Икътисад

“Башнефть” язгы кыр эшләрен үткәрүдә ярдәм итәчәк

31 марта

Башкортстан Хөкүмәте, “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе һәм “Башкирнефтепродукт” җәмгыятьләре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә сатып бирелүче ягулык-майлау материалларының аерым төрләренә бәяләрне киметү турында килешүгә кул куйды. Килешүгә ярашлы, шушы елның мартыннан июненә кадәр “Башкирнефтепродукт” җәмгыяте Башкортстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә чәчү эшләрен үткәрү өчен 48 мең 660 тонна дизель ягулыгын һәм 2 мең тонна “Нормаль-80” бензинын ташламалы бәяләр буенча сатачак.

Кибет киштәсендә ниләр бар?

28 марта

Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Илдар Әхмәтшин белән әңгәмә

Сәүдә, икътисад тармагы буларак, беребезне дә битараф калдырмый. Һәркайсыбыз кибеткә йөрибез, базарлардан азык-төлек сатып алабыз. Сатып алучылар — тармак эшчәнлегенә иң гадел бәяне бирүчеләр дә, экспертлар да. Башкортстанда сәүдә өлкәсендә соңгы чорда зур үзгәрешләр булды. Шулар хакында, киләчәккә бурычлар турында Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе И. И. Әхмәтшин белән сөйләшәбез.

Алда булыйк дисәк, тәгаен эш кирәк!

27 марта

Былтыр Башкортстанда төп капиталга инвестицияләр күләме 5,5 процентка арткан, әмма бу өлкәдә республика һаман да илдә арттагылар исәбендә

Мәгълүм булуынча, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов югары вазыйфада эшкә керешкәч тә республикада инвестицион эшчәнлекне активлаштыру буенча Хөкүмәт алдында җитди бурычлар куйды. Бу очраклы түгел. Рөстәм Хәмитовның Дәүләт җыелышы-Корылтайга тәүге Юлламасында билгеләнүенчә, 2010 елда Башкортстанда җан башына исәпләнгән төп капиталга инвестицияләр күләме уртача Русия күрсәткеченнән ике тапкыр диярлек түбәнрәк булган. Моның сәбәпләрен Президент ул вакытта узган елларда бу юнәлештә тиешле дәрәҗәдә эш алып барылмау белән аңлатты. Мәсәлән, озак еллар дәвамында Республика максатлы инвестицияләү программасы ел башында 3-4 миллиард сум күләмендә генә кабул ителеп, аннары өстәмә тикшерү юлы белән берничә тапкыр арттырыла торган булган. Озак вакытка планлаштыру инструментыннан максатлы инвестицияләр программасы бюджет тишекләрен ашыгыч ямау ысулына әверелгән. Бу җәһәттән Рөстәм Хәмитовның турыдан-туры башлангычы белән Башкортстанның 2011 елгы адреслы инвестиция программасына баштан ук 11 миллиард сум күләмендә, ягъни өч тапкыр күбрәк акча салынды. Янә килеп, әгәр элгәре республикада инвестиция эшчәнлеген 26 норматив акт көйләсә, Президент аларны ныклы тәртипкә китерергә һәм гадиләштерергә кушты. “26 законны гамәлдә эшләүче 5 закон алыштырачак” диде бу җәһәттән Рөстәм Хәмитов. Шушы ук чорда инвесторларның дәүләт структуралары белән аралашуын җиңеләйтү максатында республикада “Үсеш корпорациясе” оештырылды.

Вьетнам белән безне күптәнге дуслык мөнәсәбәтләре бәйли

24 марта

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Вьетнам Социалистик Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Фам Суан Шон җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Очрашуда Вьетнам белән Башкортстан арасында товар әйләнешен үстерү, мәдәни элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре тикшерелде. Әңгәмә барышында Рөстәм Хәмитов машина төзү, нефть-газ һәм тау сәнәгате, энергетика, эшкуарлык һәм фән өлкәсендә уртак хезмәттәшлек итү өчен перспективалы юнәлешләрне билгеләде.

