Икътисад

Юл арзанлы, ләкин сыйфатлы булырга тиеш

19 октября

Республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Рәүф Ногманов Борай районына эш сәфәре вакытында юллар торышы, аларны заманча яңа технологияләр кулланып төзү белән танышты. 2011 елда Яңа Тазлар һәм Кәшкәләү авыллары арасын­дагы юлның биш чакрымын Европа технологияләре нигезендә төзегәннәр иде. Мондый ысулны Русиядә берничә урында кулланганнар, Башкортстанда ул беренче булып — Борайда сыналды. Аның төп максаты — чагыштырмача арзан хакка сыйфатлы юл төзү. Бер елда юл үзен уңай яктан күрсәтте һәм авыллар арасындагы бик авыр йөк машиналары күпләп йөрмәгән юллар төзелешендә мондый технологияләр куллану отышлы дигән фикер ныгыды. Бу юлның тагын 8 чакрымы язлы-көзле үтәрлек хәлдә булмый, район җитәкчелеге шушы технология белән калган өлешен дә эшләп бетерү мөмкинлеге эзли. Борай — Балтач юлының 13 чакрымы үтәрлек хәлдә түгел иде. Бу юл республиканың төньяк районнарын үзәк белән, Пермь һәм Уфа шәһәрләрен дә тоташтыручы магистраль. Ул тәүлек әйләнәсенә бик киеренке хәлдә, бигрәк тә зур йөк машиналары күп йөри. Элекке юллар андый авырлыкларга исәпләнмәгән. Быел монда зур күләмле эш башкарылды. Республика бюджетыннан бүленгән 210 миллион сумга юл яңартылды. Искесе сүтеп алып читкә ташылды һәм юл яңа технологияләргә нигезләнеп, яңа техника кулланып төзелде. Мәсәлән, юлның балчык өслегенә техпол — юка синтетик киез җәелде, бу балчык һәм комташның бутал­мавы өчен кирәк. Комташ, вак таш катламы да юка түгел — 20-22 сантиметр. Асфальт-бетон түшәүдә һәм тыгызлауда да яңа техника кулланылды. Бу күләмле эшне Борай, Бөре, Дүртөйле юл төзү һәм ремонтлау идарәләре һәм “Танып” җәмгыяте башкарды. Шушы арада автотранспорт хәрәкәте тулысынча туктатылып, эш тәүлек әйләнәсенә оештырылды һәм төзүчеләр үзләренә йөкләнгән бурычны вакытында үтәде. Бу җәһәттән “Башкиравтодор” җәмгыя­тенең генеральный директоры Илдар Мусин Борай һәм Балтач районнары халкына җәй буена булган кыенлыкларны зур түземлелек белән үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Сатар идек, алучы юк

19 октября

Республика Хөкүмәте алдында торган төп бурычларның берсе — бюджетның керем өлешен ныгыту. Шул исәптән салым салу базасын киңәйтү, республика милкенә идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү. Бүген хәл шундый — без һәр тиенне исәпләргә, ә иң мөһиме — акча эшләргә өйрәнергә тиеш.

Инвесторга ишек ачык

17 октября

Узган атнада Рөстәм Хәмитов республикада Инвестиция климатын яхшырту буенча иҗтимагый совет утырышын үткәрде.

Һәр властьның үз бюджеты булырга тиеш

17 октября

Югары Бишенде авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ринат Миңнуллинны байтактан беләм. Халык белән эшләүдә ярыйсы ук тәҗрибә туплаган кеше ул. Кайбер җитәкчеләр кебек җылы кабинетта утырырга гадәтләнмәгән. Һәр эш көнендә халык белән очрашып, көнүзәк мәсьәләләргә ныграк үтеп керергә, шул хакта кешеләрнең фикерен ишетергә тырыша.

Яшәү минимумы яки җан асрау

10 октября

Узган гасырның туксанынчы еллары башында, Гайдарның “шок терапиясе” чорында, күпчелек халык ачтан интекмәсен өчен, “куллану кәрзине” дип аталган төшенчә барлыкка килде. Гражданнарның көнкүрештәге төп ихтыяҗларыннан чыгып (туклану, коммуналь хезмәтләргә түләү, дарулар сатып алу һ. б.), ай буена күпме акча кирәклеген исәпләп чыгарганнар иде. Ягъни очны-очка ялгап җан асрау өчен билгеле бер сумма (яшәү минимумы) алынды. Шуннан чыгып пенсиянең, социаль түләүләрнең, минималь хезмәт хакының күләме билгеләнә. Яшәү минимумын үстерсәләр, социаль түләүләр дә арта. Әмма хәзерге шартларда бу минимум бик түбән бәяләнә дип нәтиҗә ясый алабыз.

