Икътисад

“Шаранагрогаз” язгы кыр эшләренә әзер

06 апреля

“Шаранагрогаз” җәмгыяте эшчәннәре җиң сызганып язгы кыр эшләренә әзерләнә. Хуҗалык җитәк­чесе, Башкорт­станның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Тимергали Тимеркәев әй­түенчә, туфрак эшкәртү, чәчү агрегатлары бүгеннән әзерлек сызыгына куелган. Тракторлар кадрлар белән тәэмин ителгән, ягулык тупланган, минераль ашлама ташыла.

Башкортстан - Франциянең мөһим партнеры

05 апреля

Кичә Президент Рөстәм Хәмитов Республика йортында Франция делегациясе белән очрашты. Чарада Франциянең Русиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Жан де Глиниасти, Франциянең Русиядәге Илчелегенең беренче советнигы Николя де Лакост, хезмәттәшлек һәм мәдәният буенча советнигы Уго де Шаваньяк, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасарлары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, эшлекле даирәләр вәкилләре катнашты. — Мин сезне күрүемә бик шат. Ике ел элек, Илче әфәнде, Сезнең белән очрашып төрле проектлар турында фикер алышкан идек, бүген шуларны арытаба гамәлгә ашыру турында сөйләшергә әзермен. Сезнең килүегез чираттагы тапкыр Франция белән Русия төбәкләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту ниятен раслый. Соңгы елларда күп кенә юнәлеш буенча тыгыз бәйләнешләр булдырылды. Рәсми һәм эшлекле даирәләр белән мөһим очрашулар үтте. Декабрьдә Парижда Франция предприятиеләренең халыкара аренада икътисади эшчәнлеген үстерү буенча агентлыкта Башкортстан Республикасының презентациясе узды. Быел октябрьдә Башкортстанның презентациясен Парижда Юнеско штаб-квартирында да лаеклы уздырырбыз дип ышанам. Анда без республиканың эшлекле, мәдәни, туристик мөмкинлекләрен күрсәтәчәкбез. Гуманитар элемтәләрне үстерүгә, мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлеккә дә зур игътибар бирәбез. Күптән түгел Башкортстан дәүләт педагогия университетында (бер ел элек анда Франкофония үзәге төзелгән иде) “Франкофония — 2013” фестивале узды. Уфада француз теле һәм мәдәнияте үзәге ачуга әзерлек бара. Бер ай элек безгә бөек француз җырчысы Мирей Матье килде, Русия шәһәрләре арасында аның мотлак Уфаны сайлавына рәхмәтлебез, — диде Рөстәм Хәмитов.

Көтү көткән акчаңны да алалма инде...

03 апреля

Республикада хезмәт хакы илдәге уртача күрсәткечтән түбән кала һәм, өстәвенә, тоткарлана да

Хезмәткә түләү мәсьәләсе, дөресрәге аны гадел бәяләү — гасырлар дәвамында бәхәсле проблема. Әйе, һәр төр хезмәт эшчәнлеге, һәр кеше лаеклы түләү таләп итә. Монысы инде бәхәссез. Әмма төп бәхәс бүген социаль гаделлек принцибы белән бәйле. Адам Смит, Карл Маркс һәм башка фикер ияләре билгеләгәнчә, капитал акча рәвешендә кешеләр хезмәте ярдәмендә барлыкка килсә дә, икътисади категория буларак ул хезмәт кешесе белән каршылыкка килә. Бәхәсле дигән проблеманың асылы исә шушыңа кайтып кала.

Шәһәрдәге авыл заводы

02 апреля

Йөз елдан артык тарихлы Дәүләкән авыл хуҗалыгы машиналары заводы төп бурычын бүген дә төгәл үти

Җил уңаена борылганны “флюгер” диләр. Соңгы ике дистә елда күп җитеште­рүче­ләрне шушы сүз белән атап булыр иде. Заман җилләренең кайсы яктанрак исүен, дөрес­рәге, тиз баю мөмкинлеген бирүче товар җитештерүне чамалаучылар нефть-газ чыгару һәм эшкәртү җиһазлары, тө­зелеш материаллары ясауны алга сөрде.

Финнар безгә нәрсә тәкъдим итә?

29 марта

Финляндиянең Мәшгульлек һәм икътисади үсеш министрлыгында икътисади хезмәттәшлек буенча Русия-Финляндия хөкүмәтара комиссиясенең эш төркеме утырышы үтте. Анда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов катнашты. Ул әлеге ил белән тышкы икътисади бәйләнешләр кураторы булып тора.

Туризмның яңа юнәлешләре үсеш ала

28 марта

Башкортстанда туризмны үстерү буенча дәүләт дәрәҗәсендә чаралар күрелә. Сунарчылык һәм балыкчылык өлкәсендә туризмны үстерү дә республикада өстенлекле юнәлешләрдән санала. Бу җәһәттән төбәктә тәүге адымнар ясала. Республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы һәм сунарчылык оешмалары җитәкчелеге катнашлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шушы юнәлешләрне үстерүгә бәйле проблемалар һәм аларны чишү юллары турында барды.

Энә күзе кадәр ил дөньяны дер селкетә

27 марта

Яки Кипрда кемнәрнең акчасы яна?

Кипр — Урта диңгез утравында урнашкан кечкенә дәүләт. Моңа кадәр аның борынгы һәйкәлләре, уңайлы шартлары белән Русия туристларын үзенә җәлеп итүче итеп белә идек. Хәзер килеп телевидение һәм радиодагы яңалыклар чыгарылышында Кипр исеме чыкмый калмый. Бу дәүләтнең финанс системасы һәлакәт алдында. Европа союзына кергән ил икътисади кризиска тарыды. Ике атна инде банклар эшләми.

Юллар республика үсешенә хезмәт итәргә тиеш

21 марта

Хөкүмәт йортында гомум файдалануда булган төбәк һәм муниципаль билгеләнештәге автомобиль юлларын камилләштерү һәм үстерү буенча 2030 елга кадәр исәпләнгән яңа стратегия буенча Хөкүмәт утырышы үтте. Республика Президенты Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә үткән утырышта төбәк ведомстволары җитәкчеләре һәм әлеге стратегияне эшләү өчен җаваплы Санкт-Петербург Территориаль һәм транспорт инфраструктурасы үсеше фәнни-тикшеренү һәм проект институты вәкилләре катнашты.

Алма пеш, авызга төш...

20 марта

яки максатлы программа һәм әйлән-бәйлән уены

Республиканың Урал аръягы төбәген социаль-икътисади үстерү буенча комплекслы программа 2011 елда кабул ителде. Аны тормышка ашыру 2015 елга кадәр исәпләнгән. Программа кысаларында федераль һәм республика бюджетларыннан, башка чыганаклардан дистәләрчә миллиард сум средстволарны үзләштерү планлаштырылды. Төбәктә байтак яңа эш урыннары булдыру, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү күздә тотыла. Ике ел дәвамында башкарылган эшләрне күздән кичерү һәм алда торган мөһим бурычларны ачыклау максатында Республика йортында киңәшмә үтте.

Республиканың сыйфат гарантиясе

19 марта

Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты азык-төлек продуктлары өчен ”Башкортстан продукты” билгесен әзерләде. Моның төп максаты — кулланучыларның игътибарын республикада җитештерелүче продукциягә җәлеп итү, кибет киштәләрендә аларны таныту, шулай ук илебезнең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә күрсәтү.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»