Икътисад

Безгә җитүче сирәк

03 мая

Башкортстан Русиянең торак төзелеше буенча алда баручы ун субъекты исәбенә кергән. Торак төзелешенең иң зур күләме Краснодар краенда. Анда тоташ алганда Русия буенча файдалануга тапшырылган торакның 9,9 проценты туры килә. Аннары — Мәскәү өлкәсе (8), Төмән өлкәсе (6,4), Татарстан (6,1 процент). Башкортстан Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрен, Ставрополь краен узып, бу исемлектә сигезенче урында. Русиядә файдалануга тапшырылган торак күләмендә республикабыз өлеше — 3 процент.

“Русия тимер юллары” белән уртак проектлар

26 апреля

Кичә Мәскәүдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов шәһәр янында пассажирлар һәм йөк ташуны оештыру, шулай ук Идел буе федераль округында тимер юл транспортында инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Анда Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, транспорт министры Игорь Левитин, “Русия тимер юллары” җәмгыяте президенты Владимир Якунин һәм Идел буе төбәкләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә шәһәр яны тимер юл транспорты тарифлары, анда йөрүдә ташламалар билгеләү, бу төр транспортны куллануның нәтиҗәлелеген күтәрү, шулай ук “Русия тимер юллары” җәмгыятенең Идел буе федераль округы төбәкләрендәге инвестицион эшчәнлеге турында сүз барды.

Уфада халыкара форум үтәчәк

26 апреля

24 апрельдә Хөкүмәт йортында республика Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов рәислегендә киңәйтелгән утырыш булды. Анда сәнәгать округлары һәм малтабарлык өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча Русия-Италия эшче төркеменең Уфада үтәчәк XX утырышын оештыру мәсьәләләре каралды. Әлеге мәртәбәле форум 29 майдан 1 июньгә кадәр барачак. Башкалабызга чит илләрдән, Русия төбәкләреннән байтак эшлекле даирә вәкилләре, Италиянең Русиядәге илчесе киләчәк.

Бездән нәрсәне яшерәләр?

25 апреля

Торак-коммуналь хезмәткә хокукларны яклау буенча яңа закон проекты тикшерелә

Торак-коммуналь хуҗалык проблемалары ил, республика җитәкчеләре авызыннан төшми. Иң көнүзәк мәсьәлә шул икән, дип уйлап куясың кайчак. Сайлау алды агитациясе булсын, җитәкчелек белән турыдан-туры элемтә булсын — барысында да ЖКХ темасы алгы планга чыга. Социологлар тикшеренүләреннән күренүенчә, властьлар адресына җибәрелгән шикаятьләрнең яртысыннан күбесе ЖКХга кагыла. Икенче урында сәламәтлек саклау өлкәсе белән канәгатьсезлек, өченчедә мәгариф системасындагы җитешсезлекләр. Кеше хокукларын бозу хакында әллә ни күп сөйләмиләр. Хәер, сөйләмәсәләр дә акны карадан аерганнарга аңлашыла, әлеге проблемаларның барысы да гражданнарның конституция гарантияләнгән хокукларын санга сукмаудан килә. Хокукый наданлык аркасында күпләребез элементар таләпләрне дә куя белми, ә бу болганчык суда балык тотарга өйрәнгәннәр өчен бик отышлы.

500 ферма реконструкцияләнәчәк

19 апреля

Башкортстан Хөкүмәте карары белән 2012-2016 елларга “Сөт терлекчелеген үстерү һәм сөт җитештерүне арттыру. Башкортстан Республикасында 500 сөтчелек фермасын комплекслы модернизацияләү” программасы расланды. Республикада 2012 елда 1750 мең тонна сөт җитештерелгән, 2016 елга бу күрсәткеч 2220 тоннага (үсеш — 26,9 процент), максатлы программада катнашучылар күрсәткечләрен 645 мең тоннадан 882 мең тоннага (5 елда үсеш — 37 процент) җиткерергә тиеш. Савым сыерлары саны һәм аларның нәтиҗәлелек күрсәткечләре дә артачак.

Төзегәннең киләчәге матур

14 апреля

Соңгы елларда районда төзелеш эшләре киң колач ала. Төп игътибар торак төзелешенә бирелә. Элегрәк, нигездә, шәхси сектор төзелсә, соңгы вакытта күп фатирлы йортлар да калкып чыга. Республиканың авыл районнары арасында торак белән тәэмин ителү буенча без унынчы урында торабыз. Һәр кешегә уртача 24 квадрат метр торак туры килә. Үткән елда 15389 квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, шул исәптән шәхси секторда 132 йорт төзелде, аларның гомум мәйданы — 12800 квадрат метр. Ике ел элек район үзәгендәге Коммунистик урамда өч катлы, 24 фатирлы йорт файдалануга тапшырылган булса, Югары Яркәйдәге элекке 3нче урта мәктәп бинасы реконструкцияләнеп, андагы фатирлар иске һәм авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә бирелде. Әлеге вакытта подрядчылар көче белән Югары Яркәйнең Свердлов урамында 24 фатирлы өч катлы йорт төзелә. Тиздән район үзәгенең М. Гәрәев һәм Кызылармеецлар урамнарында күп фатирлы яңа йортларга нигез салыначак.

