Икътисад

Яңа технологияләргә — киң юл!

23 мая

Кичә Уфада “Газ. Нефть. Технологияләр-2012” дип аталган егерменче халыкара күргәзмә ачылды. Әлеге чара 25 майга кадәр дәвам итә. — Башкортстан — нефть һәм нефть химиясе үзәкләренең берсе. Сәнәгатьнең бу тармагы үсешкә юнәлеш тота. Күптән түгел генә “Зур химия” форумы узды. Ул бик эшлекле шартларда үтте. Химия тармагын нефтьтән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Безгә, яңа технологияләргә таянып, көндәшлеккә сәләтле продукцияне күбрәк җитештерергә кирәк, — диде Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов күргәзмәне ачканда. Русия Нефть һәм газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль ил куәтен арттыруда Башкортстан нефтенең, аның фидакарь хезмәтчәннәренең ил күләмендә “кара алтын” ятышларын үзләштерүдәге өлешен югары бәяләде. “Республикада тәүге нефть фонтаны бәреп чыгуга 80 ел тулган көннәрдә ачылган юбилей күргәзмәсендә Башкортстанның куәтле сәнәгать потенциалы ачык чагыла”, диде ул. Күргәзмәдә “Башнефть”, “Татнефть”, “Сода”, “Синтез-каучук”, “Газпром нефтехим Салават” кебек гигантлар белән бергә Мәскәү, Курган, Чиләбе, Краснодар һәм башка төбәкләрдән, Белоруссия, Украина, Австрия, Германия, Израиль, Испания, Италия, Кытай, Корея, АКШ, Швейцариядән барлыгы 370тән артык предприятие, фәнни учреждение катнаша.

Әрмәнстан Башкортстан белән кызыксына

19 мая

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Уфага “Зур химия” Халыкара форумына килгән Әрмәнстанның Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Олег Есаян белән очрашты. Олег Есаян “Зур химия” форумында катнашырга чакырганы өчен Башкортстан Президентына рәхмәт белдерде. — Зур канәгатьләнү белән һәм беренче тапкыр Русия Федерациясе субъектына илче сәфәренә түгел, Әрмәнстан делегациясе буларак килдек, — дип билгеләде дипломат. — Тәэссоратларыбыз искиткеч. Сезнең республика шундый дәрәҗәдәге халыкара конференцияне оештыру өчен зур җаваплылык алган, — диде Олег Есаян.

“Идел буен бердәм нефть-газ-химия кластерына берләштерергә тырышачакбыз”

18 мая

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның “Интерфакс” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсе

— Рөстәм Зәкиевич, былтыр майда Уфада үткән беренче “Зур химия” халыкара форумының йомгакларын ничек бәялисез? Уйланылганның барысы да гамәлгә ашырылдымы? — Форумның зур әһәмияткә ия нәтиҗәләре бик күп. Республикада “Газпром нефтехим Салават” акционерлар җәмгыяте нигезендә Бөтенрусия газ химиясе үзәген оештыру буенча үз фикеребезне белдердек, нефть-химия гигантлары тирәсендә кече һәм урта инновацион предприятиеләр булдыру буенча беренче адымнарыбызны билгеләдек. Шулай ук тармакны чимал белән тәэмин итү мәсьәләләрен тикшердек. Билгеле булуынча, чимал белән авырлыклар бар. Стәрлетамактагы “Каустик” белән “Газпром нефтехим Салават” арасындагы этилен конфликтын узган елда гына хәл итә алдык.

Гарәп илләре Башкортстанны җитди партнер итеп күрә

17 мая

15 майда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Уфада узучы “Зур химия” форумында катнашу өчен килгән гарәп илләренең Русиядәге дипломатик корпусы делегациясе белән очрашты. Делегация составында Сөгуд Гарәбстаны, Кувейт, Алжир, Палестина, Мавритания, Гыйрак һәм Йәмән республикасы вәкилләре бар иде. Гарәп илләре вәкилләре Башкортстанга аның икътисади мөмкинлекләре белән танышу максатында килгән һәм хезмәттәшлек өчен үзара файдалы юнәлешләр табуны күздә тота. Рөстәм Зәки улы кунакларны җылы сәламләп, Башкортстан гарәп илләренең дипломатик корпусын беренче тапкыр кабул итүе турында әйтте. Башкортстанны гарәп дөньясы белән тарихи тамырлар, мәдәният, дин бәйләп торуына басым ясады. Республика халкының байтак өлеше ислам динен тотуы, бездә меңләп мәчет эшләве, мөселман гәзит-журналлары нәшер ителүе, электрон матбугат чаралары хакында әйтте. Президент шулай ук Башкортстанда актив эшләп килүче Башкортстан-Гарәп дуслыгы җәмгыяте эшчәнлеген дә телгә алды. Ике арада товар әйләнеше күләме үсүе хакында әйтте.