Акча аяк астында

05 октября

“Бер яхшылыкның бер яманы була” дигәндәй, барлык кешелек дөньясы кичергән техник прогрессның кире яклары да озак көттермәде. Табигатебезгә сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларыннан агулану куркынычы яный. Русиядә елына 27 миллион тонна көнкүреш калдыклары җыелса, аның 3 миллион тоннага якыны Башкортстан өлешенә туры килә. Республикада көнкүреш калдыкларының күләме ел саен уртача 10 процентка арта бара. Үсешкән илләрдә һәм Русиянең кайбер төбәкләрендә чүптән арыну буенча төрле нәтиҗәле адымнар ясала. Ә бездә әле чүпләүдән һәм чүпнең күпмедер өлешен җыеп табигать кочагына илтеп түгүдән ары кителмәгән. Шушы көннәрдә Республика йортында үткән киңәшмәдә дә сүз каты көнкүреш калдыкларын җыеп эшкәртү проблемалары һәм аларны хәл итү юлларын билгеләү турында барды.

Крестьян янә... өч юл чатында

04 октября

Дөньяда азык-төлеккә ихтыяҗ елдан-ел арта. Бөтендөнья сәүдә базарында җитештерүчеләр үз продукциясен сату өчен генә түгел, хәзер инде дәүләтләр арасында гадел бүлешү өчен дә көрәшә. Глобаль сәүдә челтәре Русияне дә үзенә алды. Бәхеткә, әлегә русиялеләр азыкка кытлык булу ихтималлыгын фаразлый гына. Моңа кадәр чит илләр “ярдәм итеп” килде. Русия Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кушылганнан соң, икътисадчы белгечләр авыл хуҗалыгы чималы импортының елына бүгенге бәяләрдә — 9-11 миллион долларга, ә куллануга әзер азык продукциясен кертү 180-190 миллион долларга үсәчәге көтелә, дип билгели. Илебез чит ил ризыкларына гына бәйле булып калмасмы, дигән сорау туа. Моңа юл куймас өчен аграр секторда урта малтабарлыкны үстерүгә игътибарны көчәйтергә уйлыйлар. Чөнки, ВТОга кабул ителү шартына ярашлы, якын елларда Русия Хөкүмәте аграр хуҗалыкларга хәзерге күләмдә ярдәм күрсәтә алмаячак. Урта малтабарлыкны, авылда урта сыйныфны үстерү өчен алшартлар бармы? Бергәләп шушы сорауларга җавап эзләп карыйк.

Үсеш нигезе — инновацияләрдә

04 октября

Хәбәр итүебезчә, Санкт-Петербургта үткән V халыкара инновация форумы кысаларында оештырылган “Русиянең иң яхшы инновация үзәге” конкурсында Башкортстаннан барган яшь белгеч-галимнәр “Башкортстан Республикасының күп функцияле гыйльми-инновация үзәге” проекты белән чыгыш ясап, өченче урын яулады. Кичә Республика йортында мәртәбәле конкурс җиңүчеләре белән Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов очрашты.

Инновацияле киләчәк

03 октября

Соңгы вакытта инновация һәм кластер сүзләрен еш ишетергә туры килә. Инновация — җитештерүдә, башка төр эшчәнлектә нәтиҗәлелекне арттыруга китерүче яңалык. Ул иҗади эзләнүләр, рационализаторлык аша барлыкка килә. Ә кластер — аерым территорияләрдә үзара хезмәттәшлек итүче компанияләр берлеге дигән сүз. Фәндә ул, гомумән, бергәлек төшенчәсе буларак кулланыла. Бүгенге икътисади процессларда бу төшенчәләр яңа эчтәлек алды. Алар яңача хуҗалык итүнең нигезен тәшкил итә. Башкортстанда инновацияләр һәм кластер сәясәте җәелдерелә. Мәсәлән, кластер сәясәтен тормышка ашыру берничә этапта үтәчәк дип игълан ителде. Президент Рөстәм Хәмитов үзенең чыгышларында Башкортстанда нефть химиясе, урман сәнәгате, машина төзелеше, төзелеш материаллары, туризм кластерлары төзүнең әһәмиятен һәрдаим ассызыклый.

Инвестиция һәм яшәү сыйфаты яки мөмкинлекләрне тиешенчә файдаланырга нәрсә комачаулый?

03 октября

Башкортстанда икътисади үсеш юлында бу җәһәттән Русия төбәкләре арасында күрсәткечләрне яхшырту буенча соңгы чорда матур нәтиҗәләргә ирешелде. Дөрес, әлегә ниндидер кискен сынылыш турында сүз бармый. Тотрыклы, үсешкә юнәлеш тоткан эзлекле икътисади сәясәт алып барганга күрә республиканың ил дәрәҗәсендә иң көндәшлекле ун төбәк исәбенә керүе киләчәккә зур өметләр баглау мөмкинлеге бирә. Соңгы мәгълүматлардан күренүенчә, башка республика һәм край-өлкәләр белән көндәшлекне чагыштыру рейтингында Башкортстан җиденче урынны били. Бу күрсәткеч буенча Новосибирск, Свердловск өлкәләре һәм Мәскәү лидерлар булып санала. Менә дүртенче ай рәттән Башкортстанның рейтингы үсә бара. Көндәшлек рейтингын билгеләгәндә икътисадның җитештерү тармаклары динамикасы, социаль һәм бюджет өлкәләренең нәтиҗәлелеге, инвестицияләр җәлеп итүчәнлек исәпкә алына.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»