Икътисад

Хәл тотрыклы, ләкин активлык комачауламас

19 марта

Шушы көннәрдә ил Президенты Владимир Путин Сочидагы резиденциясендә икътисад мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда Премьер-министр Дмитрий Медведев, финанс министры Антон Силуанов, Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина, Президент ярдәмчесе Андрей Белоусов, Президент советнигы Сергей Глазьев һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты деканы, Президент каршындагы Икътисади совет президиумы әгъзасы Алексей Кудрин катнашты.

Максат - 1,5 триллион сумм

13 марта

Кичә республика Хөкүмәтендә “Башкортстан Республикасының 2013 елдагы социаль-икътисади үсеше йомгаклары” турында мәсьәлә каралды. Әлеге чараны Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов үткәрде.

Чит ил техникасы – кәгазьдә, үзебезнеке гамәлдә!

12 марта

Уфада XXIV халыкара “АгроКомплекс” күргәзмәсе ачылды

Тантаналы чарада авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Юрий Пустовгаров, Дәүләт җыелышы-Корылтай Комитеты рәисе Рәсүл Госманов һәм башкалар катнашты. Кунаклар чарага килүчеләрне истәлекле вакыйга уңаеннан тәбрикләгәннән соң күргәзмә эш башлады. Югары уку йортлары, фирмалар, корпорацияләр, фәнни үзәкләр үзләренең хезмәт җимешләрен тәкъдим итте. Бина алдында авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге техника белән танышырга мөмкин иде. – Кышын күп сөт җитештерү өчен җәйге чорда сыйфатлы силос һәм сенаж хәзерләү мөһим, – диде техник фәннәр кандидаты, Башкортстан дәү­ләт аграр университеты доценты Фаил Галләмов. – Кызганычка каршы, силос чокырындагы яшел массаны чылбырлы трактор белән таптату гына җитми. Ул бозылмасын, сусыллыгын югалт­масын өчен махсус сыекча белән эшкәртү мөһим. Шушы максатта файда­ланылучы җиһаз бер тоннага дүрт литр сыекча сарыф итә. Нәтиҗәдә, көненә ике-өч тонна сыекча таләп ителә. Билгеле, мондый чыгымнар белән хәзерләнгән силос алтын хакына төшә. Авыл уңганнарын борчыган мәсьәләне хәл итүне максат итеп куйдык һәм теләгебезгә ирештек. Без эшләгән “Конкор” җиһазы Авыргазы, Илеш районнары басуларында сынауны уңышлы үтте. Тоннага – бер, көненә 500 литр сыекча да җитте. Русиядә аның тиңе юк. Әлеге вакытта аграрийлар силосны, сенажны эшкәртү җиһазын Германиядән һәм башка ил­ләрдән кайтара. Чит ил тех­никасы күпкә кыйммәт булудан тыш, безнең шартларда озакка чыдамый. Шуңа күрә якын киләчәктә базарда үз урыныбызны булдыруга ышанабыз. Республиканың берничә хуҗалыгы яңа җиһаз белән кызыксыну белдерде. Мөгаен, киләчәктә безнең белән хезмәт­тәшлек итәргә теләүчеләр артыр. Соңгы елларда ил, республика җитәкчелеге агро­сәнәгать үсешенә җитди игътибар бирә.

“Йоклаган акча”ны ничек уятырга?

12 марта

Бу сорау башкала үсешендә дә көнүзәк булып кала

Узган елда Уфа икътисадына инвестицияләр 2012 ел белән чагыштырганда 24,9 процентка артыграк җәлеп ителгән. Шәһәрдә әлеге вакытта 163 миллиард сумлык 99 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Нәтиҗәдә 19 мең яңа эш урыны булдырылачак. Моннан тыш, әле 49 проект эшләнә, салыначак инвестицияләр күләме якынча — 81,4 миллиард сум. Алар гамәлгә ашырылгач, янә 6 мең яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

Власть белән сәнәгатьнең бәйләнеше нигә аксый?

05 марта

Ведомство чиновниклары үз коридорында бер-берсенә кәгазь таратып йөрергә тиеш түгел

Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгының 27 февральдә үткән коллегия утырышында республиканың сәнәгать комплексының узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2014 елга бурычлар билгеләнде.

Ярдәм сорамыйбыз! Аяк чалмагыз...

