Икътисад

Төп партнерыбыз - Кытай

01 февраля

Башкортстан таможнясы үзенең һөнәри бәйрәмен яхшы күрсәткечләр белән каршылады

Бүген республикада гамәлгә ашырылучы инвестиция проектларының күпчелеге сәнәгать җитештерүен үстерүгә һәм камилләштерүгә юнәлтелгән. Таможняның бурычы — даими рәвештә бизнес вәкилләре белән үзара мөнәсәбәтләрне көйләү, таможня процедураларын үткәрү вакытын кыскартуга юнәлтелгән чаралар күрү. Былтыр Башкортстанның тышкы икътисади эшчәнлегендә катнашучылар сәүдә өлкәсендә дөньяның 102 иле белән хезмәттәшлек иткән. Әйдәүче партнерлар арасында Кытай, Нидерланды, Америка, Һиндстан, Финляндия, Төркия, Украина, Германия, Франция, Италияне атарга була. Башкортстан таможнясы аша үткән товарлар бәясе 3 миллиард 734 миллион АКШ доллары тәшкил итә. — Соңгы ярты елда товар әйләнеше ике тапкырга, республикага кертелгән товар өлеше, 2010 ел белән чагыштырганда, 30 процентка артты. Гадәттә, безгә машиналар төзү тармагы җиһазлары, химия сәнәгате продукциясе, металл һәм аннан эшләнмәләр, азык-төлектән шикәр, сыра чималы күпләп китерелә. Республикадан минераль, шулай ук химия сәнәгате продукциясе чыгарыла. Былтыр хезмәт эшчәнлеге чит илләр белән бәйле 667 кеше товарын таможняда теркәгән. Таможня постлары 25,7 мең декларация төзегән, 450 предприятие товарларын интернет челтәре ярдәмендә электрон рәвештә декларацияләгән, — диде Башкортстан таможнясы җитәкчесе Валерий Бышовец журналистлар белән очрашуда.

Торак яңартуга акча бүленә

01 февраля

Башкортстан Идел буе федераль округында иң зур траншны гына җәлеп итеп калмады, агымдагы елда Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык итү фондына заявканы да илдә беренче булып яклады. Заявкага ярашлы, республика Фондтан капиталь ремонт үткәрүгә һәм гражданнарны искергән торак фондыннан күчерүгә 903 миллион 64 мең сум акча алачак. Алдагы программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 11,7 миллион сум акча янга калган. Бу акчаларны республиканың тугыз муниципаль берәмлегендә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрүгә һәм алты муниципаль берәмлектә гражданнарны искергән торак фондыннан күчерүгә юнәлтү күз уңында тотыла. Өстәмә финанслауны исәпкә алып, капиталь ремонтка барлыгы 831 миллион 270 мең сум акча юнәлтеләчәк. Шуның 565 миллион 119 мең сумы — дәүләт корпорациясеннән, 206 миллион 269 мең сумы — урындагы бюджетлардан, 59 миллион 881 мең сумы — торак хуҗалары акчалары. Шушы акча исәбенә гомум мәйданы 375 мең квадрат метр булган күпфатирлы 114 йорт ремонтланачак. 14293 кеше яшәү шартларын яхшыртачак. Бу йортларда инженер корылмалары, түбә төзекләндереләчәк яисә алмаштырылачак, башка эшләр башкарылачак.

2011 елда бюджет үтәлеше

01 февраля

Башкортстан Финанс министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2012 елның 1 гыйнварына Башкортстан Республикасының берләштерелгән бюджетының керемнәр буенча үтәлеше 135357,7 миллион сум, 2010 ел белән чагыштырганда, 113,1 процент тәшкил итте. Шулардан салым һәм салым булмаган керемнәр — 107198,3 миллион сум, 2010 белән чагыштырганда, 12223,1 миллион сумга яки 12,9 процентка арткан. Керемнәрнең төп чыганаклары — физик берәмлекләр кеременә салым — 33567,3 миллион сум (салым һәм салым булмаган керемнәрнең гомум күләменең 31,3 проценты), оешмалар табышына салым — 30414,4 миллион сум (28,4 процент), акцизлар — 13059,1 миллион сум (12,2 процент), милеккә салым — 10033 миллион сум (9,4 процент). Оешмалар табышына салым, 2010 ел белән чагыштырганда, 6073,1 миллион сумга яисә 24,9 процентка арткан.

