Икътисад

Очты, очты, акчалар очты!..

22 января

Соңгы 20 елда Русиядән 800 миллиард доллар офшорларга чыгарылган

Русия — икътисады иң югары дәрәҗәдә офшорлашкан илләрнең берсе: төп биш инвестор — офшорлар, илебездән читкә китүче капитал да биш офшор зонада туплана. Русия Президенты Владимир Путинның еллык Юлламасында бу мәсьәләгә игътибарны юнәлтүе бер дә очраклы түгел.

“Башкортстан продукты” ул!

16 января

Быел Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты “Башкортстан продукты” проектында катнашучылар санын кимендә 200гә җиткерүне планлаштыра. Бүген төбәктә бу уртак бренд берләштергән 66 җитештерүче исәпләнә. Проект җитәкчесе Сергей Зубов сүзләренә караганда, урындагы җитештерүчеләр һәм республикадагы кибетләр челтәрләре катнашлыгында сәүдә-сатып алу конференцияләре дә күпләп үтәчәк.

Кулдан ычкындырылган мөмкинлекләр елы

15 января

Русия кайчан торгынлыктан чыгар?

Әле кайчан гына Русиядә эчке тулай продуктның еллык 3 процент үсеше гадәти күренеш булса, бүген бу буй җитмәс хыялга әйләнде. Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведевның ил икътисадындагы хәлгә “әче” дип бәя бирүе белән килешми мөмкин түгел. Икътисадның элеккечә үсеш юнәлешләре хәзер “яраксыз”, ә яңа модель әлегә эшләнмәгән.

Заманча технологияләр кешеләр файдасына эшләсен

14 января

10 гыйнварда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Уфа районының Таптык, Зубово, Булгаково торак пунктларында булды. Таптык авылында респуб­лика җитәкчесе инженер Альфред Фәйзуллин борысларны ябыштырып төзегән йортны карады. Ул — күчемсез объектларны ирекле серти­фикатлауның “Яшел стандартлар” системасына ярашлы төзелгән беренче йорт. Аның үзенчәлеге — традицион ысуллар белән ягып җылыту таләп ителмәүдә һәм энергияне аз куллануда. Биредә альтернатив энергия чыганаклары — кояш коллекторы һәм җылылык насосы кулланыла. Бинада уңайлы микроклимат саклана. Йортта салкын үткәрми торган тәрәзә һәм ишекләр куелган. “Сити-угол” җыю технологиясе буенча йортның стеналарына җы­лылык саклаучы катлам урнаштырылган. Бу ягып җылыту чыгымнарын 2-3 тапкыр киметү мөмкинлеге бирә. Әлеге йортларның бер квадрат метры кимендә 30 мең сумга төшә. — Бу — бик кызыклы, заманча һәм бик вакытлы әзерләнгән проект. Безгә заман технологияләрен үзләштерергә һәм кешеләргә тәкъдим итәргә кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов. Йортны караганнан соң, Рөстәм Хәмитов экология һәм табигатьтән файдалану министры Илдар Һадыевка — ел дәвамында төбәк нормативы әзерләүне һәм Башкортстанда “Яшел стандартлар” системасы буенча сертификатлау органы булдыруны тизләтүне, Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Камил Мансуровка һәм Уфа районы хакимияте башлыгы Михаил Давыдовка — Уфа районында энергияне сакчыл тотыну технологияләре кулланып төзеләчәк поселокны проектлау һәм моның өчен сынау мәйданы сайлауга карата, Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Юрий Пустовгаровка энергияне сакчыл тотынучы йортлар төзү тәҗ­рибәсен, шул исәптән, күпкатлы йортлар төзүдә дә, куллануны тарату буенча тәкъдимнәр әзерләүне йөкләтте.

Башкортстан вәкиле - беренче!

11 января

Башкортстанда Эшкуарлар хокуклары буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллин исеменә Русия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Борис Титовтан һәм аның аппараты җитәкчесе Татьяна Марченкодан хатлар килде.

“Үтемле продукция җитештерәбез”

09 января

Вак товарлыклы хуҗалык башлыгы Фән Шәйхетдинов шулай ди

дра авылында яшәүче, байтак еллар үзаллы хуҗалык итү белән көн күрүче Фән Шәйхетдинов якты йөзле кеше булып чыкты. — Иптәшем Рәмиләне базардан алып кайтырга җыенып тора идем, — диде ул. — Ул үзебез җитештергән сөт продукциясен көн саен диярлек сатуга алып чыга. Малларны ашату рационы яхшы булгач, сөт тә калорияле. Шуңа базарда аны тиз алып бетерәләр. Әле литрын 30-33 сумга сатабыз. Хәер, базар хәлләрен хатыным миңа караганда яхшырак белә, үзе белән сөйләшерсез.

Эшкә бирсәң чын күңел...

05 января

Иглиндәге “Энергетик” заводында хезмәт алдынгыларын дәртләндерү юлларын яхшы беләләр

Сер түгел, үзгәртеп корулар барышында илдә бик күп предприятиеләр бөлде. Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе дә илнең сәнәгать предприятиеләре өчен зур сынау. Мондый хәл-шартларда да Башкортстанда яңа сәнәгать объектлары сафка кертелә. Әйтик, 2009 елда Иглиндә “Энергетик” заводы эшли башлаган иде.

Уфа – Русиядә җиденче!

25 декабря

18 декабрьдә Уфа шәһәр Советы депутатлары тарафыннан башкаланың 2014-16 елларга төп социаль-икътисади күрсәткечләренең үсеш фаразы расланды. Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Альбина Йосыпова сүзләренә караганда, фараз статистика күрсәткечләре һәм предприятиеләрнең үсеш перспективасы мәгълүматларын анализлау нәтиҗәсендә эшләнгән.

Заман таләбе

21 декабря

Башкортстанда аз тоннажлы нефтехимия кластеры үзәге оештырылачак

Республикада аз тоннажлы нефтехимия кластерына бүген 100дән артык урта һәм кече бизнес предприятиеләре карый. Аларда сәнәгать өчен мөһим йөзләгән продукция җитештерелә. Әмма һәр предприятиенең үзаллы сәясәте икътисади үсешкә йөз тотучы уртак заказларны үтәүдә комачаулыклар тудыра. Заман мондый предприятиеләрне берләштерүне таләп итә. Бу хакта агымдагы елның маенда “Зур химия” халыкара форумында да билгеләп үтелгән иде. Нәкъ шул чакта нефтехимия пред-приятиеләре кластеры оештыру турында килешүгә кул куелды.

Башкортстан - икенче урында

19 декабря

Быел “Сатып алуларның үтәкүренмәлелек рейтингы-2013” бәйсез проекты йомгаклары буенча Башкортстан Русиянең 83 төбәге арасында икенче урын яулады. Шулай ук “Гарантияләнгән үтәкүренмәлелек” категориясе “унлыгы”на Мәскәү шәһәре, Удмурт һәм Карелия республикалары, Төмән һәм Самара өлкәләре, Камчатка, Алтай һәм Хабаровский крайлары керде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»