Икътисад

Без күптән ВТОда инде

18 июля

Башкортстанда Бөтендөнья сәүдә оешмасы белән лаеклы хезмәттәшлек итәрлек предприятиеләр бар

Русия ВТОның тулы хокуклы әгъзасы булырга әзерләнә. Бу хакта сөйләшүләр 1995 елда ук башланган иде, әмма 2000 елдан соң гына алар анык төс алды. Ниһаять, 2011 елның 16 декабрендә Русиянең ВТОга кушылуы турында протоколга кул куелды. Шушы вакыттан соң 220 көн дәвамында Русиягә әлеге протоколны ратификацияләү белән бергә, илгә товарлар һәм хезмәтләр кертү тәртибен билгеләүче документларны раслау да төп шарт итеп куела. Русияне ВТОның рәсми вәкиле дип игълан итү исә агымдагы елның сентябрендә көтелә. Шуңа да карамастан, ил икътисады өчен гаять мөһим мәсьәләнең язмышы, нигездә, хәл ителсә дә, ВТОга бәйле бәхәсләр кыза гына. Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүгә каршылар бу җәһәттән югалтуларны исәпли. 2013 елда, мәсәлән, Русия бюджетына керемнәр 310 миллиард долларга кимиячәк, дип искәртә алар. ВТО яклылар Евросоюз базары гына да ил җитештерүчеләре өчен моңа кадәр күрелмәгән уңайлы мөмкинлекләр ача, моңардан Русия икътисады отачак кына, дип исәпли.

Таяну ноктасы

18 июля

яки үсеш өчен инвестицияләрнең әһәмияте хакында

Соңгы чорда гына республиканың социаль-икътисади үсешен тәэмин итү өчен инвестиция проектларының әһәмиятен ассызыклаган берничә киңәшмә үтте. Хөкүмәт комиссиясенең әлеге киңәшмәләрендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов катнашты һәм чыгыш ясады. Инвестицияләр җәлеп итүгә килгәндә, хәзер Башкортстанда бу уңайдан климат сизелерлек яхшырды. Май аенда Уфада үткән “Кече һәм уртача бизнес өлкәсендә сәнәгать округларында хезмәттәшлекне үстерү буенча Русия-Италия эшче төркеменең ХХ утырышы”нда да бу хакта әйтелде. Бу уңайдан, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов болай дигән иде: “Республикада инвесторларны урындагы, Русиянеке яки чит илнеке дип бүлү юк. Мин, Башкортстан Президенты буларак, теләсә кайсы намуслы инвесторга һәм малтабарга гадел һәм уңайлы шартлар вәгъдә итәм. Монда иң төп таләп — проект төбәкне социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешләренә туры килергә тиеш”.

Инновацияләр яңача өйрәнелә

18 июля

Нуриман районында беренче җәйге Бөтенрусия ачык инновацияләр мәктәбе үтә. Чарада файдаланылучы социаль укыту форматы үтәкүренмәлелек һәм нәтиҗәле эш принципларына нигезләнә. Һәрбер катнашучы инновацияләр мәктәбен гамәли мәсьәләләрне чишү өчен файдалана. Мәсәлән, Русия Икътисади үсеш министрлыгының стратегик идарә бүлеге начальнигы Владислав Тарасенко, предприятиеләргә кластерны үстерү проектлары һәм программалары төбәк инновация системалары өчен заказлар бирүе белән кызыклы һәм нәтиҗәле дип исәпли.

Килешүгә кул куелды

14 июля

Екатеринбургта Урал Халыкара күргәзмәсе һәм “Иннопром” сәнәгать һәм инновацияләр форумы кысаларында Башкортстан Хөкүмәте һәм Яңа технологияләрне эшләү һәм коммерцияләштерү үзәге үсеше фонды (Сколково фонды) арасында хезмәттәшлек турындагы килешү төзелде. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Азамат Илембәтов һәм “Сколково” фондының вице-президенты Станислав Наумов килешүгә кул куйдылар.

Эшлекле очрашу үтте

14 июля

Республика йортында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русиядәге Европа бизнесы ассоциациясе генеральный директоры Франк Шауф белән эшлекле очрашу үткәрде. Төбәк башлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, очрашу барышында Башкортстанга инвестицияләр һәм Европаның эре компанияләре — Ассоциация әгъзаларын җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде.

Максат - 2,3 миллион тонна!