25 февраля

Республикада кече һәм урта бизнес үсешен матди мәсьәләләр генә тоткарлыймы?

Русиянең базар шартларында яши башлавына берничә дистә ел үтеп тә китте. Нәрсә соң ул “базар шартлары”? Сүзлектә ул “ирекле эшкуарлык принципларына таянган икътисади система” дип билгеләнә. Шулай булгач, бездә эшкуарлык күптән инде “чәчкә атарга” тиеш иде. Әмма... Күптән түгел кече һәм урта эшкуар­лыкның “Русия таянычы” иҗтимагый оешмасының Башкорт­стандагы төбәк бүлекчәсе “Кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен үстерү һәм саклауда иҗтимагый институт­ларның роле һәм мөмкинлекләре” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрде. Аны оештыруда республиканың Иҗтимагый палатасы һәм Башкорт­станның эшкуарлык хокукы буенча вәкаләтле вәкилләре дә көч салды.

Акча фондка кайтарылачак

25 февраля

Башкортстанның Икътисади үсеш министрлыгы Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, икътисади үсеш министры Евгений Маврин һәм элекке икътисади үсеш министры Александр Марьинга карата оператив чаралар үткәрү турында киңкүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан хәбәрләргә аңлатма бирде.

Илдә авылга караш тамырдан үзгәрергә тиеш

20 февраля

Ни өчен аграр белгеч бүгенге икътисади шартларда “500 ферма” республика программасының нәтиҗәлелеген шик астына ала?

Республика хуҗалыкларында “500 ферма” максатлы программасы тормышка ашырыла. Аның кысаларында сөтчелек фермалары яңа технологияләр буенча модернизацияләнә, өстәмә биналар төзелә, җитештерүдәге барлык эшләр дә механикалаштырыла. Шул ук вакытта, хуҗалыкның икътисади хәле ныклы булу — әлеге проектта катнашу өчен төп шарт. Билгеле, республика әһәмиятендәге әлеге чара төрле караш-бәхәсләр дә тудырды. Башкорт АССРының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәки Кадиков — “500 ферма” программасы турындагы фикерен гәзит укучылар, аграр галимнәр белән уртаклашырга теләүче галимнәрнең берсе. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында җаваплы вазыйфаларда эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялдагы аграр белгечнең фикерләре гәзит укучылар өчен дә кызыклы булыр дигән өметтәбез.

Бөтендөнья банкы ярдәмгә килә

19 февраля

Яңа проект гамәлгә ашырыла башлады

Башкортстанда Бөтендөнья банкының муниципаль берәмлекләр башлангычларына ярдәм итү программасы гамәлгә ашырыла башлады. 13 февральдә Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгында үткән киңәшмәдә Бөтендөнья банкы экспертлары Урал аръягы районнары вәкилләрен әлеге проект һәм аны гамәлгә ашыру механизмы белән таныштырды.

Урындагы җитештерүчегә канат куя!

18 февраля

Карамалы-Гобәй авылында сөт эшкәртү цехы ачылды

Шушы көннәрдә Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында сөт эшкәртү цехы ачылды. Карамалы-Гобәй һәм якын-тирә авыллар өчен көтеп алынган шатлыклы вакыйгага Туймазы шәһәренең 3нче төзелеш фирмасы канат куйды. — Бүген районның шәхси хуҗалык­ларында 8 меңнән артык сыер малы асрала. Шунлыктан, халыктан сөт сатып алуны оештыру — өлгереп җиткән мәсьәлә, — диде фирма директоры Илфир Миңне­баев цехны ачу тантана­сында. Яңа цех ачылу авыл халкы өчен бар яклап та әһәмиятле. Беренчедән, продукцияне сату мәсьәләсе хәл ителде, икенчедән, транспортка чыгымнар тотылмый. Тапшырыл­г­ан сөт өчен исәп-хисап көнендә, урында башкарыла. Авыл кешесе сөт тапшырып кына да аена 12 мең сумга якын табыш алачак. Янә килеп, иң актив сөт тапшыру­чыларны, өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларны Илфир Госсам улы саву аппараты белән бүләкләргә вәгъдә итә. Яңа цехта җитештерелүче продукция ассортименты әлегә сөт, кефир, эремчек һәм сырдан гыйбарәт. Әзер продукцияне урындагы кибет­ләргә чыгарырга уйлыйлар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»