09.07.2014 - Икътисад

Башкортстан - Мексика: хезмәттәшлек киңәя

7 июльдә Республика йортында Рөстәм Хәмитов Мексика Кушма Штатларының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рубен Альберто Бельтран Герреро белән очрашты, дип хәбәр иттеләр төбәк башлыгының матбугат хезмәтеннән.

Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, әлеге вакытта Башкортстан йөздән артык ил белән хезмәттәшлек итә. Үткән елда товар әйләнеше  15 миллиард доллардан артты, аның 90 проценты — безнең экспорт.

— Мексика белән безнең сәүдә өлкәсендәге хезмәттәшлек, товар әйләнеше зур түгел. Дөрес, үткән елда Мексикага безнең республикадан зур күләмдә ашлама җибәрелде, әмма бу бердәнбер генә очрак, — диде республика җитәкчесе. — Бу эшне активлаштырырга  кирәк, ә мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, Уфада урнашкан берләшкән нефть-химия компаниясе Мексика партнерлары катнашлыгында зур химия предприятиесе төзүне күздә тота. Бу проектның күләме миллиард доллар тирәсе тәшкил итә. Аны быел башлап җибәрергә уйлыйлар. Димәк, Мексика капиталы безгә киләчәк. Ул бу проектның бер өлешен тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, Башкортстанның Мексика нефть компанияләре белән эшләү мөмкинлеге бар. Бу өлкәдә безнең компетенция яхшы гына — без моны нефть-техник университетында күрдек. Шуңа бу юнәлештә хезмәттәшлек итәчәкбез. Мәдәният өлкәсендә аралашу турында сөйләшергә була. Гастрольләргә йөреп үз осталыгын күрсәтерлек яхшы коллективлар бар. Хезмәттәшлекнең кызыклы юнәлеше — белгечләр әзерләү. Аларны Мексикада укыту белән кызыксынабыз, ә мексикалылар бездә укый ала. Мондый тәкъдимнәр күп. Хезмәттәшлек колачын киңәйтергә кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов.

— Башкортстан — бик матур республика, мөһим төбәк. Монда мин үземне туган ягымда кебек хис итәм. Бу бик мөһим очрашу. Башкортстан белән Мексика арасында үзара бәйләнешнең өч дәрәҗәсе бар. Беренчедән, сәүдәне ныгытырга кирәк. Бу инвестицияләр килүне аңлата. Моннан тыш, мәдәни бәйләнешләрне актив үстерү мотлак. Өченчесе — иң мөһиме. Уфа  бөтен Русиянең энергетика үзәге булып тора һәм бу өлкәдә безнең уртаклыклар күп, — диде Мексика дипломаты Герреро әфәнде.

“Башинформ”.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»