Икътисад
“Авырлыкларны бергәләп җиңәчәкбез”
19 мартаБашкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның Русия финанс министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко, Федераль казна җитәкчесе Роман Артюхин белән очрашуында Башкортстанның финанс системасы тотрыклы һәм көчле дип бәяләнде. — Тоташ алганда, безнең республиканың финанс системасын тотрыклы һәм көчле дип күрәбез. Бу шулай булды һәм булачак, — диде республика башлыгы. — Без үз көчебезгә генә исәп тотып эшлибез, бурычка алмыйбыз.
Бизнес - түземлеләр эше
16 мартаКраснокама районында ул елдан-ел киңрәк үсеш ала
Краснокама районында үз эшен ачучылар саны елдан-ел арта. Моңа нәрсә этәргеч бирә? Эшкуарлар аеруча нинди өлкәләрне үз итә? Район хакимиятенең икътисад бүлеге начальнигы Олег Гыйльфанов белән шул хакта сөйләштек.
Самолетта - ярты хакка
15 мартаИдел буе федераль округында төбәкара авиаочышларының сынау проекты гамәлгә ашырыла башлады. Башкортстан Хөкүмәте төбәкара авиаочышларны үстерү федераль программасында катнашучыларга 30 миллион сум компенсация бүлүне планлаштыра.
Уфа - тәҗрибә уртаклашу мәйданы
14 марта12 мартта “Уфа-Арена” янындагы мәйданда “Агрокомплекс” ХХIII халыкара махсуслашкан күргәзмә эш башлады. 15 мартка кадәр дәвам итәчәк ил әһәмиятендәге аграр форумны ачу тантанасында республика авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко, министрлык һәм ведомстволар, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.
Эшчәнлек нәтиҗәлелеге яшәү сыйфатында күренә
14 мартаКичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов республика Хөкүмәтенең узган ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышын үткәрде. Төп игътибар социаль-икътисади үсеш, сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасын тормышка ашыру мәсьәләләренә һәм алда торган бурычларга юнәлтелде.
Үсеш ник тоткарлана?
13 мартаРеформалар сүздән ары китми, чөнки аларның социаль нигезе юк
Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәрдаим кабатлый: “республика нефть чыгару, аны эшкәртү, чимал сату буенча әйдәүче төбәк исәпләнсә дә, киләчәктә икътисад, гомумән, җитештерүче тармакларга таянырга тиеш”. Бүген казна кеременең яртысы диярлек нефть һәм аны эшкәртүдән алынган продукция сатудан алына. Әмма чималга бәйлелек икътисади реформаларны тоткарлый. Рөстәм Зәки улы чыгышларында әлеге проблема еш ассызыклана. Югары технологияле җитештерүгә ирешеп, машина төзелеше, фармакология, мәгълүмати технологияләр һәм химия тармакларына, эре предприятиеләр янында индустриаль парклар төзүгә өстенлек биреп кенә Башкортстан ил һәм дөнья күләмендә көндәшле төбәкләр рәтенә баса ала.
“Бәләкәч”ләр нигә “күләгәгә” кача?
06 мартаХәтерегездә булса, Дмитрий Медведев, Русия Президенты вазыйфасына керешкәч, хокук саклау һәм власть органнарына бетмәс-төкәнмәс тикшерүләр белән “бизнесны кошмарить итүне” туктатырга кушкан иде. Генеральный прокурор Юрий Чайка фикеренчә, хокук саклау органнарының законсыз тыкшынулары әле дә ил эшкуарларын борчыган проблемаларның иң җитдиләренең берсе булып кала. Бу хакта ул 21 февральдә үткән киңәшмәдә белдерде. Хокук сакчыларының эшкуарларның хуҗалык бәхәсләренә нигезсез тыкшынуы күпчелек очракта предприятиеләрнең ябылуы белән тәмамлана.
Сәләтле яшьләребез күп
28 февраляИлебезнең киләчәге булган яшьләргә рәсми органнарның, җәмәгатьчелекнең игътибарын ныграк җәлеп итү максатыннан “Мәгариф” өстенлекле дәүләт проекты кысаларында Русия Президенты 2006 елда “Сәләтле яшьләргә дәүләт ярдәме” программасын булдырган иде. Ул илебезне һәм Башкортстанны социаль-икътисади һәм мәдәни яктан алга җибәрүдә яшьләргә шартлар тудыру, аларның инновацион мөмкинлекләрен тормышка ашыруда юллар күрсәтү максатыннан эшләнде. Русия Президенты указына ярашлы, бу бәйгедә ундүрттән алып егерме биш яшькә кадәрге эшче һәм укучы яшьләр катнаша һәм биш номинация буенча җиңүчеләр билгеләнеп, аларга 30-60ар мең сум премия бирелә.
Үсеш өчен инвестиция кирәк
27 февраляКичә Республика Хөкүмәтендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә Инвестиция климатын яхшырту буенча иҗтимагый совет утырышы үтте.
Ятимнәр дә, ветераннар да өй туйлаячак
27 февраляШаранда социаль программа буенча төзелгән күпкатлы йортта бер бүлмәле фатирның бәясе 760 мең Сум
Хәзерге заманда һәркем, кайда яшәвенә карамастан, торак шартларын яхшырту, яңа иркен йорт күтәрү, яки бөтен уңайлыклары булган фатирга ия булу турында хыяллана. Шаран районында да соңгы елларда торак төзелеше темпы үсә. Былтыр районда 10098 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу инде алдан билгеләнгән күрсәткечләрдән 8 процентка күбрәк. Торак төзелеше күләменең яртысы Шаран авыл Советы биләмәсенә туры килә. Район үзәге күзгә күренеп үзгәрә. 2000 еллар башыннан Шаран авылында халыкның саны ике тапкыр диярлек арткан.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”