Икътисад

Кунакханә төзелешенә старт бирелде

04 декабря

2015 елда Уфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) әгъзалары булган дәүләтләр башлыклары утырышы һәм БРИКС дәү­ләтләре һәм хөкүмәтләре җитәкчеләре очрашуы үтәчәк. Башкалада ШОС һәм БРИКС саммитларын үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде. Халыкара чаралар уңаеннан башкаланың барлык районнары да үзгәреш кичерәчәк: социаль объектлар реконструкцияләнәчәк, яңа кунакханәләр, мәктәп, балалар бакчалары, поликлиникалар төзеләчәк.

“Транснефтепродукт” башлыгы Уфада

01 декабря

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Республика йортында “Транснефтепродукт” җәмгыяте башлыгы Владимир Шиманович белән очрашты. Анда җитештерү эшчәнлеге мәсьәләләре, шулай ук, Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белән нефть транспортлау компаниясе арасында узган ел төзелгән килешүнең үтәлеш барышы тикшерелде.

Инвесторлар, ау-у!

28 ноября

Мөһим проектларны тормышка ашыру өчен республикада мөмкинлекләр арта

Агымдагы елда Башкортстан икътисадына инвестицияләр күләме 230 миллард сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр ителгән иде. Билгеле булуынча, былтыр бу күләм 185 миллиард иде. Соңгы мәгълүматлардан күренүенчә, инвестицияләр декабрь ахырына 253 миллиард сумга җитәргә мөмкин. Бу хакта Хөкүмәт вице-премьеры Евгений Маврин хәбәр итте.

Бурычлы үлми, дисәләр дә...

27 ноября

1 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Башкортстанда юридик берәмлекләрнең җылылык энергиясе һәм кайнар су өчен бурычы 1,6 миллиард сум тәшкил итә. Быел беренче тапкыр республика җылыту чорын кулланылган энергия ресурслары өчен 1 миллиард сумнан артык бурыч белән башлады. Энергия җитештерүчеләр алдындагы бурыч ел башыннан кимеми.

Палата комитеттан көчлерәк...

21 ноября

Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Юрий Пустовгаров белән әңгәмә

Соңгы чорда Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы (ТПП) эшчәнлеге шактый активлашты. Палата яңа проектларны гамәлгә ашыру, предприятиеләрнең җитештерү һәм икътисади потенциалын ил күләмендә һәм читтә таныту буенча күзгә күренерлек эшләр башкара. ТППга йөкләтелгән бурычлар, аның үзенчәлеге турында сөйләвен үтенеп без бу оешманың президенты Ю. Л. Пустовгаровка мөрәҗәгать иттек. — Юрий Леонидович, Сәүдә-сәнәгать палатасының төп функциясе нидән гый­барәт? — Әйдәгез, тарихка мөрә­җәгать итик. Тәүге сәүдә-сәнәгать палаталары Европада XV гасырда ук бар­лыкка килгән. Шул чорда ук малтабарларга товарлар җитештерүче, хезмәт күрсәтү­челәр буларак, үзләрен борчыган гомум проблемалар­ны күрсәтергә һәм танытырга кирәк булган. Палаталар бар­лыкка килгәч, аларга мал­табарлар вәкаләтләре йөклә­телгән. ТППлар төрле чорда төрле функцияләр башкарган. Аерым чорда бу функцияләрне биржалар, махсуслашкан ас­социа­ци­яләр дә башкарган. Хәзер Сәүдә-сәнәгать па­латалары төрле төбәктә төрле бурычлар үти. ТПП — дәүләт структурасы түгел, аның төп эшчәнлеге бары тик табыш алуга гына да корылмаган. Әмма эшчәнлекне алып бару өчен ТПП коммерция белән дә шөгыльләнә. Бүгенге көндә, мәсәлән, без бизнеска кара­ганда дәүләткә күбрәк хезмәт күрсәтәбез. Шулай килеп чыккан, республика палатасына кайчандыр дәүләт структуралары башкарган эшләр йөк­ләтелгән. Мәсәлән, пре­зентацияләргә, күргәзмәләр оештыруга дәүләт байтак акча сарыф итә иде. Бүген исә, мондый средстволарны тотынуга тәмам чик куелмаса да, казна акчасының күп өлеше янга кала. Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы бизнес өчен чит төбәкләрдә чаралар оештырса да, ул бөтен республика исеменнән эш йөртә, аның мәнфәгатьләрен беренче планга куя.

