Икътисад

Инвестиция проектлары тикшерелде

07 июля

6 июльдә Башкортстан Хөкүмәтенең өстенлекле инвестиция проектларына ярдәм итүне карау буенча комиссиясенең утырышы булды. Аны Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов алып барды.

Күмертауда кече авиация кластеры төзеләчәк

04 июля

Шәһәрдә моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Министр Евгений Маврин җитәкчелегендә Икътисади үсеш министрлыгы вәкилләре шәһәр хакимияте һәм предприятиеләр җитәкчеләре белән берлектә әлеге кластер кысаларында шәһәрне киләчәктә үстерү мәсьәләләрен тикшерде. Сөйләшүгә эксперт сыйфатында “2Т” (Мәскәү) компанияләр төркеме генеральный директоры Игор Табачук чакырылган иде. Бу холдинг белән күп еллар буе авиация техникасы һәм технологияләре өлкәсендә тикшеренүләр алып барыла. Җыелучылар беренче чиратта булачак кластерның җитештерү куәте белән таныштылар. “Ротор” конструкторлык бюросы ике урынлы вертолетны очырып күрсәтте.

Безгә икътисади кризис яныймы?

03 июля

Санкт-Петербургта үткән Халыкара икътисади форум Русия төбәкләренә үзләренең үсеш юнәлешен дәүләт һәм дөнья икътисады кысаларында алып бару, яңа юнәлешләр билгеләү, яңа бурычлар кую мөмкинлеге бирде. Форумның төп темасы — “Нәтиҗәле лидерлык” — дөнья илләре хөкүмәтләре башлыклары өчен дә, Русия төбәкләре җитәкчеләре өчен дә көнүзәк. Мәсьәләне болай кую икътисади сәясәтнең нәтиҗәлелеге яисә нәтиҗәсезлеге күрсәткече булып тора. Башкортстан өчен төп таләп — халык тормышының сыйфаты. Бу уңайдан бездә эзмә-эзлекле эш алып барылуын билгеләргә кирәк. Җитди бурычлар гамәлгә ашырылса да, республикабыз әлегә төп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча лидерлыктан ерак тора. Халык саны буенча 7нче урын биләсәк тә, югары уку йортлары студентлары саны буенча 44нче, җан башына туры килүче торак мәйданы буенча 62нче урыннардабыз. Бу республиканың үсеш мөмкинлекләре тулы күләмдә файдаланылмавын күрсәтә.

Президент Һиндстан илчесе белән очрашты

30 июня

28 июньдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Һиндстанның Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Аджай Малхотра белән очрашты. Очрашу барышында Башкортстан һәм Һиндстан арасындагы үзара икътисади һәм мәдәни бәйләнешләрне үстерү юллары тикшерелде. Рөстәм Хәмитов Һиндстан илчесенең Башкортстанда соңгы тапкыр алты ел элек булганлыгын искә төшерде.

Ни өчен эшкуарны базарга кертмиләр?

27 июня

“Бердәм Русия” партиясе аларның эшкуарлары мәнфәгатен яклаячак

“Бердәм Русия” төбәк бүлекчәсе Сәяси советы каршындагы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү һәм аны үстерү советы яңа лидер сайлады. Ул — “Трансинтер” компаниясе президенты, элекке Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыймалетдинов. Совет составына Икътисади үсеш министрлыгы, Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты, Башкортстан Сәүдә ассоциациясе, Эшкуарлык оешмалары ассоциациясе, сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчеләре, Эшкуарлар хокуклары буенча вәкил, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе, “Яшь гвардия”, иҗтимагый оешмалар һәм республикадагы эшкуарлар берлекләре вәкилләре керде.

Куба, Корея, Франция... инвестиция

26 июня

Санкт-Петербург халыкара икътисади форумы кысаларындагы очрашуларда Башкортстанның тышкы эшчәнлегендә бик күп яңа юнәлешләр һәм проектлар билгеләнде

Бәйрәмнән соңгы тәүге атна Башкортстан делегациясенең Беларусь Республикасына эшлекле сәфәре белән билгеләнсә, узган җиде көндәге иҗтимагый-сәяси вакыйгалар шуның логик дәвамы булды дияргә дә мөмкин. 20-21 июньдә Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Санкт-Петербург халыкара икътисади форумында катнашу максатында төньяк башкалада булды һәм биредә дистәгә якын эшлекле очрашу үткәрде. Аларның эчтәлегенә килгәндә, биредә дә Башкортстан һәм чит илләр, Русия төбәкләре белән бәйләнешләр урнаштыру, аларны яңа үсеш баскычына чыгару, республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре сөйләшүләрдә үзәк урынны алып торды. Бу җәһәттән Санкт-Петербургтагы сөйләшүләр берничә тармак үсеше мәсьәләләрен үз эченә алды.

