Икътисад

Энергетикларда кунакта

24 августа

Күптән түгел “Башкирэнерго” компаниясе журналистлар һәм Live journal.com блоггерлары өчен матбугат туры уздырды. 24 кеше Башкортстан төбәк диспетчерлык идарәсендә, 2нче ТЭЦта һәм Павловка ГЭСында булып, республиканың энергетика системасы белән танышты.

Фондтан өстәмә акча бүленәчәк

24 августа

Русия Хөкүмәте Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык фондының гамәлдә булу вакытын 2016 елга кадәр озайту мәсьәләсен тикшерә. Төбәк бюджетыннан финанслауны да исәпкә алып, шушы өч ел дәвамында Башкортстанның ел саен 3 миллиард сум акча алачагы күз уңында тотыла. Экспертлар фикеренчә, бу республикадагы шушы елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган торак фондын тулысынча бетерү мөмкинлеге бирәчәк.

Урып-җыю төгәлләнә

14 августа

Республика аграрийлары урып-җыюны 25 августка тәмамларга ниятли. Быел урак экстремаль шартларда бара, барлык районнарда да диярлек корылык булды. 46 районда һәм өч шәһәр округында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. 13 августка 447 мең гектарда авыл хуҗалыгы культуралары һәлак булган, шуның 339 мең гектарына — бөртекле, 85 мең гектарына — мал азыгы, 23 мең гектарына техник культуралар чәчелгән булган. Зыян күләме — якынча 2,5 миллиард сум.

Банк эшчәнлегенең төп күрсәткечләре

03 августа

Башкортстанда 1 июльгә 90 кредит оешмасы эшли, шуларның 11е — республиканыкы. Елның беренче яртысында банк хезмәтләре базарына 4 яңа кредит оешмасы керде һәм 2се аннан китте. Ел башыннан банк подразделениеләре 49 берәмлеккә артты, 1434кә җитте. Банк подразделениеләре саны буенча республика Идел буе федераль округында — икенче, Русия Федерациясендә бишенче урыннарны били. Республикада яшәүчеләр һәм предприятиеләр өчен банк хезмәтләренең кулайлыгын нигездә банк хезмәте күрсәтүнең яңача ысулларын кертү юлы белән арытаба күтәрү планлаштырыла.

Керемнәрне арттырырга кирәк

02 августа

Республика Хөкүмәте Президиумы утырышы агымдагы елның беренче яртыеллыгы бюджеты үтәлеше мәсьәләсенә багышланды. Чараны Президент Рөстәм Хәмитов алып барды. — Бүген бик җитди сөйләшү булачак, - диде ул. — Гражданнарга социаль ярдәм системасын гамәлгә ашыру өчен безгә икътисади тотрыклылыкны тәэмин итәргә кирәк. Бу мөмкинлекне бюджетның көйле үтәлеше, предприятиеләрнең табышлы эше, салымнарның вакытында һәм тулы күләмдә җыелуы бирә ала. Дәүләт предприятиеләренең нәтиҗәле эшенә оптимальләштерү нәтиҗәсендә ирешә алабыз.

Ростов өлкәсе белән хезмәттәшлек ныгый

28 июля

Башкортстан Хөкүмәте һәм Ростов өлкәсе сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль, мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзеде. 26 июльдә Дондагы Ростовта документка Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев кул куйды. Башкортстан Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, яклар киләчәккә чаралар программасын гамәлгә ашыру юллары турында сүз алып барды.

Кытайлылар тәгаен эш тәкъдим итә

27 июля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Трайангл” холдингы президенты һәм Идарә рәисе Дин Юйхуа җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасының эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты. Төбәк башлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, очрашуда Башкортстанда шиналар җитештерү буенча завод төзү мөмкинлеге тикшерелде. Бу компания вәкилләренең республикага икенче сәфәре. Аның нәтиҗәләре буенча төбәктә заводны урнаштыру мөмкинлекләренә бәйле карар кабул ителәчәк. Мондый карар кабул ителсә, беренче этапта проектка салынган инвестиция күләме 250 миллион евро тәшкил итәчәк, куәте — елына 4 миллионнан артык шина. Төзелеш өчен Стәрлетамак шәһәре янындагы ике мәйдан карала. Аларны җентекле тикшерү максатында делегация сәфәр программасына бу инвестицион мәйданнарга баруны планлаштырган.

Австрия белән хезмәттәшлек киңәя

27 июля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Австрия Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Маргот Клестиль-Леффлер белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук илчелекнең сәүдә киңәшчесе Дитмар Фелльнер һәм илчелекнең икенче секретаре Флориан Гродер да катнаштылар.

Эшлекле климатны яхшыртырга

25 июля

23 июльдә Республика йортында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русия Президенты каршындагы малтабарлар хокукларын яклау вәкиле Борис Титов белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу барышында кече һәм уртача бизнес үсеше, эшлекле климатны яхшырту һәм хезмәттәшлекне көйләү мәсьәләләре каралды.

Кечеләрне кыерсытмыйк!

25 июля

Малтабарлык субъектларының эшчәнлек төрләре

Республика йортында малтабарлык үсешенә комачаулаучы проблемаларны хәл итүгә, атап әйткәндә коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыруга багышланган киңәшмә үтте. Аны РФ Президенты каршындагы малтабарлар хокукларын яклау буенча вәкил Борис Титов үткәрде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»