12.07.2014 - Икътисад

Республика аграр сәнәгате үсеш кичерә

Урак башлануга санаулы көннәр генә калып бара. Башкортстан хуҗалыклары җитди сынауга әзерме? Бу юнәлештә хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар? Мәләвез районының Җиргән авылында Салават  исемендәге кооперативта бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюны оештыру буенча үткән “Басу көне-2014” республика семинар-киңәшмәсендә шул хакта да сүз булды. Чарада Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов, Премьер-министр урынбасары Эрнст Исаев, авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко, республика районнарының хакимият башлыклары һәм башка җитәкчеләр катнашты.

— Соңгы елларда зур казанышларга ирештек, — диде Рөстәм Зәки улы. — Табигать көйсезлеге белән көрәшергә туры килсә дә, республика агросәнәгате  үсеш кичерә. Соңгы биш елда корылык тармакка зыян салды, әмма нәтиҗәләр канәгатьләнерлек. Продукция, азык-төлек җи­тештерелә. Төзелешләр дәвам итә. Яңа техника сатып алабыз, яңа технологияләр үзләш­терәбез. Белгечләр җиң сызганып эшли. Болар барысы да тармакның куәтен ныгыта. Башкортстан — илнең агро­сәнәгать комплексы югары дәрәҗәдә үсешкән иң эре төбәкләренең берсе. Күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгылар исәбендә барабыз. Авыл хуҗалыгында тулай төбәк продукты буенча илдә җиденче урындабыз. Бу күрсәткечләр күңелне җылытса да, камиллекнең чиге юк, алга бару өчен, яңача эшләргә өйрәнергә кирәк. Нәкъ шу­шындый киңәшмәләрдә тар­мактагы көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышабыз. Яңа техника, технологияләр, сортлар куллану мөһимлеген яхшы аңлыйбыз.  Җитештерелгән продукцияне эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре төзү юлларын да тикшерәбез. Ләкин бу мәсьәлә бик тиз хәл ителми. Меңләгән кеше хезмәт салган пред­приятиеләрне сафка кертү өчен вакыт таләп ителә. Бу максатка да ирешергә, заман шартларына яраклашырга тиешбез. Фәкать шунда гына республика хуҗалыклары көндәшләреннән калышмаячак. Бу максатка ирешү өчен Башкортстанда тотрыклы хуҗалыклар да, уңган хез­мәткәрләр дә бар.

Республика җитәкчесе төбәктәге агро­сәнәгатьнең бүгенге хәлен, тармакны борчыган көнүзәк мәсьәләләрне ачык чагылдыручы стендлар белән танышты. Мәгълүм булуынча, басуларга җил, су эро­зиясе зур зыян сала. Басуларны саклау максатында утыртылган агачлар картайган. Билгеле, мәсьәлә якын киләчәктә хәл ителмәсә, тармак зур югалтулар кичерәчәк. Чөнки агачлар бер көндә генә үсеп чыкмый. Моның өчен еллар таләп ителә. Катнашучылар полосаларны яңарту программасы белән танышты. Рөстәм Хәмитов әйтеп үтүенчә, тармакны бишенче ел корылык сыный. Мәсьәләне “2014-20 елларда Башкортстан Республикасында сугаруны үстерү” программасын гамәлгә ашырып хәл итү план­лаштырыла. Рөстәм Хәмитов күрсәтмәле басуда үсүче карабодай, көнбагыш, кукуруз һәм башка бөртекле һәм мал азыгы культуралары сортлары белән танышты. Аларның Башкортстан басуларында мул уңыш биргәннәре аерым игътибарга алынды. Шунда ук оештырылган алдынгы авыл хуҗалыгы техникасы күргәз­мәсе дә бер­кемне дә битараф калдырмады.

Әйткәндәй, 2014 ел республика авыл хуҗалыгында “Урып-җыю эшләренең сыйфатлы елы” исеме астында үтә. Шуңа күрә, уңышны вакытында һәм югалтусыз җыеп алуга зур игътибар бүленәчәк. Төбәктә 1 миллион 780 мең гектар мәй­данда бөртекле, кузаклы культуралар игелә. Техниканың сынатмавы да мөһим. Бүген республикада 520 үзйөрешле һәм бер мең тагылма чапкычлар бар. Бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюда һәр комбайнга 480 гектар мәйдан туры килә.

Семинар-киңәшмәнең пле­нар өлеше Мәләвез шәһәре Мәдәният сараенда үтте.

— Аграр мәсьәлә аерым игъ­тибар таләп итә, — диде Рөстәм Зәки улы. — Эшегезне күрдем. Еш очрашып, тәҗрибә уртак­лашасыз. Дөрес юнә­лештә барасыз. Авыл хуҗалыгы — мөһим тармак. Киләчәккә планнарның барысы да авыл хуҗалыгы үсеше  белән тыгыз бәйле.

Айдар Зәкиев.

Мәләвез районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»