Икътисад

Заманча исәпләү приборлары урнаштырыла

14 марта

“Башкирэнерго”ның кече предприятиесе — “БашРЭС” җәмгыяте 2011 елның декабреннән республикада заманча электр счетчиклары урнаштыру буенча колачлы проектны тормышка ашыра башлады. Март башына дистәләрчә торак пунктларында 4250 счетчик урнаштырылган. Иң беренчеләрдән булып бу яңалык белән Балакатай, Дуван, Салават районнары халкы танышты. Приборлар электр энергиясен куллану турында мәгълүматны вакытында туплауны тәэмин итә, йорт эчендәге электр челтәрен кыска ялганыштан, янгын чыгудан саклый. Алар йортларның тышкы ягына урнаштырыла һәм төрле һава шартларына чыдамлы.

Саннар артында ниләр бар?

14 марта

Яки ни өчен малтабарлыкка игътибар сайлаулар чорында гына арта

Республиканың икътисади күрсәткечләре начар түгел. Куәтле сәнәгать потенциалы, атап әйткәндә, ягулык-энергетика комплексы, машина төзелеше тармагы ил күләмендә Башкортстанның җитештерү буенча күрсәткечләрен югары тоту мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта, республика Президенты Рөстәм Хәмитов ассызыклавынча, социаль өлкәдә хәлләр канәгатьләнерлек түгел. Әлбәттә, икътисади мөмкинлекләр зур булгач, ни өчен социаль үсеш күзәтелми, дигән урынлы сорау туа. Моның объектив сәбәпләре бар. Аларның барысын да җентекләп анализлап тормастан, аеруча мөһим дип саналганнарына игътибар итик. Сәбәпләрнең берсе — инвестиция климатының начарлыгы, ягъни республикада яңа җитештерү куәтләре ачардай инвесторларга шартлар тудырылмау хакында алдагы язмаларда бәян иткән идек. Бүген малтабарлык тармагы торышын күздән кичерик. Кече һәм уртача малтабарлык гомум социаль-икътисади үсешнең нигезен тәшкил итәргә тиеш. Һәрхәлдә, икътисади үсеш кичергән илләрдә шулай. Мәсәлән, аларда җитештерүнең, хезмәт күрсәтүнең яртысыннан күбесе кече бизнес өлешенә туры килә. Русиядә исә 20 процент чамасы гына. Шулай ук кече малтабарлык җәмгыятьтә бик зур социаль функцияләрне үти.

Мактануын мактандык та, алтмышынчы урынга калдык

07 марта

Инвестицияләр җәлеп итү һәм хезмәт хакы яшәешебездә нинди чагылыш таба?

Хәбәр ителүенчә, узган атнада Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттагы утырышы үтте. Анда 2011 елда республика Хөкүмәтенең эшчәнлеге турындагы отчет белән Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады. — Гомум икътисадны үстерү, яңа эш урыннары булдыру, лаеклы хезмәт хакы түләү, арзан торак төзү, сәламәтлек саклау һәм мәгарифнең сыйфатын күтәрү — Хөкүмәтнең төп бурычы, — диде Рөстәм Зәки улы. Узган елда икътисади кризис нәтиҗәләреннән тулысынча диярлек арындык. Инвестицияләр җәлеп итү артты, авыл хуҗалыгында һәм төзелештә үсеш башланды. Тулай төбәк продукты, ягъни гомум җитештерелгән товарлар һәм күрсәтелгән хезмәтләр бәясе, 980 миллиард сумлык булды. Бу 2010 ел күрсәткеченнән ун процентка диярлек артык.

Русия һәм үзгәреп торучы дөнья

29 февраля

Ил Хөкүмәте Премьер-министры Владимир Путинның “Московские новости” гәзитендәге мәкаләсе

Тышкы сәясәтебезнең максатлары стратегик, конъюнктур булмаган төрдә һәм Русиянең дөньяның сәяси картасындагы уникаль урынын, аның тарихтагы, цивилизация үсешендәге ролен чагылдыра. Без, һичшиксез, гомум иминлекне ныгыту, конфронтациядән баш тарту, шулай ук атом-төш коралын таратуга, төбәк конфликтларына һәм кризиска, террорчылыкка һәм наркотиклар куллануга чакыруга каршы нәтиҗәле эш-гамәлләрнең актив һәм иҗади юнәлешен дәвам итәчәкбез. Русиянең фәнни-технологик прогрессның соңгы казанышларын кабул итү, эшкуарларыбызга глобаль базарда лаеклы урын тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез. Заманча геосәяси чынбарлыкка нигезләнүче яңа дөнья корылышы системасын формалаштыруны шома гына, кирәксез тетрәнешләрсез алып баруга омтылачакбыз.

