Икътисад

Һиндстан белән хезмәттәшлек ныгый

28 июня

Кичә Һиндстанның Русиядәге илчелегендә Башкортстан Республикасының исем туе үтте. Анда республиканың икътисади, инвестицион һәм сәнәгать мөмкинлекләре тәкъдим ителде.

Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла...

27 июня

Министр Антон Силуановның “ялгыш” ычкындырган сүзләре алда девальвация көтү турында кисәтү түгелме?

Отпусклар чорының иң кызу мәлендә русиялеләр өчен чит илдә ял итү күзгә күренеп кыйммәтләнә башлады. Чит ил товарларына да хаклар күтәрелергә мөмкин. Сәбәбе — сумның долларга һәм еврога карата курсы төште. Июнь башыннан доллар — 32 тиенгә, евро 1 сум 60 тиенгә артты. 19 июньдә доллар һәм евроның курслары моңа кадәр булган иң югары чикне үтеп 32 һәм 43 сумга җитте. Евро — 2011 елның сентябрендә, ә доллар 2012 елның августында шулкадәр тора иде.

Яңа предприятие төзеләчәк

22 июня

Июльдә Башкортстанда Kronospan Holdings East Ltd компанияләр төркеменең агач-йомычка һәм ламинат плитәләр җитештерү буенча эре предприятиесе төзелә башлаячак. Республика йортында җир участогын арендалау һәм генераль подрядчы килешүләренә кул куелды.

Республика нәтиҗәле эшли

21 июня

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Дәүләт корпорациясе — Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык фонды программаларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү чаралары турында” селектор киңәшмәсендә катнашты. Аны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак үткәрде.

Берлектәге проектлар гамәлгә ашырыла

21 июня

Президент Рөстәм Хәмитов “РусГидро” ачык акционерлар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары Джордж Рижинашвили белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда Башкортстан белән “РусГидро” җәмгыятенең берлектәге проектларын гамәлгә ашыру барышы тикшерелде.

Югары сыйфат лаеклы бәяләнде

20 июня

Уфада “Башкортстанның иң яхшы товарлары-2013” конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

— Башкортстан “Русиянең 100 иң яхшы товары” федераль программасында актив катнашучы төбәкләрнең берсе. 2012 елда Башкортстанның сыйфат буенча төбәк комиссиясе Программаның алтын дипломы белән бүләкләнде. Республиканың ике предприятиесе — “Уфа агрегат производство берләшмәсе” һәм “ОЗНА” җәмгыятьләре Программаның иң югары “Сыйфат лидеры” бүләгенә лаек булды, — диде республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Евгений Маврин. — Бу — Башкортстан товарларына һәм күрсәтелгән хезмәткә югары бәя. Республика конкурсы “Русиянең 100 иң яхшы товары” федераль программа кыса­ларында үткәрелә. Башкортстан предприятиеләре бу программада 1998 елдан катнаша. Конкурсның төп максаты — иң яхшы товар җитеш­терүчеләрне һәм хезмәт күрсәтүчеләрне ачыклау, сыйфат өлкәсендә лидер­ларның алдынгы тәҗрибәсен тарату, сыйфат менед­ж­ментының нәтиҗәле сис­темасын кертүгә булышлык итү. Быел Башкортстан стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үткәрү дәүләт төбәк үзәгенә конкурста катнашу өчен 90 предприятие заявка биргән. Конкурс “Производство-техник тәгаенләнештәге продукция”, “Халык өчен сәнәгать товарлары”, “Азык-төлек” һәм “Хезмәт күрсәтү” номина­цияләре буенча үткән. “Башкортстанның иң яхшы товарлары-2013” бәйгесе кысаларында “Иң яхшы сыйфат менеджменты системасы” һәм “Иң яхшы сыйфат менеджеры” конкурслары оештырылган.

Торак бәяләре базарында “үле сезон”

19 июня

Елның беренче кварталы йомгакларына караганда, Русия торакка хаклар үсү буенча 19нчы урында. Global House Price Index агентлыгы тикшеренүләреннән күренүенчә, шушы чорда безнең илдә барлык төр торакка бәяләр 1,3 процентка артып, бер квадрат метр 48,8 мең сум тәшкил итә. Дөнья илләре арасында Кытайда торакка бәяләр иң тиз арта – 10,7 процент. Беренче өчлеккә, шулай ук, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәре (9,2 процент) һәм Һиндстан (5,3 процент) керә.

Яңа технологияләр югары нәтиҗә бирә

19 июня

Уфада “Башнефть” скважиналары хакындагы мәгълүматларны эшкәртүче уникаль үзәк ачылды

Аның төп максаты — заманча технологияләр ярдәмендә бораулау нәтиҗәлелеген арттыру. Мондый төр технологияләр идарә мәсьәләләре буенча дөрес карар кабул итәр өчен төгәл һәм җитәрлек күләмдәге мәгълүматны туплаган оператив чыганак булып тора. Үзәктә меңләгән чакрым ераклыкта урнашкан скважиналардагы хәлне күзәтергә мөмкин. Төгәл мәгълүмат ерак нефть яткылыкларыннан үзәккә космик элемтә аша тапшырыла.

Чыгымнар керемнән күбрәк

30 мая

Хөкүмәтнең чираттагы утырышында агымдагы елның беренче кварталында бюджет үтәлеше һәм республика башкарма власть органнары эшчәнлегендә мәгълүмат-коммуникация технологияләрен файдалану нәтиҗәлелеген арттыру турында мәсьәләләр каралды.

Халыкара рейтинг агентлыгы вәкиле Уфада

29 мая

Кичә республика Президенты Рөстәм Хәмитов Башкортстанның кредит рейтингын күзәтү чаралары кысаларында Уфага килгән “Moody’s Investors Service Ltd” халыкара рейтинг агентлыгының вице-президенты, баш аналитик Александр Проклов белән очрашты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»