Безнең киләчәк банклар эшенә нык бәйле

24 марта

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов банк берләшмәсе вәкилләре белән очрашты. Анда Русия Банклар ассоциациясе президенты Гарегин Тосунян, Русия Банкы рәисе урынбасары Михаил Сухов, “МДМ Банк” җәмгыятенең директорлар советы рәисе Олег Вьюгин, “Альфа-Банк” идарәсе рәисе Андрей Соколов, Башкортстан Милли банкы рәисе Рөстәм Мәрданов катнашты. Очрашуда республиканың икътисадын үстерү, социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен банк секторын җәлеп итү, шул исәптән ипотека кредиты белән тәэмин итү, эре инвесторларга, кече һәм уртача бизнесны үстерүдә ярдәм кулы сузу кебек мәсьәләләр турында сүз барды.

Үзебезне Голландиядә күрсәттек

23 марта

Башкортстан делегациясе Голландиядә үткән зур форумда катнашты. Илнең инновацион үсеш үзәге булган Эйндховен экспозициясендәге республика күргәзмәсен икътисади үсеш министры урынбасары Флүр Әсәдуллин һәм Сәүдә-сәнәгать палатасының тышкы икътисади бәйләнешләр департаменты директоры Элина Биккинина тәкъдим иттеләр. Нидерланды Корольлеге Русия Федерациясенең мөһим сәүдә партнеры булып тора. Голландия технологияләре дөнья базарында киң билгеле, алар сәнәгатьнең һәм авыл хуҗалыгының төрле тармакларында куллану таба.

1 мартка бюджет үтәлеше

22 марта

Башкортстанның Финанс министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 1 мартка республиканың берләштерелгән бюджетының керемнәр буенча үтәлеше 18659,4 миллион сум яки узган елның шушы чорына карата 119,9 процент, салым һәм салым булмаган керемнәр 13203,9 миллион сум (узган ел белән чагыштырганда 1640,5 миллион сумга яки 14,2 процентка артык) тәшкил итте. Керемнәрнең төп өлеше — физик берәмлекләр кереме салымы (5018,4 миллион сум, 38 процент), оешмалар табышы салымы (2201,7 миллион сум, 16,7 процент), акцизлар (1895,8 миллион сум, 14,4 процент), тулай керем салымы (736,5 миллион сум, 5,6 процент), милек салымы (580,8 миллион сум, 4,4 процент). Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда оешмалар табышы салымы — 1048,6 миллион сумга (90,9 процентка), акцизлар — 792,9 миллион сумга (71,9 процентка), физик берәмлекләр кереме салымы — 804,6 миллион сумга (19,1 процентка), тулай керем салымы 104,4 миллион сумга (16,5 процентка) арткан, милек салымы керемнәре 303,7 миллион сумга яки 34,3 процентка кимегән.

Инвестицион мохит ни өчен инвесторны җәлеп итми?

21 марта

Кичә Башкортстан Президенты каршындагы инвестицион мохитне яхшырту буенча иҗтимагый Советның чираттагы утырышы үтте. Аны республика Президенты Рөстәм Хәмитов алып барды. — Узган елда Башкортстан икътисадының төп капиталына 185 миллиард сум чамасы инвестиция салынды. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 5,5 процентка күбрәк, әмма тынычлану өчен нигез була алмый. Чөнки инвестицион эшчәнлек өлкәсендә республика Русия төбәкләре арасында соңгы урыннарда һәм безнең күрсәткечләр илдәге уртача күрсәткечтән ике тапкыр диярлек түбәнрәк. Моны, әлбәттә, электән республикада инвестицион мохитне яхшырту буенча тиешле дәрәҗәдә максатлы эш алып барылмауның ачы җимешләре дип бәяләргә кирәк. безнең максат — инвестицияләр өлкәсендә әйдәүчеләр исемлегенә чыгу, — диде Рөстәм Зәки улы. Президент республикада инвестицион эшчәнлек үсешенә аяк чалучы сәбәпләргә аерым тукталып үтте. — Бездә инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрүдә системалылык та, технологияләр дә бик нык аксый. Шуңа Советның, дәүләт власте органнарының, республиканы үстерү корпорациясенең, Сәүдә-сәнәгать палатасының, консалтинг компанияләренең һәм башка учреждениеләрнең бу юнәлештә бердәм эш итүе таләп ителә. Шул очракта гына без инвестицион эшчәнлекне яңа үсеш баскычына чыгаруга ирешәчәкбез, — диде ул.