Банклар ничек эшли?

26 января

25 гыйнварда Уфада республиканың банк тармагының 2011 елдагы эшчәнлеге йомгакларына багышланган киңәшмә үтте. Анда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Хөкүмәт вәкилләре, кредит учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Билгеле булуынча, республикада 2011-2015 елларга банк тармагын үстерү стратегиясе булдырылган иде. Узган ел шушы документта билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру буенча эш башланды. Рөстәм Зәки улы билгеләвенчә, соңгы чорда банкларның роле үсә бара, чөнки икътисадны үстерүдә алар мөһим урын тота. Башкортстан Президенты үзенең чыгышында ирешелгәннәрне барлау белән бергә, алда торган бурычларга социаль-икътисади хәлне яхшыртуга юнәлтелгән эшчәнлекне активлаштыруга басым ясады.

Инвестициясез үсеш юк

21 января

20 гыйнварда Республика йортында инвестиция климатын яхшыртуга багышланган киңәшмә үтте. Анда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Премьер-министр Азамат Илембәтов, Мәскәүдән эшлекле даирә вәкилләре катнашты. Узган ел ахырында Мәскәүдә Башкортстан белән “Яңа проектларны гамәлгә кертүне тизләтү буенча стратегик инициативалар агентлыгы” арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган иде. Документта шулай ук “Эшлекле Русия” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе култамгасы да бар. Бу килешү Русия Федерациясенең иң куәтле төбәкләренең берсе — Башкортстанда инвестиция климатын яхшыртуны максат итеп куя. Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) 2011 елның августында РФ Хөкүмәте карары белән аеруча әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга ярдәм итү өчен оештырылды. Башкортстан җитәкчелеге, республикада социаль-икътисади үсешне нәтиҗәлерәк итү өчен, төбәккә инвестицияләр җәлеп итүне беренчел бурыч итеп куя. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, кече һәм уртача бизнес тормышыбызга ныклап үтеп керде. АСИ эшләгән стандартлар, әйтик, инвестиция климатын яхшыртуга, уртача бизнеска системалы ярдәм күрсәтү өчен кулланма рәвешендә кабул ителергә тиеш. АСИ генеральный директоры Андрей Никитин агентлыкның Уфадагы күчмә утырышында уртача бизнесны үстерү, гомумән, инвестиция климатын яхшырту буенча дүрт төп юнәлешне билгеләде. Аның тәүгесе — социаль-икътисади әһәмиятле бизнесны оештыру буенча илдәге 100 яңа проектка турыдан-туры ярдәм итү. Шулар арасында Башкортстандагы проект та бар. Икенче юнәлеш кадрлар әзерләүгә кагыла. Монда уку йортларында белгечләрне күпкырлы итеп әзерләүгә игътибар ителә. Ягъни беренчел бурыч итеп, икътисадчы яки инженер укытып чыгару гына түгел, ә бизнес оештырырлык, цехка, производствога җитәкчелек итә алырлык менеджер әзерләү куела.

