Икътисад

Яшәү минимумы күпме?

09 января

1 гыйнвардан “Башкортстан Республикасында куллану кәрзинен һәм яшәү минимумын билгеләү һәм урнаштыру тәртибе турында” Законның 4 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Закон көченә керде. Аңа ярашлы, Башкортстанда 2013 елда пенсионерларның яшәү минимумы 5690 сум дип билгеләнде.

Аграр тармакта галимнәр фикере җитешми

05 января

“500 ферма” программасы авыл тормышына нинди яңалык алып килә?

Авыл хуҗалыгы Русия икътисадының локомотивы булырга тиеш. Былтыр февральдә Уфада үткән Бөтенрусия аграр форумында катнашучылар алдында Владимир Путин шулай дип белдерде. Әйтергә кирәк, сәфәр барышында ул Башкортстанда аграр сәнәгатьнең нинди юнәлештә үстерелүе белән дә хәбәрдар булуын әйтте һәм республика тәҗрибәсенә уңай бәя бирде. Әлбәттә, ул вакытта республикада “500 ферма” программасы фаразлары бары тик кәгазьдә генә иде. Шул ук вакытта республика җитәкчелегенең Башкортстанда авыл хуҗалыгын үстерүдә локомотив итеп терлекчелек тармагын билгеләве очраклы булмады. Мал саны буенча илдә лидерлар сафында булуыбыз һәм төрле категориядәге хуҗалыкларда элекке терлекчелек базаларының сакланып калуы да яхшы алшартлар тудырды. Шул рәвешле, 2012-2016 елларга исәпләнгән “Сөт терлекчелеген үстерү һәм сөт җитештерүне арттыру. Башкортстанда 500 сөтчелек фермасын комплекслы модернизацияләү” буенча республика максатлы программасы кабул ителде. Май аенда старт алган әлеге программа нинди нәтиҗәләр бирде? Тармак министрлыгы, галимнәр һәм районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре начальниклары һәм белгечләр катнашлыгында үткән республика киңәшмәсендә сүз шул хакта барды.

Агросәнәгать комплексына өстәмә ярдәм

29 декабря

Башкортстан җитәкчелеге агросәнәгать комплексын үстерүгә өстәмә акча бүлү турында карар кабул итте. Бу авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре өчен Яңа ел бүләгенә әверелде. Шушы көннәрдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов төбәкнең агросәнәгать комплекс­ларының өстенлекле юнәлешләренә булышлык итүгә республика бюджетыннан 285 миллион сум акча бүлү турындагы Указга кул куйды. Шул исәптән, сатып алынган техника өчен — 200 миллион, һәм “500 ферма” программасын гамәлгә ашыруга 85 миллион сум бүленде.

Бәяләр ничек үсә?

13 декабря

Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча төбәк органы мәгълүматларыннан күренүенчә, ноябрь аенда бәяләр уртача 0,4 процентка арткан. Азык-төлек хаклары җитезрәк темплар белән үскән — 0,8 процент. Хезмәт күрсәтү өлкәсендә, киресенчә, бәяләр 0,3 процентка төшкән.

Авыл максатлы программа буенча үсәчәк

12 декабря

Кичә Хөкүмәт утырышында республикада административ реформаны тормышка ашыру һәм “2013-2020 елларда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын көйләү” турында максатлы программасы тикшерелде. Киңәшмәне республика Президенты Рөстәм Хәмитов алып барды һәм чыгыш ясады.

Матур яшәргә омтылабыз

12 декабря

“Акыллы” җәмгыять нәрсә вәгъдә итә?

Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов халыкның тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләренә төп игътибарны юнәлтте. Яшәү сыйфатын үстерү өчен, билгеле булуынча, проблемаларны комплекслы хәл итәргә кирәк. “Кискен глобаль көндәшлек шартларында, — диде Президент, — безнең бердәнбер юл — фәнни, югары технологияле “акыллы” икътисад”. Менә шундый икътисад кына заман таләп иткән бурычларны, социаль мәсьәләләрне хәл итә ала.