Благовещен предприятиеләре инвестиция ярдәме тоя

21 марта

Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгының Благовещен шәһәрендә үткән киңәйтелгән утырышында катнашучылар алдында чыгыш ясап, Благовещен районы хакимияте башлыгы Фәрит Фазылов төбәкнең социаль-икътисади хәле, яңа предприятиеләр оештыруда инвестицияләр җәлеп итү турында сөйләгән иде. — Былтыр район предприятиеләре җитештергән продукция, күрсәтелгән хезмәтләр күләме 21,5 миллиард сумлык булды, үсеш темпы 135,1 процент тәшкил итте, — диде хакимият башлыгы. — 16 эре һәм урта предприятиенең 13е елны уңышлы тәмамлады. Узган елда районга 4,4 миллиард сум инвестиция җәлеп ителде. Шуның 4 миллиард сумы яңа предприятиеләр оештыруга юнәлтелде. “Агыйдел” җылылык изоляциясе материаллары заводы (инвестиция күләме 2,5 миллиард сум), Благовещен арматура заводында яңа цех (310 миллион сум), Ильина Поляна авылында блоклы казанлык (11,9 миллион сум), гомум мәйданы 1,4 мең квадрат метр булган 12 сәүдә объекты (45,2 миллион сум) ачылды.

Уфа - хезмәттәшлекне үстерү үзәге

14 марта

Кичә Уфада XXII халыкара “Агрокомплекс-2012” махсуслашкан күргәзмә ачылды. Быел традицион чара Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме һәм Русиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы патронаты астында үтә. Күргәзмәдә илебезнең 20 төбәгеннән тыш Франция, Германия, Нидерландия, Белоруссия, Украина һәм башка илләрдән барлыгы 200гә якын предприятие катнаша. Аграр форумны ачу тантанасында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм Нидерландия Корольлегенең Гадәттән тыш һәм тулы хокуклы илчесе Рональд Келлер әфәнде катнашты. Әлеге күргәзмә Башкортстан агросәнәгать тармагында бердәнбер һәм төбәк проектлары арасында үзенең әһәмияте буенча иң зурлардан исәпләнә. Русиянең һәм чит илләрнең аграр юнәлештә эшләүче йөзләрчә предприятиеләре һәм фирмалары өчен быелгы форумның үзенчәлеге шунда, күргәзмә шәһәр үзәгендәге “Уфа-Арена” комплексында һәм аның каршындагы зур мәйданда урнаштырылды. Якынча исәпләүләр буенча, биредәге агросәнәгать техникасы үрнәкләре, яңа җиһаз һәм продукцияләр төре ике меңгә якынлашкан. Әлбәттә, Уфаның инде 22нче тапкыр яңа техника тәкъдим итү һәм чит илләрдәге партнерлар белән хезмәттәшлекне үстерү үзәгенә әйләнүе, гомумән, Башкортстанның ил күләмендә генә түгел, ә дөнья базарындагы мәртәбәсен үстерүче чара да булып тора. “Агрокомплекс-2012” күргәзмәсе кунаклар хөкеменә тәкъдим ителгән матур сюрпризы белән дә истә калачак. “Агроферма” махсус проекты кысаларында бинаның тышкы мәйданында сарык, кәҗә, йорт куяны һәм тавык-кошлар да урын алган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»