Икътисад
Социаль-икътисади үсешне төгәлрәк фаразлау мөһим
15 февраляГәзит укучыларыбызны Дәүләт җыелышы-Корылтай комитетларының эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итәбез. Республика парламентының Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм территориаль үсеш буенча комитетына Рузалия ХИСМӘТУЛЛИНА җитәкчелек итә. Бу комитетның эшчәнлек даирәсе, бурычлары һәм вәкаләтләре, әлеге вакытта нинди мәсьәләләр өстендә эшләвен тулырак яктырту өчен без аның рәисенә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
“Альтернатива”ны “Уолт-Дисней”да үз итә!
12 февраляОктябрьскийның пластмасса әйберләр заводы балалар товарлары җитештерүчеләрнең Русия инвестиция проектында катнаша
Башкортстан икътисадын Русия дәрәҗәсендә таныткан предприятиеләр арасында Октябрьскийның “Альтернатива” пластмасса әйберләр заводы да күренекле урын били. Үткән ел коллектив өчен әһәмиятле вакыйга белән билгеләнде – Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “Балалар өчен товарлар индустриясе” конкурсында катнашып, “Альтернатива” әлеге инвестиция проектына кертелде. Ил күләмендәге мәртәбәле чарада җиңүче исеме алу белән бергә, өстенлекле дәүләт инвестиция проектына керү республиканың йөзен билгеләүче халык куллануы товарлары җитештерүче предприятиегә Русия, шулай ук дөнья пластмасса базарында яңа мөмкинлекләр ача.
Илнең балалар товарлары базарында чит илләрдә чыгарылган әйберләр өстенлек итүе беркемгә дә сер түгел. Бу өлкәдә аеруча Кытай өлгерлек күрсәтә, бу дәүләттән кертелүче товарлар базарның 40 процентын алып тора. Әйткәндәй, аларга сыйфат күрсәткечләре буенча да дәгъва зур. Кытай уенчыклары, мәсәлән, еш кына экология һәм сәламәтлек саклау таләпләренә җавап бирми, бу товарлардан балаларның зыян күрү очраклары да шул хакта сөйли. Европа илләреннән кертелгән балалар товарларына да дәгъвалар бар.
Илнең икътисади һәм экологик хәвефсезлегенә бәйле әлеге мәсьәлә киң җәмәгатьчелектә күптән ризасызлык тудыра. Балалар товарларының, нигездә, чит илләрдән кертелүе бездәге җитештерүчеләрне авыр шартларга куя, акча да читкә ага. Күптән өлгереп җиткән мәсьәләгә Русия Хөкүмәте йөз белән борылды. Шуның нәтиҗәсе буларак, 2013 ел башында илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан “Балалар товарлары индустриясенең 2020 елга кадәрге үсеш стратегиясе” проекты әзерләнде. Русия Хөкүмәтенең 2013 елның 11 июнендә кабул ителгән карарына ярашлы, ул законлы көченә керде.
Эш хакы һәм хезмәт хәвефсезлеге
12 февраляБашкортстанда бу юнәлештә күрсәткечләр елдан-ел яхшыра, әмма хәл итәсе мәсьәләләр дә бар
Былтыр Башкортстанда социаль хезмәткәрләрнең эш хакы — 69, ә социаль учреждениеләрдә эшләүчеләрнеке 31 процентка арткан. Бу хакта хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова ведомствоның киңәйтел-гән коллегия утырышында белдерде.
— Узган елда аерым категория хезмәт-кәрләрнең эш хакын күтәрү максатында республика бюджетыннан 4 миллиард 256 миллион сум бүленде. Якынча исәпләүләр буенча, без Русия Президентының “май указларын”да билгеләнгән дәрәҗәгә ирештек, — диде Ленара Хәким кызы. — Социаль хезмәткәрләрнең эш хакы арту белән беррәттән аларның эшчәнлегенә таләпләр дә көчәя. Хәзер эшнең нәтиҗәлелеге башкача бәяләнә, “нәтиҗәле контракт” дигән төшенчә керде. Дәүләт һәм муниципалитет эшне яхшырак башкаручы хезмәткәрне һәм оешманы сайлау, социаль хезмәтләндерүгә бүленгән акчаны аларга юнәлтү мөмкинлеге бирелә.
