Икътисад

Башкортстан сәнәгате үсеш юлында

28 мая

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Федерация җыелышының видеоселектор утырышында катнашты. Аны Русия Федераль җыелышы әгъзасы Евгений Бушмин алып барды. Константин Борисович Башкортстан сәнәгатен һәм аның конкурентлыкка сәләтен үстерү чаралары турындагы темага чыгыш ясады.

“Зур химия” форумы яңа мөмкинлекләр ача

25 мая

Республикада үткән “Зур химия” форумы кысаларында нефть химиясе комплексының берничә предприятиесе тарафыннан аз тонналы химия кластеры булдыру турында килешү төзелде.

Русиядәге иң зур предприятиеләрнең берсе - Уфада

25 мая

Кичә “Башнефть” акционерлар нефть компаниясенең Уфадагы филиалы “Башнефть — Новойл” компаниясендә күкерт кислотасын эшкәртү корылмасы файдалануга тапшырылды. Аны эшкә кушуда Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, “Система” корпорациясенең Директорлар советы рәисе Владимир Евтушенков, “Башнефть” җәмгыяте җитәкчелеге катнашты.

Русиянең нефть һәм газ үзәге булырга тиешбез!

24 мая

Мәртәбәле форумда шундый бурыч куелды

Кичә Уфада “Зур химия” III халыкара форумы ачылды. Чарада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортстан һәм Татарстан президентлары Рөстәм Хәмитов һәм Рөстәм Миңнеханов, Русиянең һәм чит илләрнең нефть-газ-химия тармагы белгечләре, галимнәр катнашты. Ике көн дәвамында барачак чарада илдә һәм Идел буе федераль округында нефть-газ-химия өлкәсендәге проблемалар һәм тармакны үстерү буенча программалар тикшереләчәк, тәгаен тәкъдимнәр әзерләнәчәк. Башкортстан башкаласын­да үткән зур форумда илдә нефть-газ химиясен үстерү стратегиясе — төп тема була­рак билгеләнде. — “Зур химия” форумы Уфада өченче тапкыр үткәрелә. Аның эшендә Русия һәм чит илләр эшлекле даирәләре катнаша. Форумның әһәмияте, мәртәбәсе елдан-ел күтәрелә. Тармактагы көнүзәк мәсьәлә­ләрне тикшерүдә галимнәр, белгечләр белән бергә министрлык, ведомстволар һәм төбәк башлыклары катнашу да шул хакта сөйли, — диде форум делегатларын сәламләп Михаил Бабич. — Илдә нефть һәм газ комплексын үстерүдә Идел буе федераль округы мөһим роль уйный. Русиядә табылган барлык “кара алтын”ның 20 проценты округ өлешенә туры килә. Нефть сәнәгатен үстерүдә Башкортстан, Татарстан, Ырынбур өлкәсе нәтиҗәле эш алып бара. Михаил Викторович, шулай ук, округта нефть һәм газ сәнәгате тармагында 77 предприятие, аларда 400 мең чамасы кеше эшләвен ассызыклады. Федераль округта 13 зур нефть эшкәртү заводы бар.

Уфа - илнең нефтьчеләр башкаласы!

22 мая

Геннадий Шмаль республиканың тармак үсешендәге ролен гаять югары бәяләде

Кичә Уфада “Газ. Нефть.Технологияләр — 2013” ХХI халыкара күргәзмәсе һәм Нефть-газ форумы ачылды. “Уфа-Арена” комплексы һәм аның каршындагы мәйдан бу көннәрдә Русиянең һәм билгеле чит ил компанияләренең яңалыклар белән уртаклашу үзәгенә әверелде. Быелгы форумның төп үзенчәлеге дә шунда: әлеге чарада катнашучылар саны элекке еллардагыдан байтак күбрәк. Экспозицияләр 16 мең квадрат метр мәйданда урнаштырылган. Халыкара форумда Русиянең 35 төбәгеннән 400гә якын компания катнаша. Шулай ук, 15 чит ил компаниясе дә үз продукциясен тәкъдим итә.

Германия Башкортстанны “Камауга ала”

22 мая

Башкортстанга Германия Федератив Республикасы делегациясе килде. 20 майда Германиянең Баден-Вюртемберг җиренең Карлсруэ шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Вольфганг Гренке белән Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов очрашты. Очрашуда ике арада хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләре турында сүз барды.

“Башкортстанда җитештерелгән” маркасын югары тот!

17 мая

Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетына республика җитештерүчеләреннән азык-төлек продуктларының меңгә якын төрен маркировкалау өчен “Башкортстан продукты” билгесен алуга 46 гариза килде.

Полиция - малтабарга дус һәм иптәш

11 мая

Башкортстан буенча эчке эшләр министры Михаил Закомалдин белән эшкуарлар хокуклары буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллин үзара бәйлә­нешләр турында ки­ле­шү төзеде. Анда эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм рес­пуб­ликаның ин­вес­тицияләр җәлеп итү­чәнлеген яхшыртуга өстенлек бирелә.

Башкортстанның рейтингы күтәрелде

11 мая

Башкортстанның кредит рейтингы “ВВВ —“ инвестицион категориясенә кадәр күтәрелгән (“Тотрыклы” фаразы). Standard & Poor’s халыкара рейтинг агентлыгы шундый карарга килгән.

Русиядә тиңнәр булмаячак

08 мая

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Салаватта акрил кислотасы җитештерү буенча комплексны төзү проекты белән танышты. Республика җитәкчесе шәһәр мэры вазыйфасын башкаручы һәм “Газпром нефтехим Салават” җәмгыятенең генеральный директоры Дамир Шәвәлиев белән төзелеш мәйданчыгын карады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»