Икътисад

Һәр ферма бәясе - 40 миллион сум

08 ноября

Башкортстан илдә беренче булып фермаларны модернизацияләүгә тотынды. Чыгымнарның бер өлешен Хөкүмәт үз өстенә алды

Республикада быел яз кабул ителгән “500 ферма” программасы Башкортстанның аграр сәясәтендә мөһим вакыйгаларның берсе булды. 2012-2016 еллар дәвамында әлеге программа кысасында 500 сөтчелек фермасы төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк. Бу эш районнарда киң колач белән дәвам итә. Соңгы мәгълүматлар буенча, шушы кыска гына вакыт эчендә 20гә якын ферма заманча корылмалар белән җиһазландырылып, яңача шартларда эшли башлады. Дүртөйле, Бакалы, Караидел, Калтасы, Стәрлетамак, Мәләвез, Илеш районнарында бу программа буенча төзекләндерелгән фермалар саны арта. “500 ферма” — республикада сөт җитештерүне күтәрүгә, эш шартларын камилләштерүгә һәм тармакта бер меңгә якын өстәмә эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Үткән елда республикада барлык категориядәге хуҗалыклар тарафыннан тулай сөт җитештерү күләме 1 миллион 680 мең тонна тәшкил итсә, 2016 елга бу күрсәткечне 2 миллион 220 мең тоннага җиткерү максаты куела. Алдагы дүрт елда маллар саны — 9 процентка, продуктлылык — 1,2 тапкырга һәм хезмәт җитештерүчәнлеге 25 процентка артырга тиеш.

Биотехнологияләр тармагы нәтиҗәле үсәме?

07 ноября

Мәгълүм булуынча, Президент Рөстәм Хәмитов Башкортстанның икътисади куәтләрен арттыруда өстенлекле бурычларның берсе итеп биотехнологияләр тармагын үстерүне билгеләде. Бу җәһәттән ул узган елның 5 маенда республика Фәннәр академиясенең гомум җыелышында чыгыш ясап: “Башкортстан өчен нефть һәм газ гына түгел, биотехнологияләр, генетика, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре дә гаять мөһим”, — дип белдерде.

Дәүләт заказы һәм экономия

07 ноября

Хәбәр ителүенчә, 31 октябрьдә Уфада “Федераль контракт системасы — конкурентлы Русиянең үсеш нигезе” дигән темага Бөтенрусия гыйльми-гамәли конференциясе булды. Аны Русия Хисап палатасы һәм Башкортстан Хөкүмәте оештырды.

Төп шарт — югары сыйфат

01 ноября

Премьер-министр урынбасары Дмитрий Шаронов “НефАЗ” ачык акционерлар җәмгыя­тендә булды.

Инновация кайда сатыла?

31 октября

“Ярминкә” сүзен ишеткәч тә күз алдына ит, бәрәңге һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе төялгән олаулар килеп баса. Заман башка – заң башка. 9-10 ноябрьдә Башкортстан Фәннәр академиясендә уйлап табучылар, инновацияле проектлар эшләүчеләр, яшь малтабарлар һәм инноваторлар өчен инновацияле бизнес-проектлар ярминкәсе оештырылачак. Чараның үзенчәлеге нидән гыйбарәт? Анда катнашучылар өчен нинди яңа мөмкинлекләр ачыла? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

Кризис тормыштамы, әллә баштамы?

31 октября

Русия Төбәк банклары ассоциациясе президенты Анатолий Аксаков, мәсәлән, кризис булырга мөмкин, ди. Кайберәүләр исә, кризисның беткәне дә юк, ул дә­вам итә, ди. Икътисади өзек­лекләр, кризислар, гому­мән, финанс базары өчен гадәти кү­ренеш ул. Анда һәр көн саен дистәләрчә мини-кризислар бу­лып кына тора. Кем әйтмешли, финанс системасында тыныч­лык була ал­мый. Ә глобаль кризис якын араларда гына күзәтелмәячәк.

Башкортстан — Япония: Бездән — чимал, сездән — машина

30 октября

28 октябрьдә Япониянең Русия Фе­дера­циясендәге илчесе Тикахито Харада җитәкчеле­гендәге делегация Башкорт­станга өч көнлек визит белән килде. 29 октябрьдә Конгресс-холлда Башкортстан Республи­касы һәм Япония ара­сында сәүдә-икътисади һәм инвестиция хезмәт­тәшлеге буенча икенче конференциянең пленар өлеше булды.

Фермерларга өмет баглап

27 октября

Кече малтабарлык үсешенә республикада зур игътибар бирелә. Соңгы исәпләүләр буенча, Башкортстанда бүген 4,5 меңнән артык крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Шуларның күпчелеге дәүләт ярдәменә таяна. Болардан тыш, соңгы елларда мондый хуҗалыклар өчен тагын дүрт программа эшли башлады.

Рейтинг уңышлы эшләүчеләрне күрсәтте

24 октября

Республиканың Икътисади үсеш министрлыгы узган ел йомгаклары буенча Башкортстандагы иң уңышлы эшләүче муниципалитетлар рейтингын төзеде. Территорияне комплекслы социаль-икътисади үстерүдә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән шәһәрләр һәм районнар республика бюджетыннан грантлар алачак. Бу максатка 200 миллион сум акча бүленгән.

Энергия хаклары ни өчен ел саен арта?

24 октября

“Башкирэнерго” җәмгыяте структур үзгәрешләр кичерә. Алдагы айдан бу компания рәсми рәвештә икенче исемнәр белән аталачак. Исемнәр дип ассызыклау шуңа, компания икегә аерыла. Энергия җитештерү (генерация) компаниясе — “БГК” дип, ә энергияне кулланучыларга илтүче электр чел­тәрләре компаниясе “БЭСК” дип аталачак.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»