“Башкортстан продукты” берләштерә
05 февраляУфада үткән II сәүдә-сатып алу конференциясендә тагын тугыз җитештерүче “Башкортстан продукты” проектында катнашучы дипломы алды. Шулай итеп, бүген әлеге бренд республикадагы 75 җитештерүчене берләштерә.
Тотрыклы үсеш мөмкинлекләре бар
05 февраляБашкортстан Хөкүмәтенең 2014 елдагы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде
2013 елда Русиядә җитештерелгән товар, сәнәгать секторында күрсәтелгән хезмәтләрнең 2,7 проценты Башкортстанга туры килә. “Башкортстанстат” мәгълүматларына караганда, бу күрсәткеч буенча республика илдә җиденче урында.
“Russian Startup Tour” яңалыкка юл ача
04 февраля3 февральдә Уфа дәүләт авиация техник университетында “Russian Startup Tour” роуд-шоу — бөтенрусия инновацион эшкуарлыкны үстерү программасының икенче этабына старт бирелде. Русиянең үсеш институтлары экспертлары һәм инвесторлар төбәкнең стартап командалары һәм инновацион проектлар әзерләүчеләр белән очрашты.
Мондый мөмкинлектән файдаланмау - зур гөнаһ
01 февраля“Башсельхозтехника” — республика аграрийларының ышанычлы терәге, ярдәмчесе һәм киңәшчесе
Сочи Олимпиадасының факелы Уфа аша үткәндә башкалабызда зур ажиотаж туды. Юллар ябылуын, вакытлыча уңайсызлыклар тууын шәһәр халкы, нигездә, аңлап кабул итте. Ул көннәрдә кинәт салкынайтып җибәрүгә карамастан, кешеләр, факел маршрутына чыгып, Ак Олимпия утын сәламләп калырга тырышты, аның фонында булса да фотога төште, кайберәүләр хәтта янәшә йөгереп барырга омтылды. Гадәти йөгерешчеләрдән тыш, бездәге маршрутка атлы җайдакларның да факел йөртүчеләр исемлегенә кертелүе бер үзенчәлек буларак кабул ителде.
Программа ысулы нәтиҗә бирә
30 январяРеспублика шәһәр һәм районнарының 2014-16 елларга бюджеты кабул ителде. Республиканың 895 муниципаль берәмлеге (54 район, 9 шәһәр округы һәм 832 биләмә) үзләренең төп финанс документын законда каралган вакытта раслады. Бюджет законнарына ярашлы рәвештә, Финанс министрлыгы дотация алучы 37 территория — 36 район һәм 1 шәһәр округының документларына экспертиза үткәрде.
Яңа елда яңа югарылыкта
25 январяРеспублика җитәкчелеге җәелдергән дәүләт стратегиясе кысаларында тәүге эш көннәреннән үк ныклы старт алынды
Соңгы өч елда Президент Рөстәм Хәмитов республиканы үстерү буенча дәүләт дәрәҗәсендә җәелдергән күпчелек мөһим башлангычлар яңа елда яңа сулыш алды. Атап әйткәндә, дәүләт власте органнарының эшчәнлеген арытаба камилләштерү һәм нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешендә берничә җитди карар кабул ителде. Президент Хакимиятендә һәм аерым министрлыклар җитәкчелегендә кадрлар алмашынуы, тәү чиратта, шушы максатны күз уңында тота, дияргә кирәк.
Адреслы социаль түләүгә гариза яздыңмы?
23 январяАгымдагы елда торак-коммуналь хуҗалык тарифы үсешен компенсацияләүче адреслы социаль түләүгә Башкортстан бюджетыннан 500 миллион сум бүленәчәк. Бу төр компенсацияне республиканың Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалына яки күпфункцияле үзәкләргә гариза белән мөрәҗәгать итүче һәр граждан алачак. 14 гыйнварда Башкортстан Хөкүмәтенең бу хакта тиешле карары көченә керде.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”