Икътисад

Кытайдан үрнәк алсак, икътисад күтәрелер

15 мая

Республиканың бизнес-омбудсменын нинди мәсьәләләр борчый?

Башкортстанда эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Рафаил ГыЙбадуллин белән очрашу алдыннан гына матбугатта, тәү карашка, бер-берсе белән бәйләнмәгән ике хәбәр басылды. Беренчесе — агымдагы елда ук Кытай икътисадының АКШныкын узып китәчәге турында. Икенчесе — бер төркем депутатның Дәүләт думасы каравына Русия Хөкүмәтендә Эшкуарлар эшләре буенча дәүләт комитеты булдыру турында закон проекты тәкъдим итүе. Бизнес-омбудсмен белән әңгәмәне шушы ике яңалыктан башладык.

“Зур химия”нең мөмкинлекләре зур

14 мая

Халыкара форум Башкортстан икътисадын үстерергә ярдәм итәчәк

29-30 майда Уфада “Зур химия” IV халыкара форум үтәчәк. Русия өстендә санкция “болытлары” куерган чорда бу чараның әһәмияте дә арта. Мәгълүм булуынча, нефтьне тирәнтен эшкәртү химия тармагы өчен зур мөмкинлекләр ача. Килешергә кирәк, моңа кадәр Русия аннан бик үк нәтиҗәле файдаланмады. “Кара алтын” күпләп чит илләргә сатылды. Санкцияләр Русиянең нефть экспортына кагылган очракта, химия тармагын җанландыру мәсьәләсе үзеннән-үзе көн таләбенә әвереләчәк. Форумда ил киләчәге өчен мөһим булган стратегик мәсьәләләр уңышлы хәл ителерме?

Күп, арзан һәм сыйфатлы булсын!

08 мая

Азык-төлек бәяләренә тотрыклылыкны тәэмин итү өчен нинди чаралар күрелә?

Быел Русиядә халыкны азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләсе әһәмияте ягыннан сәяси проблемалар белән беррәттән тора. Бу хәл, әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә Бөтендөнья сәүдә оешмасы таләпләренә дә, Украинадагы сәяси вакыйгаларга да бәйле. Шул ук вакытта, Русиянең азык-төлек тәэминатында чит илләргә бәйлелеген киметүе дә игътибарга лаек. Русия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәгълүматларына караганда, хәзер илебез үзендә җитештерелгән ашлык һәм үсемлек мае белән үз халкын гына түгел, ә башка илләрдәге 50 миллион кешене тәэмин итүгә дә сәләтле. Ләкин сөт һәм бигрәк тә сыер малы ите җитештерү буенча максатлы күрсәткечләрдән шактый ерак торабыз. Әйтергә кирәк, агросәнәгать тармагындагы тотрыклы үсеш азык-төлек дефицитын икенче планга куйды. Хәзерге проблема халыкның сатып алу мөмкинлеген арттыру белән бәйле. Рәсми мәгълүматлар буенча, илебездәге гаиләләрнең 40 проценттан күбрәге гаилә кеременең 40 проценттан артыгын азык-төлек сатып алуга тотына. Аерым төбәкләрдә бу күрсәткеч шул ук тәртиптә 80 һәм 50 процентка җитә. Халыкара нормалар буенча, туклануга тотынылган акча гаилә бюджетының 50 процентыннан арткан очракта хәл “критик дәрәҗә”дә дип кабул ителә.

“Икътисади санкцияләр дәртләндерә”

07 мая

Иглин авылында урнашкан “Энергетик” заводы җитәкчесе Рамил Әхтәриев Көнбатыш янауларыннан курыкмый

Предприятие энергетика тармагы өчен мөһим булган трансформаторлар, башка җиһазлар җитештерә. Биредә җитештерелгән продукциягә ихтыяҗ зур. Башкортстан төбәкләреннән тыш, Самара, Екатеринбург, Мәскәү шәһәрләреннән дә килеп алулары шул хакта сөйли. Русиягә янаган икътисади санкцияләр “Энергетик” эшчәнлегендә ничек чагылыш таба? Заводка юл төшкәч, шул хакта да кызыксындык.