Урманда кече бизнеска да эш табылачак

13 апреля

Урман тармагында эшкуарлык тотрыклы табыш китерсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Агач әзерләүдә һәм эшкәртүдә махсуслашучы кече бизнес вәкилләренең урман хуҗалыгы министры Рәҗәп Нәбиуллин белән һәр очрашуында диярлек шушы мәсьәлә тикшерелә. Баймак районына сәфәрендә дә министр шушы өлкәдә төп үсеш юнәлешләрен билгеләде. Республикада бу уңайдан үрнәкле мисаллар бар инде. Караидел районында йорт җиһазлары, такта, агачтан башка продукция җитештерү предприятиеләре эшли. Алар барысы да “КаСоЛ” җәмгыятенә берләшкән. Бу төбәктә эшкуарлар урындагы бюджетның 50 процентын формалаштыра.

Бензинга бәяләр үсми калмас

07 апреля

Дистәләрчә еллар дәвамында нефть һәм аны эшкәртү үзәге саналган Башкортстанда ягулык бәяләренең кайбер күрше төбәкләргә караганда да югарырак булуы күпләрне аптырашта калдыра иде. Соңгы вакытта хакларда әллә ни зур аерма сизелми. Хәзерге чагыштырмача тәңгәллекне Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан идарәсе алып барган эшнең нәтиҗәлелеге дияргә мөмкин. Дөрес, аның эшчәнлеген ягулык базарында продукция сатучыларга “бармак янау” дип кенә кабул итәргә ярамый. Дәүләт органының төп функциясе әлеге базарда көндәшлекне үстерүгә ярдәм итүдән һәм сатучыларның үзара килешеп хакларны нигезсез арттыруына киртә куюдан гыйбарәт.

Хезмәттәшлекне киңәйтергә мөмкинлекләр арта

06 апреля

Башкортстанның Икътисади үсеш министрлыгы Латин Америкасы илләре белән икътисади хезмәттәшлеккә булышлык итү комитеты составына кабул ителде. Комитетның төп бурычы һәм эш юнәлеше —үзенең мәгълүмати-консультацион булышлыгы нигезендә Латин Америкасы, Кариб бассейны илләрендә һәм Русиядә эшлекле партнерларны җәлеп итү.

Үзе ярдәмгә мохтаҗ фермер илне туйдыра алырмы?

05 апреля

Илебез Бөтендөнья сәүдә оешмасына (ВТО) кабул ителде. Моңа бәйле аграр сәясәт үзгәрәчәк

Яшәешебез базар шартларына күчкәнгә кадәр үк авылда мул тормышта дөнья көтүчеләрне “хәлле крестьян” дип йөртәләр иде. Аның хәлсезе ничек булгандыр, әмма, хәллерәкләре колхозның гына түгел, үз ихатасы куәтен үстерүгә дә мөмкинлек таба иде. Малны ишле асраган ихаталарда әбиләр базарда сөт ризыклары, йомырка, җиләк-җимеш сатты. Табигый мөмкинлекләре зуррак булган урманлы, печәнле төбәкләрдә халык малны иркенрәк асрады. Колхозга бушка диярлек эшләүчеләр арасында, сер түгел, аерылып дөнья көтәргә теләүчеләр дә аз булмады. Ниһаять, илебездә фермерлык хәрәкәтенә “яшел ут” бирелде. Колхозлар үзгәртеп корылуга (ә бәлки, кырылуга?) да ике дистә еллап вакыт узды. Төрле милек формалары барлыкка килде. Ләкин колхоз исеме ни рәвешле үзгәрсә дә, андагы эшне оештыру, җитештерү, хезмәткә түләү тәртипләре үзгәрмәде диярлек. Шул ук эшчеләр хәзер колхозга түгел, төрле җәмгыять, берлек, ширкәт, кооперативларга хезмәт итә. Билгеле, аларның барысы да әлегә кадәр дәүләт күрсәтелгән ярдәм алды. Хөкүмәт гомумдәүләт проектлары, максатлы программалар, төрле дәрәҗәдәге льгота һәм субсидияләр белән авыл җитештерүчеләрен стимуллаштырырга тырышты. Әмма илебезнең ВТОга кабул ителүе авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтүне чикләргә мәҗбүр итәчәк. Русиянең аграр сәясәте яңа юнәлеш алды. Әгәр авылларны сакларга телибез һәм илебезнең азык-төлек хәвефсезлеген югалтмау максатын куябыз икән — фермерлык хәрәкәтен тагын да колачлырак үстерергә кирәк булачак. Башкортстан фермерлары алдына да шундый бурыч куелды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»