Икътисад

Берлектәге проектлар ике як өчен дә отышлы

25 июня

23 июньдә Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов Самарада узган Идел буе федераль округы субъектлары һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының югары һәм урта агымы төбәкләре җитәкчеләре “түгәрәк өстәл”енең өченче утырышында презентация белән чыгыш ясады. Очрашу Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ян Цзечи рәислегендә узды. Михаил Бабич сүзләренә караганда, бүген округта һәм Янцзы елгасының югары һәм урта агымы төбәкләрендә гамәлгә ашыру өчен берлектәге 73 — инновацион, 64 гуманитар һәм мәгариф проекты әзерләнә. — Безнең барлык төбәкләр белән Кытайның алты провинциясе арасында ике яклы килешүләр төзелгән, — диде Михаил Бабич. — Округ тө­бәкләре башлыклары уртак проектларны гамәлгә ашырырга тели. — Башкортстан — Идел буе федераль округында кешеләр саны буенча иң зур субъект, сәнәгать һәм икътисад үсеш алган төбәк. Бүген Кытай белән сәүдә күләме 700 миллион доллар тәшкил итә. Без Кытайга 500 миллион долларлык продукция озатабыз һәм алардан 200 миллион долларлык товар алабыз, — дип билгеләде Рөстәм Хәмитов.

Түшәмнән су үтсә, фатир ремонтлаудан ни файда?

25 июня

Республиканың торак-коммуналь хуҗалыгында реформалар дәвам итә

Соңгы елларда илнең торак-коммуналь хуҗалыгы җитди үзгәрешләр кичерә. Аларны күпкатлы йортларда яшәүчеләр аеруча нык тойды. Коммуналь түләүләрнең даими артуы күпләрнең бәкәленә сукты. Йортларны төзек хәлдә тоту да баш бәласенә әверелде. Оешкан торак хуҗалары ширкәтләре, йорт комитетлары, идарәче компанияләр белән фатир хуҗалары арасында аңлашылмаучылыклар килеп чыкты. Ниһаять, республикада мәсьәлә уңай хәл ителә башлады. Хәзер күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү белән “Башкортстан Республикасының төбәк операторы” фонды шөгыльләнәчәк. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә шушы оешманың төп эшчәнлек юнәлешләре турында сүз барды. Июль башыннан уфалылар электр энергиясе өчен турыдан-туры Башкортстанның энергия сату компаниясенә түләячәк. Бу хакта Уфа шәһәре хакимиятендә оештырылган брифингта сөйләшү булды. Торак-коммуналь хуҗалыктагы чираттагы реформаларның уңай һәм кире яклары турында бергәләп фикер йөртеп карыйк.

Кече эшкуарлыкның тылы ныклы

24 июня

Июль аенда Башкортстанның Кече эшкуарлыкны үстерү һәм ярдәм итү фонды унбиш еллык юбилеен билгеләячәк. Шушы чорда фонд нинди казанышларга ирешкән? Оешма бүген кече эшкуарлык үсешендә нинди роль уйный?

Бердәм икътисади киңлек безне көчле итә

21 июня

19 июньдә Уфада Евразия икътисади комиссиясе “Бердәм икътисади киңлек территориясендә көндәшлекнең тигез шартларын тәэмин итүнең хокукый аспектлары” дигән темага халыкара “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрде. Чарада Евразия икътисади комиссиясенең көндәшлек һәм монополияне көйләү буенча коллегия әгъзасы (министр) Нурлан Алдабергенов, Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов, Таможня берлеге һәм Бердәм икътисади киңлек дәүләтләренең парламентлары, дәүләт органнары һәм эшкуарлык берләшмәсе вәкилләре катнашты.

Франчайзинг: исеме һәм җисеме

18 июня

Франшизалар һәм бизнес-очрашулар халыкара фестивале байтак проблемаларны ачты

10 июньдә Уфада үткән бу чараны Русия Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының Башкортстан идарәсе каршындагы Эшлекле хезмәттәшлек ассоциациясе һәм “Градиент” инвестиция агентлыгы оештырды. Форумда чит илләрдән һәм Русиянең төрле төбәкләреннән йөзләрчә эшкуар катнашты. Башкаланың “ВДНХ-Экспо” күргәзмә комплексында дистәдән артык франчайзинг компаниясе экспозицияләре эшләде. Пленар утырышта танылган предприятиеләр вәкилләре үз бизнесларының үзенчәлекләре турында сөйләде һәм малтабарларны хезмәттәшлеккә чакырды. Ә инде кече залда үткән бизнес-очрашулар күпләргә яңа хезмәттәшләр һәм партнерлар табарга ярдәм итте.

Син дә хуҗа, мин дә хуҗа... Тишек торбаны кем ямый?

