Икътисад

Башкортстан җитештерүне арттыра

30 января

2012 ел йомгакларыннан күре­нүенчә, Башкортстанда сәнәгать җитештерүе, 2011 ел белән чагыштырганда, 5,7 процентка үсте. Русия буенча бу күрсәткеч 2,5 процент белән чикләнә. Республика, илебез­нең җитештерү үзәкләренең берсе буларак, соңгы чорда үз позициясен ныгыта бара. Нефть химиясе, машина төзелеше тармаклары инновацияле продукция чыгару, көндәшлекне үстерү юнәлешендә эшчәнлек активлашты. Башкортстан үзенең потенциалын шушы тармак­лар һәм фармакология, мәгълүмати технологияләр исәбенә тагын да арттырачак, ди аналитиклар. Яңа производстволарны эшкә кушу өчен шактый файдалы инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла.

Банкларга таянырга кирәк

29 января

26 гыйнварда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов республиканы социаль-икътисади үстерүдә банк тармагы мөмкинлек­ләрен файдалану һәм бу уңайдан көнүзәк бурыч­ларны хәл итүгә багышланган семинар үткәрде. Анда Хөкүмәт структуралары җитәкчелеге, кредит уч­реждениеләре вәкилләре катнашты. Бүгенге көндә Башкортстан территориясендә 96 кредит оешмасы эшли. Шуларның нибары 11е генә республиканыкы исәпләнә, ягъни 11енең генә төп офислары бездә теркәлгән һәм төп акционерлары да үзебезнеке. Башкалары исә — чит төбәкләр кредит учреж­дениеләренең филиаллары яки өстәмә офислары. Мондый хәлнең тискәре үзенчәлеге шунда, әлеге филиаллар Башкортстан территориясендә җәлеп иткән средстволар, башлыча, чит төбәкләрдә файдаланыла, башка икътисадка хезмәт итә. Дөрес, соңгы чорда уңай тенденция төсмерләнә. Республика җитәкчелеге иң куәтле тугыз банк белән хезмәттәшлек турында ки­лешүгә кул куйды. Шулай ук башка төр финанс струк­туралары белән дә эшчәнлек җәелдерелә. Финанс-кредит учреж­дениеләрен икътисадның кан тамырлары дип атыйлар. Барлык төр хуҗалык эшчәнлеге дә банк тармагына турыдан-туры бәйләнгән. Бу тармак шулай ук казнаны тулыландыруда да (салымнар исәбенә) мөһим роль уйный. Башкортстан шартларында банкларның бюджет­тагы өлеше сизелерлек түгел. Мәсәлән, республика бюджеты 145-150 миллиард сум тәшкил итә. Ә банк системасында кредит әйләнеше 4 тапкырга артыграк — 600 миллиард. Менә шушы средстволарның икътисадка уңай тәэсирен арттыру иң мөһим бурыч­ларның берсе санала. Бюджетка гына карап тору икътисади үсешне тоткарлый. Икътисад тармаклары кредит ресурсларын нәтиҗәле итеп файдалана белергә тиеш.

Былтыр - 70, быел - 300!

29 января

Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Гавва һәм Уфа шәһәре хакимиятенең капиталь төзелеш идарәсе начальнигы Марат Гәрәев катнашлыгында матбугат конференциясе үтте. Алар “Торак 2011-2015” программасының максатлары, гамәлгә ашыру барышы турында сөйләделәр, журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

Торак һәм чират

23 января

Ил тарихында торак төзелеше буенча күптөрле программалар кабул ителде. СССР белән Никита Хрущев идарә иткән чорны исәпкә алмаганда, халыкны арзан һәм уңайлы фатир белән тәэмин итүдә кискен сикереш ясалды дип әйтеп булмый. Дөрес, заманча матур йортлар күп салына, авыл-шәһәрләрнең йөзе күзгә күренеп матурлана, әмма аңа карап кына торакка мохтаҗлар саны кимеми, киресенчә, арта гына.

Кытай бездән ала, без - Үзбәкстаннан

23 января

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Башкортстан экспортының 30 проценты диярлек Кытайга туры килә, аннан кала икенче стратегик партнерыбыз — Финляндия (96,6 процент). Һиндстан белән сәүдә күрсәткече дә шуңа якын (9,5 процент).

Казахстан делегациясе Башкортстанда

19 января

Башкортстанга Казахстан Республикасының Актүбә өлкәсеннән делегация килде. Аңа Актүбә өлкәсенең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Мөхтәр Жумагазиев җитәкчелек итә. Аның составында — республика агросәнәгать комплексының иң эре оешмалары җитәкчеләре.

“Акыллы” инновация сәясәте шулай була

16 января

Башкортстан станокларын Япония сатып ала

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында болай диелә: “80 ел нефть сәнәгате республиканың “визит карточкасы”, икътисади үсешнең бердәнбер диярлек нигезе булды. Бүген, үсешнең чимал моделе бетү алдында торганда, безгә яңа “акыллы”, югары технологияле фәнни структуралар булдырырга кирәк. Машина төзүне, фармакологияне, заманча химияне, радиоэлектрониканы үстерү — яңа юнәлешләребез менә шулар”.

Акча февральдә күчәчәк

15 января

Фермер хуҗалыкларына, инвестиция проектларына булышу, авылга яшь белгечләрне җәлеп итү, шулай ук республиканың Урал аръягын һәм төньяк көнчыгышын икътисади үстерү буенча уртача вакытка исәпләнгән комплекслы программаларны гамәлгә ашыру Башкортстанда быел да өстенлекле юнәлешләр булып калачак.

13 мең гаилә өстәмә ярдәм aлачак

11 января

1 гыйнвардан Башкортстанда җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан, ягъни 5600 сумнан артмаган күп балалы гаиләләргә өченче яки аннан соңгы булып туган 1,5-3 яшьлек һәр балага 3 мең сум күләмендә айлык акчалата түләү билгеләнә.

Цехларда роботлар хакимлек итә

09 января

Октябрьский шәһәренең “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводында инновацияләр кертүне заман таләбе дип карыйлар

Инновацияләр күләме буенча республика Идел буе федераль округында өченче урынга чыкты. Төп капиталга инвестицияләр күләме арта. Бу юнәлештә республиканың күп кенә сәнәгать предприятиеләре колачлы эшчәнлек алып бара. Октябрьский шәһәренең “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы шушы исемлектә алдынгы урынны били. Биредә былтыр төп тармакларга 200 миллион сум инвестиция салынган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»