Икътисад

“Полигон” куәтен арттыра

13 сентября

11 сентябрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Полигон” фәнни-җитештерү предприятиесендә булып, мәгълүмати челтәр төзүдә һәм телефониядә кулланылучы радиоэлектрон җиһазлар һәм микроэлектрон компонентлар җитештерү технологиясе белән танышты. Бу турыда Президентның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Проблемалар буа буарлык

12 сентября

Бүген Уфада Башкортстан малтабарлары ассоциациясенең киңәшмәсе үтә. Анда республикада кече һәм урта бизнесны үстерү, малтабарлар хокукларын яклау буенча көнүзәк мәсьәләләр тикшереләчәк.

Инвестицион эшчәнлек “кампанейщина” түгел

11 сентября

Икътисади яктан акланмаган җиңел-җилпе проектларга биредә урын юк

Башкортстан җитәкчелегенә килгәч тә төбәктә инвестицион эшчәнлекне активлаштыру буенча Президент Рөстәм Хәмитов җәелдергән дәүләт сәясәте үзенең мәртәбәле җимешләрен бирә башлады дияргә тулы нигез бар. Агымдагы елның беренче яртысында төп капиталга 80 миллиард сум күләмендә инвестицияләр салынган. Бу күрсәткеч узган елның шул чорына карата 22,5 процентка күбрәк. Чагыштыру өчен, Русия буенча шушы чордагы үсеш нибары 11 процент тәшкил итә. Гомумән, былтыр төбәк икътисадына 185 миллиард сум инвестицияләр салынган булса, быел бу күрсәткеч 230 миллиард сумга җитәр дип көтелә. Бу хакта өстенлекле инвестиция проектларын тикшерү һәм ярдәм күрсәтү буенча Хөкүмәт комиссиясенең узган атнада үткән чираттагы утырышында Президент Рөстәм Хәмитов җиткерде.

Ниятләрне “Газпромбанк” тормышка ашырыр кебек

08 сентября

6 сентябрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Мәскәүдә “Газпромбанк” җәмгыятенең идарә рәисе урынбасары Фамил Садыйгов белән очрашты.

Кубаны да яуларбыз әле

08 сентября

Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Юрий Пустовгаров республиканың Казанда үткән нефть-газ күргәзмәсендә катнашуына йомгак ясады.

Игътибар үзәгендә - инвестиция проектлары

06 сентября

Кичә Уфада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов катнашлыгында өстенлекле инвестиция проектларын тикшерү һәм ярдәм күрсәтү буенча Хөкүмәт комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Андагы чыгышында республика җитәкчесе инвестицион эшчәнлекнең активлашуын, төбәк икътисадына инвестицияләр күләменең арта баруын сызык өстенә алды.

Оҗмах эчемлеген кемнәр әзерли?

05 сентября

“Эко-Агро” җәмгыятендә җәйге муллык чорында кымыз җитештереп сатудан аена 500 мең сумга кадәр табыш алганнар

“Кымыз оҗмахтагы елгада агып яткан тәмле эчемлеккә охшаган. Бу шифалы эчемлек күңелне күтәрә һәм авыру тәнне савыктыра”, дип язып калдырган XVI гасырда ук Ибн Рузбихин дигән бер гыйлем иясе.

Башкортстан аша Кытайга

01 сентября

Республика йортында үткән киңәшмәдә халыкара проектны тормышка ашыру һәм башкаланың транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре тикшерелде Башкортстанда юл һәм транспорт инфраструктурасы өлкәсендә инвестиция проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча бу киңәшмә эшендә Президент Рөстәм Хәмитов, “Русия автомобиль юллары” дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Сергей Кельбах, тармак мәсьәләләре өчен җаваплы министрлык һәм ведомстволар, Уфа шәһәре җитәкчелеге катнашты.

Балалар акча саный беләме?

31 августа

Башкортстан Милли банкы һәм республиканың банклар берләшмәсе “Уку йортларында финанс гыйлеме көне” Бөтенрусия акциясенә кушылды. 7 сентябрьдә Уфаның 14 мәктәбендә 10-11нче сыйныфлар укучылары, шулай ук Башкортстан дәүләт университетында беренче курс студентлары өчен банк хезмәткәрләре шәхси финансларны планлаштыру һәм банк хезмәтләреннән файдалану турында лекцияләр укыячак. Аларда шәхси бюджет формалаштыру, финанс мөмкинлекләре модельләре, банкка акча салу һәм кредитлар, банк карталары, банк хезмәтеннән ерактан торып файдалану мәсьәләләре тикшереләчәк.

Салым җыюда да камиллек кирәк

25 августа

Салым — берләштерелгән казнаны тулыландыручы төп чыганакларның берсе. Ул бюджетны тулыландыручы акчаның 70-80 процентын тәшкил итә. Агымдагы гыйнвар-июнь айларында республика салым базасын туплауга зур игътибар бирелгән. Нәтиҗәдә, республика казнасы 99 миллиард сумлык үз керемнәре белән тулыланган. Бу сумманың 42,5 проценты федераль бюджетка, 34,9 проценты — республиканыкына, 9,2 проценты урындагы бюджетларга күчерелгән. Бу хакта Русия федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе Марат Вахитов хәбәр итте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»