04 июня

Торак-коммуналь хуҗалыктагы үзгәрешләр үзен аклыймы?

Соңгы елларда тармак җитди үзгәрешләр кичерә. Күпфатирлы йортларда торак хуҗалары ширкәтләре, йорт комитетлары оештырылды. Реформалар намуслы, бердәм халык яшәгән йортларда гына үзен аклады. Кайберәүләрнең коммуналь түләүләргә бурычлары җыелды. Бу мәсьәләне ДОМКОМнарга, ТСЖларга бергәләшеп хәл итәргә туры килә. Өлкәннәрнең пенсияләре, аз тәэмин ителгәннәрнең керемнәре коммуналь түләүләрне капларга җитми башлавы халыкны да, республика җитәкчелеген дә уйланырга мәҗбүр итте. Кайбер күпфатирлы йортларда халык турыдан-туры идарә юлын сайлый. Бу алым үзен аклыймы? Әллә халык һаман да идарәче компанияләрдән башка яши алмыймы? Дәүләт җыелышы-Корылтайның торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитеты каршындагы торак-коммуналь хуҗалыгы буенча эксперт советының утырышында шул хакта да сүз барды.

Төпкел төбәктә офис җиһазы җитештереп буламы?

03 июня

Караидел районы тайгасындагы Яңа Муллакай авылы уңганнары бу сорауга “Әлбәттә!” дип җавап бирә

Районның социаль-икътисади үсеше аның географик урнашуы һәм урман сәнәгате тармагы, авыл хуҗалыгы, туризм үсеше белән турыдан-туры бәйле. Караидел урманчылары сәнәгать җитештерүендә матур гына уңышларга ире-шә һәм ул күрсәткечләр елның-елында яхшыра бара. Бу тармакка арта баручы инвестицияләр үз нәтиҗәсен бирә: яңа предприятиеләр һәм җитештерү күләмнәре арта, урындагы халыкка эш урыннары булдырыла. Районда былтыр 71 эшсез нәкъ менә яңа оештырылган җәмгыятьләрдә эшле булган. Былтыр Караидел районында бу тармакта 206,4 миллион сумлык продукция җитештерелгән. Алдагы ел белән чагыштырсак, үсеш 118 процент тәшкил итә. Ә агач хәзерләү күләменә күз салсак, ул өч тапкыр (!) арткан.

Завод. Вертолетлар. Сәүдә үзәге...

28 мая

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның Кытайга сәфәре тагын нинди мөһим башлангычлар белән билгеләнде?

Рөстәм Хәмитовның Ляонин провинциясендә “Хайчен Нефтемаш” корпорациясе җитәкчеләре белән очрашуы аерым игътибарга лаек. Эшлекле очрашуда Башкортстанда бораулау җиһазлары заводы булдыру буенча инвестицион проект тикшерелде. Атап әйткәндә, Башкортстан территориясендә авыр бораулау җиһазлары җитештерү буенча Русия-Кытай машина төзү предприятиесе булдыру турында сүз бара. Билгеле, проект гамәлгә ашса, ике як та отачак. Җәлеп ителгән инвестицияләр республикада яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк. Яңа сәнәгать объекты бюджетка салымнарны кертүне дә арттырачак. Башкортстанда эшләнәчәк җиһазга ил төбәкләреннән тыш, чит илләрдә дә ихтыяҗ булачагына өмет зур. Республиканың нефть чыгару һәм эшкәртү предприятиеләренә дә үзебездә эшләнгән җиһазларны куллану бары тик файдага булачак.

Безнекеләр дә Кытайны үзләштерсен!

28 мая

26 майда Республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Кытайга сәфәрдәге һәм Петербург халыкара икътисади форумындагы эшчәнлеккә йомгак ясады.

Кече бизнес – чаң, монополистлар акча суга...

21 мая

Туймазы районында үткән төбәкара утырышта малтабарларны борчыган көнүзәк мәсьәләләр каралды

Страховка түләүләренең икеләтә артуы кече бизнесның хәлен тагын да авырайтты, нәтиҗәдә, аз куәтле предприятиеләр ябылырга мәҗбүр булды. Ни өчен закон кабул иткәндә малтабарларның фикере исәпкә алынмаган? Кече бизнесның яңадан-яңа киртәләргә юлыгуы кемнәр өчен отышлы? Дәүләт жыелышы-Корылтайның Сәнәгать, инновацион үсеш һәм малтабарлык буенча комитеты белән Татарстан Дәүләт советының икътисад, инвестицияләр һәм малтабарлык комитеты Туймазы районында берлектә утырыш үткәрделәр. Анда кече бизнесны үстерү һәм бу юнәлештә төбәкара хезмәттәшлек юллары каралды. Утырышны Дәүләт жыелышы-Корылтай комитеты рәисе Рәшит Хәйруллин алып барды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»