Юл фондының күп өлешен акцизлар тулыландыра

20 января

Быел акцизлар Башкортстан Юл фондын формалаштыруның төп чыганагы булачак. Фондны тулыландыру чыганаклары, шулай ук ул акчаны юл эшчәнлегенең төрле юнәлешләре буенча бүлү турындагы мәгълүмат Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган. Тәкъдим ителгән мәгълүматларга ярашлы, Башкортстанда юл фондының гомум күләме быел 7 миллиард 351,1 миллион сум булачак дип фаразлана. Бу акчаның дүрттән өч өлешен (5 миллиард 540,6 миллион сум) бензин, дизель ягулыгы һәм мотор майларына акцизлар түләү кереме тәшкил итәчәк. 24 процентын (1 миллиард 800 миллион сум) транспорт салымы исәбенә тәэмин итү планлаштырыла. Быелдан алып җыемнар республика шәһәрләре һәм районнары арасында һәр муниципалитеттан кергән акча күләменә бәйле бүленәчәк һәм урындагы әһәмияттәге юллар ихтыяҗына тотынылачак. Юл фондының калган өлеше (10,5 миллион сумы) авыр йөк машиналары хуҗалары республика юлларына китерелгән зыянны каплату өчен түләгән акчадан туплана.

Бакалы маркасы

18 января

Бакалы районын социаль-икътисади үстерү буенча стратегик программа авыл хуҗалыгына инвестицияләр җәлеп итүгә, эшкәртү тармагын камилләштерүгә нигезләнгән. Җитештерү һәм эшкәртү аша гына уңай нәтиҗәгә ирешеп булуны биредә яхшы аңлыйлар, чөнки шул очракта гына көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү бермә-бер җиңеләя. Районда җирдән нәтиҗәле файдаланып, терлекчелекне эзлекле үстерү юнәлешендә актив эш алып барыла. Аеруча сөт җитештерү һәм эшкәртү буенча бакалылыларның тәҗрибәсе зур. Монда, эре хуҗалыклар белән беррәттән, шәхси ихаталар мөмкинлекләрен арттыруга беренчел игътибар бирелә. Өстенлекле кредитлар, субсидияләр бирү программасы гамәлгә ашырыла. “Бакалымолоко” җәмгыяте көн саен 30 тонна сөт кабул итә. Моңа кадәр биредә 17 төр сыйфатлы сөт ризыклары җитештерелгән булса, хәзер ул өч дистәгә җитте, чөнки узган ел ахырында җитештерүне модернизацияләү исәбенә яңа цех эшкә кушылды. Чималны мөмкин кадәр тирәнтенрәк эшкәртү, энергияне сакчыл тотынуга нигезләнгән технологиягә таяну нәтиҗәлелекне тагын да үстерәчәк. — Яңача җитештерү куәте һәрьяклап отышлы, — диде район хакимияте башлыгы Александр Андреев. — “Бакалымолоко” районыбыз җитештерүчеләре белән үзара файдалы хезмәттәшлек итә. Эшкәртүчеләр чималны өзлексез кабул итә, җитештерүчеләр акчаны вакытында ала, халык сыйфатлы ризык белән даими тәэмин ителә, төрле дәрәҗә бюджетларга салым вакытында күчерелә. — Безнең җәмгыять җитештерүне камилләштерү юнәлешендә эшне дәвам итәчәк. Озакламый сыр цехын яңартачакбыз, — ди “Бакалымолоко” директоры Булат Кашапов.

Бүген ярдәм итеп, иртәгә ярдан этмәсме?

12 января

Республика Президенты Рөстәм Хәмитов МТСлар эшчәнлеген нәтиҗәлерәк оештырырга тәкъдим итте. Әгәр караш үзгәрмәсә, аграр хуҗалыкларның бөтенләй техникасыз калуы ихтимал. Авыл хуҗалыгын заманча техника белән коралландыруның акчага гына түгел, ә дәүләт башлыкларының сәяси ихтыярына да бәйле булуын күрдек. Узган елның октябрь ахырында Дмитрий Медведев һәм Владимир Путин Ставрополь краена килгәч, басуда кукуруз комбайннарына утырды. Президент һәм Премьер-министр, ул чакта икесе ике комбайнда эшләп, 12 тонна кукуруз уңышы җыйды. Ил хакимнәренең техниканы үзаллы хезмәтләндерүе гаҗәпләндермәде. Ә менә төп сер һаман да ачылмады кебек. Аларның җиң сызганып руль артына утыруы авыл эшчәннәре хезмәте алдында баш июләреме, әллә кайчандыр барлык дөньяга билгеле булган “Ростсельмаш” заводы комбайннарын рекламалау белән бәйлеме? Һәрхәлдә, Д. Медведевның да, В. Путинның да, ниһаять, үзебезнең техникага өстенлек бирүләре куанычлы хәл. Авылга үзебезнең техника кайтарылуының сәяси ихтыяр белән бәйле булуы шуның белән аңлатыла. Чөнки, 20 ел дәвамында комбайн һәм тракторларны чит илдән сатып ала торгач, Русиядә авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүгә махсуслашкан ике дистәдән артык завод туктады.