Үсеш өчен акча кирәк

17 мая

16 майда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русиянең инвестицияләр фонды җитәкчесе Кирилл Дмитриев һәм Русия Стратегик инициативалар агентлыгының яңа бизнес юнәлеше директоры Артем Аветисян белән очрашты. Эшлекле очрашуда Башкортстан Хөкүмәте җитәкчелеге дә катнашты. Әлеге фонд 2011 елда оештырылды һәм ул илебез икътисадына, аеруча чит илләрдән турыдан-туры инвестицияләр җәлеп итүне максат итеп куя. Җитештерүгә акча салуның бу төре инвесторның акча салынган производство куәтләрендә ким дигәндә 10 процентлы өлеше барлыкка килүне күз уңында тота. Ягъни инвестор предприятие хуҗаларының берсенә әверелә. Бүгенге икътисади шартларда бу иң прогрессив алым исәпләнә. Икътисади алга киткән төбәкләр нәкъ шушы ысулны үзләштереп уңышка иреште.

Республика сәнәгать куәтләрен арттыра

15 мая

14 майда Уфада “Русгидро”ның һәм Франциянең “Альстом” компаниясенең берлектәге предприятиесенең яңа заводына нигез салу тантанасы булды. Ул заманча гидроэнергетика җиһазларын җитештерүгә махсуслашачак. Башкаланың аэропортка илтүче юлында урнашкан җитештерү куәтенә нигез салуда Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазыйфасын башкаручы Игорь Сечин, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт Премьер-министры Азамат Илембәтов, “Русгидро” идарәсе рәисе Евгений Дотт, “Альстом” компаниясенең тармак президенты Жером Пекресс катнаштылар.

Торак төзелешен үстерүгә - субсидияләр

12 мая

Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты “Торак төзелешен үстерүне стимуллаштыру” төбәк программалары чараларын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан субсидияләр алуга конкурска гариза тапшырды. Аны Русиянең Төбәкләр үсеше министрлыгы оештыра. Таләп ителүче субсидия күләме — 735 миллион сум. Бу акча Русия Федерациясе субъектлары алган кредитлар буенча процентларны түләүгә, социаль инфраструктура объектларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә, азкатлы һәм күпфатирлы арзан торак төзелгән яңа микрорайоннарда автомобиль юллары салуга сарыф ителә ала.

“Зур химия”дә җитди мәсьәләләр күтәреләчәк

11 мая

2030 елга кадәр газ тармагын үстерүнең генераль схемасы проектына ярашлы, Русия Федерациясендә газ эшкәртүнең еллык куәте 125,5-132,5 миллиард кубометрга арту ихтимал. Газ эшкәртү куәтләре нигездә 2016-2020 елларда сафка кертеләчәк. “Татнефтехиминвест-холдинг“ җәмгыяте генеральный директоры Рафинат Яруллин шул турыда белдерде. 17-18 майда Уфада үтәчәк “Зур химия” форумында да ул шул турыда чыгыш ясаячак. Рафинат Яруллин эре газ химиясе куәтләрен эшләтеп җибәрүнең чит ил тәҗрибәсе, газ эшкәртүнең төп технологияләре һәм газ химиясен үстерүгә алынган илләрнең икътисад үзенчәлекләре турында сөйләячәк.

Яңалыкка юл бирик!

11 мая

Сәүдә-сәнәгать палатасы студентларны эшкә ала

Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында болай дигән иде: “Яшьләр арасындагы эшсезлек — республикада кискен мәсьәлә. Югары уку йортын яисә техникум тәмамлаган, тәҗрибәсе булмаган яшь белгеч беркемгә дә диярлек кирәкми. Базарның стандарт таләбе — “Белгечлек буенча эш тәҗрибәсе”. Әмма кичәге студент ул тәҗрибәне каян алсын? Эш бирүчене бу мәсьәлә, гомумән алганда, борчымый. Минем күрсәтмә буенча Мәгариф министрлыгы һәм Сәүдә-сәнәгать палатасы быел “Стартка хокук” проектын гамәлгә ашыра башлый. Аның асылы шунда, укуның соңгы елында һәр чыгарылыш курсы студенты республика предприятиеләренең берсендә ярты ставкага булса да, ярты ел булса да эшләү мөмкинлеге алырга тиеш. Максат — диплом белән бергә резюмеда ул “Белгечлек буенча эш тәҗрибәсе бар” дип язу хокукы алырга тиеш”.

Бюджет үтәлеше нинди - яшәү шундый

04 мая

Кичә Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында агымдагы елның беренче кварталында республика бюджеты үтәлеше, аны тулыландыру мәсьәләләре каралды. Утырышны Премьер-министр Азамат Илембәтов алып барды. Башкортстан Республикасы Финанс министрлыгы мәгълүматларыннан күренүенчә, 2012 елның өч аенда консолидацияләнгән бюджетка (республика, муниципалитетлар һәм урыннардагы бюджетлар барысы бергә) 33 994,2 миллион сум кергән. Бу күрсәткеч, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 6,8 процентка күбрәк. Салым һәм башка түләүләр 25847 миллион сум тәшкил иткән. Әлеге сан былтыргы шушы чор күрсәткеченнән 3,3 процентка (818,8 млн.) артык. Җиде миллиардтан артык сумма федераль бюджеттан алынган. Казна кеременең төп өлеше предприятиеләр табышыннан алына торган салымга (30,7 %) туры килә. Шулай ук физик берәмлекләр кеременнән алынучы салым күләме дә 16,5 процентка арткан (гомум күләмдә 30,6 %). Акцизлар 3092,4 миллион сум җыелган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»