13 июля

Республика Президенты уракта һәр көнне 4-5 процентлы үсешкә ирешү бурычы куйды

12 июльдә Благовар районында урып-җыю, туфрак эшкәртү һәм орлык әзерләү мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе үтте. “Ростсельмаш” комбайн заводы белән берлектә үткәрелгән “Басу көне”ндә шулай ук Башкортстан агросәнәгатьчеләре алдында торган бурычлар тикшерелде. “Басу көне”нә багышланган чараларда Президент Рөстәм Хәмитов катнашты. Игенчелек аграр тармакта мөһим юнәлеш алып тора. Быел бөртеклеләр 1 миллион 700 мең гектар чамасы мәйданны тәшкил итә. Урып-җыю эшләрендә барлыгы 3600 комбайн катнаша һәм шуның 960ы — республика МТСлары техникасы. “Благовар кошчылык заводы” токымчылык предприятиесенә караган басуда үткән семинар-киңәшмәдә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Эрнст Исаев үзенең чыгышын шундый саннар белән башлады. — Бүген аграр тармакта эшнең нәтиҗәле һәм тиз оештырылуы, беренче чиратта, заманча техникага бәйле. “Ростсельмаш” заводының да традицион “Басу көне”ндә катнашуы очраклы түгел. Хезмәттәшлек ике дистә елдан артык дәвам итә. Башкортстанда техника паркының 90 проценты “Ростсельмаш” заводыныкы. Соңгы биш ел эчендә генә безнең аграрийлар биредән 600дән артык урак һәм мал азыгы комбайннары сатып алды. Алар бездә үзләрен бары тик ышанычлы яктан гына күрсәтте, — диде Эрнст Исаев семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Инвестицион проектлар тикшерелде

13 июля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Республиканың өстенлекле инвестицион проектларына булышлык итү һәм аларны тикшерү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы үткәрде. Төбәк башлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, дүрт инвестицион проект тикшерелде, аларның өчесе инженерлык челтәрләрен төзүгә һәм торак төзү өчен мәйданнар әзерләүгә кагылды. Бу проектлар Кузнецов затоны микрорайонында, Уфа районының Булгаково авылында, Дим районының Яңа-Александровка поселогында инженерлык инфраструктурасы төзелешенә караячак. Комиссия шулай ук Белорет районындагы металлургия комплексы төзелеше проектын тикшерде.

Җир хосусыйлаштырылды

13 июля

Ләкин халыкны туйдырырлык көчебез юк

Мәгълүм булуынча, июнь аенда Русиядә хосусыйлаштыру сәясәтенә старт бирелүгә 20 ел тулды. Аның нинди шартларда үткәрелүе һәм нинди нәтиҗәләргә китерүе хакында узган язмабызда бәян иткән идек. Билгеле ки, хосусыйлаштыру авыл хуҗалыгы тармагын да читләтеп үтмәде. Куәтле завод-фабрика, нефть һәм газ сәнәгатеннән соң илнең зур байлыгына — җир язмышына либерал демократларның битараф кала алмаячагы болай да мәгълүм иде. 1991 елның декабрендә Президент Борис Ельцин “РСФСРда җир реформасын гамәлгә ашыру буенча ашыгыч чаралар турында” Указга кул куйды. Тарихи указдан соң берничә көн үтүгә Хөкүмәтнең “Колхозлар һәм совхозларны үзгәртеп оештыру турында”гы карары барлыкка килде. 1992 елның сентябрендә Русия Хөкүмәте “Колхозлар һәм совхозларны үзгәртеп оештыру һәм дәүләт карамагындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен хосусыйлаштыру турында положение” кабул итте. Соңыннан, еллар үтү белән без бу закон актларының күмәк хуҗалыкларның элеккегә хуҗалык итү алымын бетерү һәм авылдагы җирләрне хосусыйлаштыру өчен кабул ителгәнлеген аңладык.

Химия - икътисад нигезе

11 июля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Башкортстан нефть химиясе һәм эшкәртү институты” дәүләт унитар предприятиесендә булды. Биредә ул галимнәр, инженер-техник хезмәткәрләр белән очрашты, эш процессы белән танышты. — Власть — җитештерү — фән төшенчәләре бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булганда гына уңышка ирешергә мөмкин, — диде Рөстәм Зәки улы институт активы белән очрашуда. Әлеге институт фәнни-гамәли учреждение генә түгел. Ул — куәтле җитештерү предприятиесе дә. Ил күләмендә аның төрдәш институтлары, гомумән, таркалу хәленә җиткәндә дә, Башкортстан институты аякта басып калды. Ул гына да түгел, заман белән бергә атлап институт нефть химиясе тармагында ил күләмендә иң үсешкән учреждение булып танылды. Моңа, әлбәттә, прогрессив галим, тынгысыз шәхес, институт директоры Эльшад Гомәров җитәкчелегендә эшләгән 500 белгеч, шул истәптән 57 фән докторының фидакарь хезмәте белән ирешелде. Әлеге вакытта институт эшкәртү сәнәгате өчен җиһазлар үрнәкләрен ясый, аларны заказчыларга урнаштыра, төзелеш эшләрен башкара. Менә шушы җиһаз-үрнәкләрнең күбесе илдә генә түгел, ә дөнья күләмендә иң яхшысы булып танылды. Эш шунда, Башкортстан территориясендә чыгарылган нефть составында күкерт күп.

“Инвестиция”, “инновация” сүзләре генә җитештерүчәнлекне арттырамы?

11 июля

Тарифлар, бәяләр һәм фаразлар

Билгеле булуынча, 1 июльдән коммуналь хезмәтләр, электр һәм газ бәясе күтәрелде. Хаклар якынча 10-15 процентка үсте. Башка елларда бу бәяләр ел башыннан ук өстәлә иде. Быел исә, инфляцияне “авызлыклауны” сәбәп итеп, тарифларны икенче яртыеллык башыннан гына үстерделәр. Белгечләр мондый “соңга калуны”, тәү чиратта, март аендагы сайлаулар белән бәйли. Чөнки ел башыннан ук хаклар арттырып халыкта ризасызлык тудыру власть файдасына түгел.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»