне бүген кайгырт!

16 октября

Республикада 106 меңгә якын кеше пенсияләрне өстәмә финанслау программасында катнаша
Узган ел башында Русиядә пенсияләрне өстәмә финанслау (софинансирование) программасы гамәлгә керде. Аңа ярашлы, әгәр дә кеше булачак пенсиясенә ай саен ниндидер сумма күчереп бара икән, дәүләт тә аның исәбенә шушы ук сумманы (12 меңгә кадәр) күчерә. Шул рәвешле, кеше пенсиягә чыгуга ару гына акчасы җыелган була. Бу яңалык күпләрдә хуплау тапты, киләчәге турында кайгыртучылар шунда ук булдыра алганча акчаларын картлык капиталына әйләндерде. Моңа дәүләтнең дә кушылуы яхшы стимул булды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»