Башкортстан - инновацияләр үзәге

07 декабря

Инновацион эшчәнлектә яшь малтабарлар һәм яшь галимнәр мөһим роль уйный. Дәүләт тә аларга даими ярдәм күрсәтә. Башкортстанда бу эш системалы рәвештә алып барыла. Шундый чараларның берсе кичә “Конгресс-Холл”да оештырылды. Чарада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм Русиянең инновацион төбәкләре ассоциациясенең башкаручы директоры Иван Бортник катнашты. Республиканың яшь галимнәре, малтабарлары тәҗрибә уртаклашып, үзләренең эшчәнлеге турында сөйләде, инновация проектлары тупланган бай күргәзмә тәкъдим ителде. Шуннан соң “түгәрәк өстәл” утырышы үтте.

Патент алсаң - отасың

06 декабря

Салым системасындагы үзгәрешләр бизнес файдасына

2013 ел башыннан Башкортстанда салымның патент системасы гамәлгә кертелә. Ул малтабарлар эшчәнлеген җиңеләйтү, аларга салым түләүне көйләү өчен бик мөһим. Патент системасы хакында закон республика парламенты тарафыннан кабул ителде. Ул РФ Салым кодексына ярашлы эшләнде. Әлеге закон Башкортстанда федераль дәрәҗәдә шәхси малтабарлардан алына торган салым системасына үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә кулланыла башлый.

Акыллы җәмгыять һәм лаеклы тормыш

05 декабря

Президент Юлламасында яшәү сыйфатын яхшыртуның төп принциплары билгеләнде

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында социаль-икътисади үсешнең уңай динамикасын билгеләде. — Җыеп әйткәндә, бүген Башкортстан икътисади үсеш буенча ярыйсы күрсәткечләргә ирешә. Без Русиянең уңышлы эшләүче егерме төбәге исәбенә керәбез. Өч ел рәттән республикада уртача Русия күрсәткеченнән югарырак икътисади үсеш күзәтелә, — диде Рөстәм Зәки улы.

Үсешкә нәрсә комачаулый?

04 декабря

Стәрлетамакта кече һәм урта бизнес мәсьәләләре буенча форум үтте

Республика шәһәрләрендә малтабарлыкны үстерү, әлеге тармакның икътисади нәтиҗәлелеген арттыруга багышланган зур җыен икенче тапкыр оештырылды. Форумның әһәмияте бик зур. Аның шулай булуы чарада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Хөкүмәт вице-премьерлары, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, ведомство һәм оешма җитәкчеләре катнашудан да күренә. Форум барышында малтабарлык үсеше, перспективаларга багышлап күргәзмә оештырылды, аерым секцияләрдә хокукый мәсьәләләр, яшьләрне малтабарлыкка җәлеп итү проблемалары тикшерелде. Җыелучылар алдында Президент Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады. Рөстәм Зәки улы Стәрлетамакта малтабарлык белән шөгыльләнүче предприятиеләрдә, технопаркта булды, социаль объектларны карады. Шәһәрнең физкультура-спорт комплексында булганда ул эшләр торышы белән якыннан танышты. Президент комплексның 2500 тамашачы сыйдырышлы боз аренасын яңа ел башына төзеп бетерү бурычын куйды. “Магнит” сәүдә челтәренең зур базасыннан республикабызның берничә йөз кибетенә, Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләренә товарлар җибәрелә. Бу база августта ачылган иде. Гомумән, “Магнит” сәүдә челтәре киңәю ике меңгә якын яңа эш урыны булдыру мөмкинлеге бирде. Яңа кибетләр янә ачылачак. Президент сәүдәгәрләрне Башкортстан җитештерүчеләре товарларына өстенлек бирергә чакырды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»