Икътисади форум: финанс һәм югары технологияләр

23 июня

21 июньдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге рәсми делегация Петербургта Халыкара икътисади форумда катнашты. Санкт-Петербургта төбәк башлыгы Куба Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хуан Вальдес Фигероа белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашуда икътисад өлкәсендә элемтәләрне ныгыту мөмкинлеге тикшерелде. Хуан Вальдес Фигероа Рөстәм Хәмитовны Куба Республикасының Эчке сәүдә, Чит ил инвестицияләре һәм хезмәттәшлек министрлыклары, Сәүдә палатасы ярдәмендә 4-10 ноябрьдә Гаванада үтәчәк халыкара FIНАV-2012 ярминкәсендә катнашырга чакырды. Ел саен оештырылучы бу конференция, Сантьяго (Чили) һәм Богота (Колумбия) ярминкәләрен дә кертеп, Латин Америкасындагы уңышлы күргәзмәләр исәбенә керә.

Санкт-Петербургта нәтиҗәле очрашулар

22 июня

20 июньдә Санкт-Петербургта Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русия Федерациясенең элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров белән очрашты. Телекоммуникацияләрне үстерү, электрон хезмәтләр күрсәтү, шулай ук “Курай” югары технологияләр технопаркы булдыру мәсьәләләре тикшерелде. Республика башлыгы аны оештыру өчен бина бүленүен, инвесторлар табылуын әйтте. Очрашуда шулай ук Башкортстан Президенты Хакимияте җитәкчесе Владимир Балабанов, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Борис Мелкоедов катнашты. Санкт-Петербургта Рөстәм Хәмитов шулай ук Еurоmоnеу компаниясенең идарәче директоры Нил Осборн һәм оешманың Русия һәм БДБ илләре буенча генеральный вәкиле Александр Король белән очрашты. Очрашуда шулай ук Владимир Балабанов һәм республиканың икътисади үсеш министры Евгений Маврин катнашты. Хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре тикшерелде. Еurоmоnеу нәшрият төркеме Европада дөньядагы финанс эшчәнлеген яктыртучы иң эре компанияләрнең берсе. Моннан тыш, оешманың Еurоmоnеу Соnfеrеnсеs подразделениесе финанс-икътисад темаларына багышланган халыкара конференцияләр һәм форумнар үткәрүдә махсуслаша. Еurоmоnеу Соnfеrеnсеs Көнбатыш һәм Көнчыгыш Европада, Якын Көнчыгышта һәм Көньяк Америкадагы дәүләтләр хөкүмәтләре белән эшли. Ел саен дөньяның 60 илендә 50гә якын конференция һәм форум үткәрә, аларда 18 меңнән артык делегат катнаша.

“Инвестор килгәч, яңа сулыш алдык”

14 июня

“Илеш-Агро” җәмгыятенең “Правда” производство участогы уңганнарының максаты зур

Моннан дүрт ел элек Илеш районындагы производство күрсәткечләре түбәнрәк булган алты хуҗалык “Селена” компанияләр төркеменә караучы “Селена-Агро” компаниясе кулына тапшырылгач, биредә эш күзгә күренеп көйләнеп китте. Инвесторлар эшне аңсыз рәвештә чыгымнар ясаудан түгел, ә булган матди-техник базаны нәтиҗәле кулланып, шуннан зур табыш алудан, хезмәт коллективларында тәртип булдырудан, эшләгән кешегә вакытында хезмәт хакы түләүдән, басучылык һәм терлекчелек тармакларында яңа технологияләр кертүдән, югары җитештерүчәнле заманча техника сатып алудан башладылар. Боларны гамәлгә ашыру максатында дүрт ел эчендә район икътисадына 800 миллион сумлык инвестицияләр салынды. Беренче карашка, авыл җире өчен бу шактый түгәрәк сумма кебек. Әмма бүген авыл хуҗалыгын модернизацияләми торып, алга китеп булмаячагы, көн кебек ачык.

Малтабарга ярдәм кирәк

25 мая

Кичә Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Малтабарлыкка ярдәм итү буенча республика советының утырышы булды. Ул кече бизнеска комачаулаучы административ киртәләрне бетерү проблемаларына багышланды. Сөйләшүне ачып, Хөкүмәт башлыгы, Совет рәисе Азамат Илембәтов кече бизнес алдында торган каршылыкларны бетерүнең актуальлеген билгеләде, икътисадның бу тармагын үстерүдә дәүләтнең ролен ассызыклады. Моңача яшәп килгән административ киртәләр үзенчәлеге мәсьәләләре республика Президенты каршындагы Дәүләт средстволарын нәтиҗәле файдалануга контрольлек итүче совет утырышында күтәрелгән иде. Әлеге утырышта шушы тикшерү йомгаклары белән Петр Бобылев таныштырды. Аның чыгышында, җитешсезлекләр белән бергә, анык тәкъдимнәр дә яңгырады. Азамат Фәттах улы шул тәкъдимнәрне тормышка ашыру буенча тиешле органнарга чара күрүне йөкләтте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»