Икътисад

Хезмәттәшлек ныгый

03 августа

Республика йортында Башкортстан белән Казахстан арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. — Без Казахстан белән күрше генә түгел, безне уртак тарихи- мәдәни тамырлар берләштерә. Биш мең казах яшәгән Башкортстанда аларның “Ак бата” милли-мәдәни үзәге бар, ә Казахстанда яшәүче 17 мең башкорт өчен шундый өч үзәк ачылган, — дип белдерде Рөстәм Хәмитов. — Казахстан сәүдә өлкәсендә актив хезмәттәшлек итүче күптәнге партнерыбыз.

Торатауга хәвеф янамый

18 июля

“Башкортстан сода компаниясе” Гафури районындагы Каран яткылыгында геология-разведкалау эшләре башлаган. Предприятиегә арытаба эшләү өчен чимал кирәк. Бервакыт Башкортстан халкы өчен изге Торатауны эшкәртү турында да сүз булган иде.

Шри-Ланка белән хезмәттәшлек ныгый

16 июля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Удаянг Виратунга белән очрашты. Очрашу Русиядә Шри-Ланка көннәре кысаларында үтте.

Ниятләр кәгазьдә калмас

13 июля

Бүздәк авылында 21 фатирлы өч катлы йорт ел азагына сафка кертеләчәк

Кызыксынган яклар катнашлыгында Бүздәктә бишьяклы килешүгә кул куелды. Аңа ярашлы, район үзәгендә “УК Таврос” җәмгыяте башлангычы белән арендага бирүне күздә тоткан корпоратив торак төзеләчәк. Бу компания республикада куәтле инвестиция проектларын тормышка ашыруда катнаша. 2011 елда башланган беренче этапта Благовар һәм Чишмә районнарында һәрберсе 100 мең башка исәпләнгән өч дуңгызчылык комплексы төзү каралган. Икенче этапта Бүздәк районында шундый ук янә ике комплекс һәм моңа өстәп 90 мең тоннага исәпләнгән элеватор белән катнашазык заводы төзү күздә тотыла. Проектка салынган инвестицияләрнең гомум күләме 12 миллиард сум булыр дип көтелә.

Хезмәттәшлек уңай нәтиҗә бирә

10 июля

Кичә Президент Рөстәм Хәмитов “Газпром трансгаз Уфа” һәм “УМПО” җәмгыятьләрендә булды. Бу предприятиеләр арасында тыгыз хезмәттәшлек булдырылган. 2002 елда алар арасында газ транспортлау предприятиесенең компрессор станцияләрен реконструкцияләү буенча килешү төзелә. Килешү газ сәнәгате өчен АЛ-31СТ һәм ГПА-16Р “Уфа” агрегатлары белән тәэмин итүне күз уңында тота.

Амнистия!

10 июля

Дәүләт думасының шушы хакта карары ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булыр?

4 июльдә Русия Дәүләт думасының “Амнистия игълан итү турында” карары көченә керде. Мөһим документның соңгы редакциясен парламентның түбәнге палатасы 2 июльдә кабул итте. Шул рәвешле Дәүләт думасы икътисади җинаятьләр буенча амнистия игълан итте. Ул Русиядә Җинаять кодексының 27 мәддәсе буенча (авторлык, уйлап табу һәм патент хокукларын бозу, законсыз эшкуарлык белән шөгыльләнү, маркалаштырылмаган товар һәм продукция җитештерү, сатып алу, саклау һәм сату, законсыз банк эшчәнлеге, фирма оештыру өчен документларны законсыз куллану, законсыз кредит алу, кредитор бурычын һәм салымнарны түләүдән баш тарту, законсыз товар билгесен куллану һәм башкалар) гаепле дип табылган якынча 10 мең кешегә кагылачак һәм 1,5 ел гамәлдә булачак.

Аерылганны аю ашый...

09 июля

Ни өчен химия һәм нефть химиясе комплексы предприятиеләре килешеп, берлектә эшләү ягында түгел?

Узган атнада Башкортстанда эш сәфәре белән Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев булды. Атап әйткәндә, Хөкүмәт Рәисе Русия Пенсия фондының Благовещен шәһәрендәге бүлекчәсе эшчәнлеге белән танышты, “Полиэф” предприятиесендә “Сибур” компаниясе тормышка ашыручы полиэтилентерефталат җитештерү куәтләрен арттыру буенча проект мөмкинлекләрен күздән кичерде һәм шушында ук илнең химия һәм нефть химиясе тармакларын үстерү мәсьәләләренә бәйле киңәшмә үткәрде. Дмитрий Медведевның Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашуы барышында исә, нигездә, республикадагы нефть химиясе комплексын үстерү һәм бу өлкәдә яңа инвестиция проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелде.

Тармак икътисад нигезе була ала

04 июля

Ләкин моның өчен химия һәм нефть химиясе сәнәгатен яңа үсеш баскычына чыгарырга кирәк

Кичә Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев Башкортстанга эш сәфәре белән килде. Ул Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән берлектә Русия Пенсия фондының Благовещен районы һәм шәһәре идарәсендә булды. Дмитрий Медведев мәгълүмат терминалы ярдәмендә клиентларны кабул итүгә язу һәм универсаль электрон картаны куллану тәҗрибәсе белән танышты. Рөстәм Хәмитов Мәскәү белән Башкортстанның Русиядә картаны кулланышка кертү буенча лидерлар булып торуын билгеләп үтте. Дмитрий Медведев кеше­ләрнең пенсия акчасының ничә процентын тупланма өлешкә юнәлтүне сайлау мөмкинлеге булуы белән кызыксынды. Русия Пенсия фондының республика буенча идарәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров Башкортстанда 1141 кешенең бу уңайдан үз теләген белдерүен әйтте. Премьер-министр “иң мөһиме, кешеләр­нең сайлап алу мөмкинлеге, аларның актив позициясе” бу­луны бил­геләп үтте. Дмитрий Медведевка “Страховкалаучының шәхси кабинеты” дип аталган төбәктәге сынау проекты турында сөйләделәр. Страховкалаучылар — юридик берәмлекләр Пенсия фонды сайтында “шәхси кабинет”ын терки һәм анда фондка үз предприятиесе буенча түләүләр, отчетлар тапшыру турында мәгъ­лүмат алала. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бу программа республикада әзерләнгән, бүген башка төбәкләр дә аны үзендә булдыруны планлаштыра. “Эшкуарның шәхси кабинеты” программа модуле республикада бер ел эшли.

Инвестициясез үсеш юк

03 июля

Башкала Советы утырышында 2013-18 елларда Уфаны инвестицион үстерү стратегиясе расланды. Уфа шәһәр хакимияте башлыгының инвестицияләр буенча урынбасары Илдар Хәсәновның чыгышыннан күренүенчә, Русия Фәннәр академиясенең Социаль-икътисади тикшеренүләр институты белән берлектә әзерләнгән әлеге төп документта башкаланы инвестицион җәһәттән үстерүнең максатлары һәм бурычлары билгеләнгән.

Башкортстанның рейтингы күтәрелде

29 июня

Халыкара Мооdу,s рейтингы агентлыгы, чит ил һәм милли валютада йөкләмәләр эмитенты буларак, Башкортстан Республикасы рейтингын “Ва1”дән “Ваа3”кә кадәр күтәрде. Рейтинг нәтиҗәләре “позитив”тан “тотрыклы”га үзгәртелде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»