10.09.2014 - Икътисад

Максат – 600 миллиард сум!

Башкортстан инвесторларны нинди уңай шартлар белән җәлеп итә?

Хөкүмәт йортында Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Инвестицион мохитне яхшырту буенча иҗтимагый Советның киңәйтелгән утырышы үтте. Аның эшендә Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Русиянең транспорт министры Максим Соколов, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов, банк карамагында булмаган “Кредит гарантияләре агентлыгы” депозит-кредит оешмасының идарә рәисе Галина Изотова һәм башкалар катнашты. Аның кысаларында Башкортстан Хөкүмәте белән “Кредит гарантияләре агентлыгы” оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Башкортстанга инвестицияләр җәлеп итү юнәлешендә алга китеш бармы? Инвестицион мохитне яхшырту өчен нәрсәләр эшләнә? Утырышта шул хакта да сүз барды.

– Ике ел ярымда Совет инвестиция сәясәтенең төп мәсьәләләре турында фикер алышу өчен мөһим мәйданчыкка әверелде, – диде Рөстәм Зәки улы. – Шушы вакытта төбәк һәм муниципаль инвестицион стандартлар, инвестицион үсеш стратегиясе каралды. Проектларын гамәлгә ашырганда инвесторларны борчыган мәсьәләләр дә игътибардан читтә калмады. Инвестицияләр җәлеп итү өчен уңай шартлар тудырылды. Ун елга кадәр керем салымын киметү, шушы ук чорда милек өчен салым түләүдән азат итү үз нәтиҗәсен бирергә тиеш.
Сер түгел, ил төбәкләре арасында инвесторлар өчен көрәш бара. Билгеле, алар өчен уңайлы хәл-шартлар тудыручылар гына максатына ирешәчәк. Инвестор төбәккә үз планы, үз максаты белән килә. Иң мөһиме – проектын уңышлы гамәлгә ашырып, керем алу. Гадәттә, баштагы мәлдә чыгымнар ке­рем­нәрдән артып китә. Товар әйлә­неше, күрсәтелгән хезмәтләр куәтенә, күләменә ирешкәнче азмы-күпме вакыт таләп ителә. Шул ук вакытта, коммуналь хезмәтләр өчен, эш хакы түләргә кирәк. Ә керем салымын ун елга кадәр киметү инвесторга ныклап аякка басарга ярдәм итә. Шушы ук чорда милек өчен салым түләүдән азат итү дә зур ярдәм. Билгеле, мондый шартларда эшләргә теләк белдерүчеләр күп булачак. Моны статистика мәгъ­лүматлары дәлилли.
– 2010 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, инвестицияләр күләме 73 процентка артып, былтыр 226 миллиард сум тәшкил итте, – диде төбәк җитәкчесе. – Үсеш 100 миллиард сумнан артып киткән. Инвестиция страте­гиясенә ярашлы, 2020 елга төбәккә җәлеп ителгән инвестицияләр күләмен 550-600 миллиард сумга җиткерергә тиешбез. Моңа кадәр республикада 700 миллиард сумлык йөз эре проект гамәлгә ашырылачак. Быел да үсеш күзәтелә. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча инвестицияләр күләме, 11 процентка артып, 100 миллиард сум тәшкил итте. 2010 елда төбәккә җә­леп ителгән инвестицияләр күләме буенча илдә 16нчы урында идек, былтыр унынчы урынга күтәрел­дек.
Аңлашыла, мондый күрсәткечләргә, күп көч салып, инвестиция сәясәтен уңышлы гамәлгә ашырганда гына ирешергә мөмкин. Бу юнәлештә Башкортстан башка төбәкләргә дә үрнәк була ала. Сер түгел, инвестиция проектларын уңышлы гамәлгә ашыруга төрле киртәләр комачаулый. Кайвакыт авыр хәлдән чыгарга файдалы киңәш тә ярдәм итә. Республикада бу юнәлештә дә эш бара. Башкортстанда ил төбәкләре арасында берен­челәрдән булып Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил эшли башлады. Узган ел нәтиҗәләре буенча, без­нең бизнес-омбудсмен Рафаил Гыйбадуллинга тиңнәр булмавы күп нәрсә турында сөйли.
Уфада, эре шәһәрләрдә бизнес оеш­тыру, инвестиция проектларын гамәл­гә ашыру җайга салынган. Төп­келдә хәлләр ничек? Башкортстанда бу юнәлешкә дә игътибар бүленә. Инвестиция буенча вәкилләр институты муниципаль берәмлекләргә инвес­тиция­ләр җәлеп итәргә, инвестор акчасын нәтиҗәле тотыну юлларын анализларга ярдәм итә. Һәр муниципаль берәмлекнең үзенчәлеге, мөмкин­лекләре һәм ресурслары тирәнтен өйрәнелә. Нәтиҗәдә, инвестор эш башлау өчен уңайлы юнәлеш белән алдан танышып, хәвефне булдырмау өчен тиешле чаралар күрә ала.
Көнбатыш санкцияләре Русия һәм төбәкләр икътисадында да чагылыш табачак. Яңа хәл-шартларга бюджет акчасына өметләнеп тормыйча, инвестицияләр җәлеп итүгә зур игътибар бүлүчеләр тизрәк яраклашачак. Башкортстанның җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча илдә алдынгы ун төбәк исемлегенә керүе киләчәккә өмет белән карау мөмкинлеге бирә.

Продажа квартир в Уфе. АН "Ваша Квартира".

Айдар ЗӘКИЕВ.
 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»