Такси турында закон көченә керде

12 января

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң “Башкортстанда халыкка пассажирлар автомобиль транспорты хезмәте күрсәтүне оештыру турында” Башкортстан Республикасы Законы көченә керде. Башкортстан парламентарийлары Дәүләт җыелышының соңгы утырышында законны икенче һәм өченче укуда кабул итте. Законнар чыгару башлангычы федераль закондагы үзгәрешләр белән бәйле һәм пассажирлар ташуга контрольне гамәлгә ашыру вәкаләтләрен көйли. Законда пассажирлар йөртүчеләр эшенең, шул исәптән рөхсәт бирү документларын тапшыруның, төп юнәлешләре карала. Такси эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия техник карау үткәрелгән, такси автомобиленә төсле-график схема төшерелгән һәм түбәсенә махсус фонарь урнаштырылган, шулай ук салонга таксометр куелган очракта биреләчәк.

Үзеңнеке - үзәктә

11 января

яки безгә ВТО ни өчен кирәк?

Хәбәр ителүенчә, узган елның декабрендә Русия Бөтендөнья сәүдә оешмасына (ВТО) әгъза итеп алынды. Унсигез ел дәвамында безнең ил шушы халыкара оешмага керергә дәгъвалашты. Ниһаять, 18 декабрьдә Женева шәһәрендә тарихи документка кул куелды. Хәзер инде, 2012 елның июленә кадәр, аны парламент тәсдыйкъ итәчәк. Ягъни Русия Бөтендөнья халыкара сәүдә оешмасы кагыйдәләренә тәмам яраклашырга тиеш. Ни өчен унсигез елга сузылган сөйләшүләр әле генә нәтиҗә бирде соң? Эш шунда, планлы икътисади системадан базар шартларында яшәүгә күчү ил эчендәге сәяси-икътисади корылышны тамырдан үзгәртүне таләп итте. Иң мөһиме — яңача мөнәсәбәтләрнең кешеләр аңына үтеп керүе шарт иде. “Коммерсантъ” гәзите язганча, 1993 елда Женевада башланган сөйләшүләрнең тәүге уңышсызлыкка очравына Русиядәге ул чордагы бардак һәм җавапсызлык сәбәпче булган. Женевада Русиянең әгъзалыкка дәгъва итүче гаризасын югалтканнар, имеш, ә Мәскәүдә аның күчермәсен таба алмаганнар. Әгәр дә 1995 елга кадәр, Халыкара сәүдә оешмасы (ГАТТ) ВТО дип үзгәртелгәнче, Русия гаризасы каралса, мәсьәлә тизрәк хәл ителгән булыр иде, диләр. Ә инде 1995 елда кагыйдәләр катгыйлана төшә. Шунысын истә тоту мөһим, Русияне бу оешмада берәү дә колач җәеп көтеп тормый. Чөнки аның җитештерү-икътисади потенциалы, табигый байлыклары белән сәүдә итү мөмкинлекләре чит ил көндәшләренә куркыныч яный. Узган гасырның сиксәненче елларында, мәсәлән, АКШ конгрессы Джексон һәм Вэник атлы сәяси әһелләр тәкъдиме белән элекке СССРның халыкара сәүдә эшчәнлеген чикләүче төзәтү кабул иткән. Ул әле дә гамәлдә һәм Русия белән АКШ арасында сәүдәгә киңәю мөмкинлеге бирми.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»