Икътисад

Старт бирелде. Финишта нәрсә көтә?

03 мая

Русиядәге 95 миллион тонна тулай ашлык җыемының 3,5 миллионы Башкортстан өлеше булыр дип көтелә

Республика хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланды. Тармак министры урынбасары Владимир Незнанов сүзләренә караганда, быел чәчүлек мәйданнары 3,2 миллион гектар, ягъни узган елдагыдан 150 мең гектарга күбрәк тәшкил итәчәк. Иртә культураларны 2,1 миллион гектарда чәчү планлаштырыла, шуның 1,3 миллионы — бөртеклеләр. Быел чәчүлекләрне арттыру очраклы түгел. Башкортстан илдә ашлыкны күпләп җитештерүче төбәкләр исемлегендә. Бу турыда күптән түгел Русия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Идел буе федераль округы төбәкләре белән үткәргән видеоселектор киңәшмәсендә белдерде. Русия быел ашлыкның тулай җыемын 95 миллион тоннага җиткерү максатын куйса, шуның кимендә 3-3,5 миллион тоннасы Башкортстан игенчеләре өлеше булачак. Билгеле ки, бу күрсәткеч һич тә өстәп язулар исәбенә түгел, ә табигый-климатик шартларны һәм чәчү, урып-җыю кампанияләренең оешкан төстә башкарылуына бәйле. Максатлар анык. Хөкүмәт агросәнәгатьчеләргә чәчү кампаниясе чорында вәгъдә иткән ярдәмне күрсәтте. Ашлыкның тулай җыемын 3,5 миллион тоннага җиткерү өчен алшартлар бармы?

“Зур химия” зур максатлар куя

30 апреля

23-24 майда Уфада “Зур химия” III Халыкара форумы үтәчәк. Анда Идел буе федераль округында нефть-химия кластерлары үсеше проблемалары тикшереләчәк.

Кече бизнесны дәүләт ишетергә тиеш

19 апреля

Юкса, ул икътисади категория буларак яшәүдән туктаячак

Илдә шәхси эшкуарлар санының сизелерлек кимүе күзәтелә. Страховкалау взносы күләме арту нәтиҗәсендә кече бизнес вәкилләре үз эшен яба башлады. Русия салым хезмәте мәгълүматларына караганда, агымдагы елның гыйнварында гына 140 меңнән артык кече бизнес субъекты эшләүдән туктаган. Бу — илдәге эшкуарларның 3,5 проценты.

“Башнефть” керемен арттырган

19 апреля

“Башнефть” компанияләр төркеме узган елдагы һәм дүртенче кварталдагы эшчәнлеге турында финанс нәтиҗәләрен игълан итте. Предприятие былтыр финанс өлкәсендә зур уңышларга ирешкән. 2011 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, компанияләр төркеменең кереме 9,5 процентка арткан һәм 532 502 миллион сум булган. Компания акционерларының чиста кереме – 52 088 миллион сумга җиткән. Бу аннан алдагы ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 4,5 процентка күбрәк.

Сибай шәһәре яңарыш кичерә

18 апреля

Сибайда сәүдә-сервис комплексы төзү планлаштырыла. Проектның инвесторы — “Гранель Деве­лопмент” җәмгыяте. Ул шушы проектка 170 мил­лион сум, ә шәһәр үзәген төзекләндерүгә 50-60 миллион сум салырга әзер. Бу федераль төзелеш компаниясе 10 елдан артык бөтен Русия буенча төрле проектларны гамәлгә ашыра. Ул проектлар арасында балалар бакчалары, мәктәпләр, бассейнлы савыктыру үзәге, җир асты паркингы һәм 40 йортлы торак комплексы бар.

Власть кая карый?

17 апреля

Русиядә коммуналь революция өлгереп килә

Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау 15 ел элек үк башланды. Элекке Премьер-министр Виктор Черномырдин әйтмешли, яхшы нияттән башланган эш, гадәттәгечә, нәтиҗәсез булып чыкты. Бу очракта, реформа уңышсызлыкка очрады, дисәк, проблеманы йомшартырга, кулдан килмәгәнне шомартырга тырышу кебек кабул ителер, мөгаен. Шуңа күрә, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау планнары челпәрәмә килде, дияргә кирәк.

Җиләк-җимеш сездән

13 апреля

Таҗикстан белән Башкортстан товар әйләнешен арттырырга ниятли. Русия белән Таҗикстан төбәкара хезмәттәшлеге буенча халыкара конференциядә шул турыда килешүгә ирешелде.

Дәртем бар, дәрманым юк

10 апреля

Халыкны торак белән тәэмин итү буенча беренчел бурычлар

Торак төзелеше социаль сәясәттә мөһим роль уйный. Шуңа күрә ул — республика җитәкчелеге тарафыннан даими контрольдә тотылучы бурычларның берсе. Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында Башкортстан Президенты болай дигән иде: “Торак — безнең өчен үтә дә кискен проблема. Без торакны файдалануга тапшыру буенча алдынгы, әмма, шул ук вакытта, җан башына арзан торакка кискен ихтыяҗ кичерәбез. Күчемсез милек базарында бәяләр нигезсез рәвештә югары”.

Үзе арзан, үзе иркен!

09 апреля

Агач йорт комплектлары белән тәэмин итү программасында быел 614 кеше катнашачак

Башкортстан Хөкүмәтендә беренче вице-премьер Рәүф Ногманов рәислегендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ авыл кешеләре өчен агач йорт комплектлары җитештерү һәм тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Бу программа Хөкүмәт боерыгына ярашлы гамәлгә ашырыла.

Кадрлар икътисадны алга этәрергә тиеш

06 апреля

Башкортстан Хөкүмәте АНКОР кадрлар холдингы белән килешү төзеде. Документка Хөкүмәт Премьер министры урынбасары Евгений Маврин белән АНКОРның директорлар советы рәисе Павел Игнатьев имза куйды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»