Хезмәттәшлек ике як өчен дә отышлы

07 мая

Кырым ярымутравының бер төбәген шефлыкка алу республика икътисадына файда китерәчәк

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән очрашуы барышында күпсанлы мәсьәләләр күтәрелде. Башкортстан ярдәм кулы сузачак Кырым Республикасының Белогорск районы игътибар үзәгендә булды. Диңгез ярыннан, шифаханәләрдән еракта урнашкан бу төбәкне аякка бастыру безгә күпмегә төшәчәк? Төбәк Башкортстан малтабарлары өчен нинди мөмкинлекләр ача?

Санкцияләр... үсеш белән “яный”

30 апреля

Уфада югары дәрәҗәдә оештырылган XXII халыкара “Газ. Нефть. Технологияләр” күргәзмәсе моны ачык күрсәтте

Үткән атнада Уфаның “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмә комплексында XXII халыкара “Газ. Нефть. Технологияләр” күргәзмәсе үтте. Чарада ил төбәкләреннән 400 предприятие катнашты. Чит илләрдән уналты компания вәкиле килүе дә игътибарга лаек. Дөньяда кискен үзгәргән сәяси вакыйгалар чараның әһәмиятен арттырды. Мәгълүм булуынча, Русиягә янаган икътисади санкцияләр үз көченә керсә, башлыча, нефть һәм газ тармаклары зыян күрүе ихтимал. Илнең бу тармакларындагы предприятиеләре үз көченә генә таянып эшли алырмы? Тармак үсеше өчен мөһим булган югары технологияләргә, җиһазларга кытлык кичермәсбезме? Күргәзмә кысасында үткән эшлекле очрашуларда шул хакта да сүз барды.

Салым түләүдә нинди үзгәрешләр көтелә?

30 апреля

Оешмалар мөлкәтенә билгеләнгән салымны исәпләү объектның кадастр бәясенә нигезләнеп башкарылачак, дигән фикер күптән ишетелә иде инде. Мондый салымнарны кемнәр түләячәк? Ул оешмаларга зур чыгымнар китермәсме? Күптән түгел шушы сораулар Башкортстан эшкуарларын яклау буенча вәкиллек каршындагы Иҗтимагый эксперт берләшмәсе катнашлыгында үткән киңәшмәдә күтәрелде.

“Безнең технологияләр чит илнекеннән һич тә калышмый”

09 апреля

22-25 апрельдә Уфада Нефть-газ форумы һәм “Газ. Нефть. Технологияләр-2014” халыкара күргәзмәсе, 29 майда IV “Зур химия” халыкара форумы үтәчәк. Агымдагы тышкы сәясәт торышындагы үзенчәлекләрне исәпкә алып, быел эре сәнәгать форумнарыннан илнең икътисади үсешенә тәэсир итүгә сәләтле стратегик карарлар көтелә. Алда торган чараларга бәйле мәсьәләләр турында республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов сөйләде.

Мәскәүдән калышмыйбыз. Бәяләр буенча...

01 апреля

Республикада азык-төлеккә хаклар үсеше инфляция күрсәткеченнән дә югары

Күптән түгел торак-коммуналь хуҗалыкта тарифлар арту зур шау-шу тудырды. Хезмәтләр өчен “яңача” түләргә өйрәнгән генә идек, яңадан бәяләр күтәрелү күзәтелә башлады. Бу юлы азык-төлеккә. Бәяләрнең инфляция күрсәткеченнән дә югары күтәрелүе нәрсәгә бәйле? Шушы һәм башка мәсьәләләр күптән түгел Хөкүмәт йортында үткән утырышта тикшерелде.

Акча санаганны ярата

26 марта

Уфада “Банклар. Процесслар. Стандартлар. Сыйфат” форумы үтте

20-22 мартта Уфада үткән “Банклар. Процесслар. Стандартлар. Сыйфат” дигән Х фәнни-гамәли конференциядә Русия банклары ассоциациясе президенты Гарегин Тосунян, Үзәк банк рәисе урынбасары, Кредит оешмаларының баш инспекциясе җитәкчесе Владимир Сафронов, Русия финанс омбудсмены Павел Медведев, Башкортстан Милли банкы рәисе Марат Кашапов, Кредит һәм финанс оешмалары ассоциациясе рәисе Айдар Зөбәеров, дәүләт власте органнары, иҗтимагый оешмалар, консалтинг һәм мәгълүмат-технологиясе компанияләре вәкилләре, кредит оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, галимнәр катнаш


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»