Краснокама уңганнары язгы чәчүгә әзер

28 февраля

Авыл хуҗалыгында беркайчан да эш бетми. Көзге урак тәмамлангач, мәшәкатьләр кимеми, арта гына. Кар эрегәнче таушалган, тузган техниканы янә “аякка бастыру” мөһим. Февральнең чатлама салкыннарында һәр райондагы хуҗалыкларда техниканы төзекләндерү дәвам итте. Краснокама районында “корыч атлар”ны язгы чәчүгә әзерләү ничек бара? Хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар? Шул хакта район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Денис Биковка мөрәҗәгать иттек.

Тәтешледә киртә юк

21 февраля

Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Кинҗәкәев Тәтешле районында гражданнарны кабул итте. Районда булганда ул хакимият башлыгы Рушан Гәрәев белән берлектә берничә кече һәм урта эшкуарлык объектын карады. Дәүләт комитеты рәисе ассызыклавынча, районда инфраструктура ныклы үсеш алган, күп төрле продукция җитештерүче предприятиеләр саны күп.

Файдалы казылмалар чыгару арта

17 февраля

Икътисадның үсеше минераль чимал ресурсларын үзләштерүгә дә бәйле. Башкортстан биләмәләрендә алтмыш төр минераль чималның өч меңнән артык чыганагы ачылган. Бүгенге көндә баланста булган шуларның 1 170кә якыны нигезендә нефть чыгару һәм нефть эшкәртүне, кара һәм төсле металлургия, химия һәм төзелеш материаллары җитештерүне үз эченә алган куәтле минераль-чимал комплексы булдырылган. Башкортстан бюджетының 48 проценты шушы комплекс предприятиеләре салымы исәбенә тулыландырыла. — Республика ягулык-энергетика һәм химия сәнәгате, кара һәм төсле металлургия, төзелеш материаллары җитештерү һәм башка индустрия тармаклары үсеше өчен кирәкле минераль чималга җитәрлек күләмдә ия. Булган чыганакларның озайлы файдаланылуына карамастан, төп стратегик төр минераль чималның запасы төбәктә якынча 50 елга кадәр үзләштерү өчен җитәрлек, — диде Башкортстанда жир асты байлыкларыннан файдалану буенча идарә җитәкчесе Расих Хәмитов ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә. — Бүгенге көндә нефть һәм газ чыгаруда “Башнефть”, “Башминерал”, “Лукойл-Пермь” кебек җиде эре компания, ә каты файдалы казылмаларны җир куеныннан алуда исә йөздән артык предприятие катнаша.

Алжир Башкортстан белән кызыксына

15 февраля

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов республикага танышу максаты белән килгән Алжир Халык Демократик Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Смаил Шерги белән очрашу үткәрде. — Башкортстан һәм Алжир арасында товар әйләнеше әлегә зур түгел. Соңгы биш ел дәвамында товар әйләнешен Башкортстан Республикасыннан чыгарылган товарлар гына тәшкил итте. Без бу хәлне үзгәртергә теләр идек. Бу күләмнәрне арттыру өстендә эшләргә кирәк, — диде Башкортстан Президенты.

Урал аръягын үстерү программасы нәтиҗә бирә

08 февраля

24 февральдә Урал аръягын территориаль үстерү программасы кабул ителүгә бер ел тула. Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов еллык эшкә йомгак ясап, уңай үзгәрешләр булуын билгеләп үтте. Атап әйткәндә, урындагы хакимиятләр Республика инвестицион программасы белән нәтиҗәлерәк эшли башлады, кече һәм уртача эшкуарлык активлашты. — Кече эшкуарлыкны үстерүнең Урал аръягы өчен аерым ярдәмче программасы кабул ителде, — диде Илшат Таҗетдинов. — Хакимият башлыкларының шушы төр документларны формалаштыру принципларын үзләштерүенә ышанам. Моннан тыш, Урал аръягын үстерү программасына Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитетының ярдәм күрсәтү ысуллары билгеләнде. Бу эш башка юнәлешләрдә дә дәвам итәчәк.

Япония белән икътисади бәйләнешләрне ныгытырга

02 февраля

31 гыйнварда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Япониянең JBIC Халыкара хезмәттәшлек банкының Русия һәм БДБ илләре буенча вәкиллеге башлыгы Хироси Ивао һәм “Сумитомо” компаниясенең Русия һәм БДБ илләре буенча президенты Такехико Араи белән очрашты. Очрашу барышында Башкортстанга Япониядән инвестицияләр җәлеп итү һәм республикада Япония бизнесы катнашлыгында һәм заманча технологияләрне кулланып уртак проектлар гамәлгә ашыру турында сүз барды. Башкортстан Президенты дөньяның төрле илләрендә эре проектлар белән шөгыльләнүче җитди структуралар җитәкчеләрен кабул итүнең республика өчен зур абруй булуын билгеләде һәм кунакларны Башкортстан белән кыскача таныштырып үтте. Ул шулай ук Башкортстан бизнесының Япония компанияләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруына ышаныч белдерде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»