Икътисад

Агач эшкәртү предприятиесе төзеләчәк

21 февраля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән “Кроношпан Холдингс Ист Лимитед” компанияләр төркеме башлыгы Петер Кайндл төбәктә “Агач-йомычка һәм ламинат плитәләр җитештерү” өстенлекле инвестиция проектын гамәлгә ашыру барышын тикшерде.

Яңа автобус сынау үтә

20 февраля

Сынауларны уңышлы үткән очракта, “НефАЗ” җәмгыяте базасында берлектәге “КамАЗ-Марко” предприятиесе җитештергән “BRAVIS” автобусы Татарстанның автобуслар паркын тулыландырачак. Сынаулар бер айдан соң тәмамланачак.

Эшләгез генә, шәһәр ярдәм итәр!

20 февраля

Гыйнвар-февраль айлары — министрлык һәм ведомстволар, шәһәр һәм районнарның, оешма-предприятиеләрнең узган елга йомгак ясап, киләчәккә планнар билгеләү чоры. 13 февральдә “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда Уфа сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең киңәшмәсе үтте. Анда үткән елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, тармактагы проблемалар турында фикер алышынды, планнар билгеләнде.

Ә син милеккә хокукыңны теркәдеңме?

13 февраля

1 мартта Русиядә торакны бушлай хосусыйлаштыру тәмамлана

“Русия Федерациясендә торак фондын хосусыйлаштыру турында” закон 1991 елның 4 июлендә гамәлгә керде. 22 ел эчендә аның гамәлдә булу вакыты өч тапкыр озайтылды. 2004 елда закон чыгаручылар хосусыйлаштыру процессын РФ Торак кодексы гамәлгә кергәннән соң туктатырга кирәк дигән иде. Әмма 2005 елның 1 мартына кадәр Русия гражданнары торакларын үз милекләре итеп рәсмиләштерергә өлгермәде. Шунлыктан аның гамәлдә булу вакытын 2007 елның 1 гыйнварына кадәр күчерделәр. Ләкин Русия Конституцион суды, Торак кодексы гамәлгә кергәннән соң бирелгән фатирларны хосусыйлаштыра алмау кеше хокукларын бозуга китерә, дип таныганнан соң, әлеге дата 2010 елның 1 мартына кадәр янә озайтылды. 2013 елның 1 мартына кадәр озайту исә ил Президентының “Русия Федерациясе Торак кодексын гамәлгә кертү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” законга нигезләнде. Үзгәрешләргә ярашлы, Русия гражданнары агымдагы елның 1 мартына кадәр үз торагын хосусыйлаштыра яки хосусыйлаштыруны гамәлдән чыгара (приватизация һәм деприватизация) ала.

Чират Башкортстан алтынынамы?

12 февраля

Соңгы ике дистә елда республиканың төп җитештерү тармаклары чит кулларга күчте

Узган атнада Русия Эчке эшләр министрлыгының Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш буенча Баш идарәсе Башкортстанның табигый байлыклардан файдалану идарәсендә һәм ведомство җитәкчесе Расих Хәмитовка тентү үткәрде. Тикшерүче ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2008 елның октябрендә алтын чыгару белән шөгыльләнүче коммерция компаниясе Баймак районы территориясендә алтын яткылыгы ачуга таныклык алган. Әмма моны раслаучы бер генә документ та китермәгәннәр. Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш буенча Баш идарә хезмәткәрләре, Башкортстанның табигый байлыклардан файдалану идарәсе бу эшкә тиешле аукцион үткәрмәгән, шуның нәтиҗәсендә дәүләт 6,3 миллион сумлык зыян күргән, дигән фикердә. Моннан тыш, алар, Табигый байлыклардан файдалану идарәсенең геологик заданиене үтәмәве гомум бәясе миллиард сумнан арткан 680 килограмм алтын запасының да дәүләт исәбеннән яшерелеп калдырылуына китергән, дип белдерә.

“Ямал - Идел буе” җәмгыяте эшли башлады

12 февраля

Башкортстан, Татарстан һәм Ямал-Ненец автономияле округы углеводород чималын Ямалдан Идел буена транспортлау өчен торбаүткәргечләр төзү проектларын гамәлгә ашыру максатында җитештерү-коммерция структурасын “Ямал — Идел буе” җәмгыятен оештырды.

“Уфа” аэропорты үсә

01 февраля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “ВИМ-АВИА” компанияләр төркеме башлыгы Рәшит Мурсекаев белән сөйләшүләр үткәрде. Анда “Уфа” халыкара аэропортында база авиакомпаниясе оештыру мәсьәләләре тикшерелде.

“Буш ботлары”н үзләре ашасын!

31 января

Шулай дияргә яратсак та, үзебездә җитештерелгәне кайда соң?

Башкалабызның эре сәүдә челтәрендә дә, ваклап сатучыларда да, бәхеткә, әлегә чит илдән кертелгән ит һәм ит ризыклары күренми. Шулай да, аерым ит комбинатлары әлеге чималны читтән алалар икән, дигән хәбәрләр дә йөри. Русия Бөтендөнья сәүдә оешмасына әгъза булып кабул ителгәч, илебезгә хәтта кондициясез ит күпләп кер­телә башлаган. Үзәк матбугатта кызганычка каршы, галим­нәрнең, “Русия дөнья күләмендә сыйфатсыз ит чүплегенә әверелергә мөмкин” дигән фикерен бик язып бармыйлар.

Инвесторлар Уфаны үз итә

31 января

Уфа территориясендә гомум күләме 149,2 миллиард сум тәшкил итүче 86 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Мондый мәгълүмат 1 гыйнварга тапшырылды дип хәбәр итте Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Альбина Йосыпова.

Муниципалитетларның акчасы артачак

30 января

Ләкин бу гаять күп көч салуны һәм вакыт таләп итә

Административ реформаның хокукый базасы эшләнүгә, ниндидер үзгәрешләр башлануга ун елдан артык вакыт үтеп китте. Европа илләрендә гасырлар дәвамында тупланган тәҗрибәдән чыгып фикер йөртсәк, бездәге үзидарә яралгы хәлендә генә. Русиядә, чит илләрдәге кебек, тарихи тәҗрибә юк. Без әле һаман да урындагы властьны мөстәкыйль структура итеп кабул итәргә өйрәнә алмыйбыз. Моның өчен, ягъни муниципалитетның дәүләт структурасы түгел, ә идарә итүнең бер төре икәнлеген аңлау өчен, чын мәгънәсендә, буыннар алмашынуы кирәк.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»