03.09.2014 - Икътисад

Вертолетлар очачак. Куәтләр артачак...

Икътисади санкцияләр Русия авиация техникасы җитештерү тармагына да кагылырга мөмкин. Нәтиҗәдә, якын киләчәктә безгә бу юнәлештә дә үз көчебезгә таянырга туры килү ихтимал. Әйткәндәй, стратегик мәсьәләне хәл иткәндә Башкортстан ил терәге була ала. Күмертау авиация җитештерү предприятиесенең куәтләре дә, мөмкинлекләре дә зур. Үткән атнада Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов эш сәфәре барышында Күмертау авиация җитештерү предприятиесендә булды. Предприятиегә яңа шартларга яраклашырга нәрсә комачаулый? Җитештерү куәтен арттыру өчен нинди чаралар күрү мөһим? Бу юнәлештә эш башланганмы? Рөстәм Зәки улы шушы мәсьәләләргә тукталды.

— Ике-өч ел элек кенә предприятиенең җитештерү күләме ун-унбер миллиард сум тәшкил итә иде, — диде төбәк башлыгы. — Бүген 6,5 миллиард сумга да канәгатьбез. Заводның киләчәге бармы? Бу юнәлештә булдыра алганны, хәтта, булдыра алмаганны да эшлибез. Күптән түгел Курск өлкәсендә федераль дәрәҗәдәге киңәш­мәдә Русия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очраштым. Ул миңа предприятиенең яшәячәге, аны үстерү планы барлыгын әйтте.
Дөньяга билгеле вертолетлар җитештерүче предприя­тиенең катлаулы хәлдә калуы уңаеннан шуны әйтергә була. Үсеш белән кризис янәшә йөри. Аягында ныклы басып торучы корпорацияләр дә бу сынауны үтә. Иң мөһиме — төшенкелеккә бирелмичә, чыгар юл эзләү. Завод та тик тормый. Әлеге вакыт­та җитештерү белән беррәттән “Камов” вертолетлары өчен агрегатлар чыгаруга юнәлтелгән инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла. Ка-62, Ка-52К вертолетлары өчен винтлар җитеш­терү үзләштерелә башлаган. Агымдагы елда яхшыртылган тактик-техник характеристикага ия булган Ка-226Т вертолетына сертификат алуны төгәлләү планлаштырыла. Җи­теш­терү куәтләре кимүгә санк­цияләр дә өстәлгәч, керемнәр чыгымнарны капласын өчен тагын да күбрәк көч салу таләп ителә. Бу мәсьәлә Рөстәм Зәки улының игътибарыннан дә читтә калмады.
— Техника җитештерү, заводны үзгәртеп кору юнәле­шендә яңа, күләмле тәкъдимнәр кирәк. Яңа продукция, яңа материаллар турында сүз бара. Билгеле, бу максатка ирешү җиңел түгел. Завод яшәсен, үсеш алсын өчен тырышачакбыз, — диде ул.
Килешергә кирәк, бер яктан, санкцияләр предприятиенең мөмкинлекләрен чикли, үсешен тоткарлый. Икенче яктан, яңа мөмкинлекләр ача. Заводтагы югары технологияләр әлегә кадәр чит илләрдән сатып алынган продукцияне, техно­логия-ләрне җитештерүне җайга салу мөмкинлеге бирә. Предприятие җитәкчелеге, дәүләт ярдәменә генә өмет итеп, кул кушырып утырмаса, максатына ирешә алачак.
Санкцияләр Русиягә, шул исәптән Башкортстанга кайбер техниканы сатуны, безнекен сатып алуны чикләүгә генә кайтып калмый. Мәсьәлә төптәрәк ята.
— Көнбатыш безгә технологик басым да ясый, — диде бу хакта төбәк җитәкчесе. —Вертолетларның чит ил станокларында эшләнүе, бу процесста бик күп чит ил җиһазлары кулланылуы һәркемгә билгеле. Без һәр юнәлеш буенча импортка бәйле. Егерме ел элек, базардагы лаеклы урыныбыз юк ителеп, шул ук продукция чит илдән кертелә башлады. Хәзер яңача үсеш юлларын эзләргә кирәк.
Заводны үзгәртеп кору, чит ил җиһазларын, станокларын үзебезнекенә алыштыру өчен еллар таләп ителә. Шул ук вакытта, эш тукталмаска тиеш. Предприятиедә биш мең кеше эшли. Мөгаен, безгә теләктәшлек белдерүче илләр белән шушы юнәлештә хезмәттәшлек итү турында уйланырга кирәктер.
Күмертауда эзләнү-коткару, транспорт-хәрби, урта класслы, күпмаксатлы һәм радиолокацион вертолетлар җитештерелә. Беренче карашка, сыйфатлы техникага ихтыяҗ зур булырга тиеш. Ни өчен завод тулы куәтенә эшләми? Бу сорауга төгәл генә җавап юк. Шул ук вакытта, үрнәк алырдай тәҗрибәләр бар. ”Robinson Helicopter Company”(АКШ) компаниясе — вертолетлар җитештерү буенча дөньяда лидер. Предприятиегә 1973 елда Фрэнк Робинсон нигез салган. Компания гражданнар вертолетлары җитештерә. Биредә “гражданнар вертолетлары” дигән сүзгә игътибар итәргә кирәк. Алар хәрби техникадан арзанрак. Нәтиҗәдә, Робинсон вертолетлары бик күп илләр күген иңли һәм иңләячәк. Күмер­тауда да артык кыйммәт булмаган вертолетлар җыярга мөм­кин. Көн-дәшлек зур булган заманда продукциянең сыйфатыннан тыш, хакы да зур әһәмияткә ия. Предприятие җитәкчелеге бу хакта бүгеннән җитди уйланса, нәтиҗә озак көттермәс. Дәүләт ярдәменә генә өмет итү хәлне тагын да катлауландырачак.

Айдар ЗӘКИЕВ. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»