Меморандумга кул куелды

20 ноября

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Республика йортында “Honeywell International” компаниясе вәкилләре белән очрашты. Иң тәүдә Президент компания җитәкчелеген республиканың төп үсеш юнәлешләре, өстенлекле проектлар һәм агымдагы ун ай йомгаклары белән таныштырды.

Инвесторлар яңа технологияләр кертә

17 ноября

Президент Рөстәм Хәмитов Башкортстанда инвестицион климатны яхшырту көнүзәк мәсьәләләрнең берсе икәнлеген даими ассызыклап килә, район һәм шәһәрләрдә бу юнәлештә эшләр заман таләбеннән артта калуын да билгели. Быел Балтач районында бу юнәлештә зур адым ясалды. Билгеле булуынча, бу төбәктә яшәүчеләр, нигездә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Соңгы елларда монда терлекчелек тоемлы үсеш алды. Район хакимияте хуҗалыклар алдына ит һәм сөт җитештерүдә маллар санын арттыру гына түгел, ә заманча яңа технологияләр кулланып үстерү бурычы куйды. Районда “Агрохим” җәмгыяте ачылу шушы юнәлештә ырамлы адым булды.

Тиздән заводта роботлар эшли башлаячак!

17 ноября

Сәйтәк кирпеч заводы элек-электән сыйфатлы төзелеш материалы чыгаруы белән күрше районнарда да киң билгеле иде. Әмма узган гасыр азагында илдә барган үзгәрешләр бу предприя-тиенең таралуына, юкка чыгуына китерде. Балтачлылар мондый хәл белән килешә алмады. Шәхси эшкуар Рәдим Әхкәмов заводны тергезүгә алынды. Дөресрәге, заман таләпләренә җавап бирүче технологиягә нигезләнгән, елына 10 миллион кирпеч чыгарырлык яңа предприятие төзеде, кул көче белән эшләүгә исәпләнгән искесеннән берни дә алынмады. 2008 елда ачылган завод тиз арада проект куәтенә керде һәм рентабельле эшли. Монда хезмәткә түләүдә, салымнар буенча бурычлар юк, шулай ук төзелеш өчен алынган кредитлар да тулысы белән түләнгән. 67 кешелек бу коллектив тиз арада сыйфатлы продукциясе белән танылып өлгерде. Хәзер алар чыгарган кирпечне сораучылар күп, барысын да канәгатьләндерә алмыйлар. Шуңа быел заводта зур реконструкция эшләре башланды. Моның өчен Болгариядән корылмалар кайтартылды, алар инде безнең илдә дә сынау үткән, ышанычлы. 2013 елның беренче кварталында яңа корылмалар эшли башлаячак һәм заводның куәте ике тапкыр артачак, ягъни елына 20 миллион данә кирпеч бирерлек була. Андый үсешне тәэмин итәрлек матди-техник база бар, техника паркы даими яңартылып тора. Заводта кул көче соралган авыр эшләр бетә, аларны роботлар башкарачак. Яңа технологияләргә күчү эш урыннары кыскару дигән сүз түгел. Продукция җитештерү арткач, алар башка урыннарда кирәк булачак.

Башкаларга башкала үрнәк

14 ноября

Уфаның сәнәгать стратегиясе нәрсәләрне үз эченә ала?

Узган атнада Уфада “Урал сәнәгать форумы” үтте. Анда, төбәк сәнәгатенең аерым тармаклары казанышлары күргәзмәсеннән тыш, махсуслашкан секцияләр эшләде, тематик “түгәрәк өстәл”ләр артында фикер алышулар булды. Шуларның берсе “Уфа: сәнәгать үсеше юллары” дип аталды. Сөйләшүне Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Юрий Пустовгаров алып барды.

Бюджет - тормыш көзгесе

08 ноября

Кичә шушы 2012 елның тугыз аенда Башкортстан Республикасы бюджетының үтәлешенә багышлап Хөкүмәт Президиумының утырышы булды. Аны Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов үткәрде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»