09.07.2014 - Икътисад

Өч елда – 700 миллиард сум!

Сер түгел, үзәктән ерак урнашкан төбәкләргә икътисади үсешкә ирешү җиңел түгел. Бу фикергә инану өчен, мәсәлән, Чукоткада көн күрүче халык белән мәскәүлеләрнең эш хакын, яшәү шартларын янәшә куеп карау да җитә. Төпкелгә инвесторлар да ашкынып килми. Мәсьәләне яшьләр­нең үзәккә күчеп китүе дә кис­кенәйтә. Илнең һәр төбәгендә, шул исәптән Башкортстанда да үзәктән ерак урнашкан җирләр бар. Республиканың Урал аръягы күп кенә күрсәткечләр, шул исәптән халыкның яшәү шартлары буенча да башка төбәкләрдән калыша иде. Башкортстан җитәкчелеге мәсьә­лә­гә битараф калмады. Урал аръягын үстерү буенча республика программасы кабул ителде. Программа төбәктә инфраструктура һәм башка мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә этәргеч бирде. Сибайда икенче тапкыр төбәкара инвестиция форумы оештырылуы да уңай күренеш. Хәбәр итүебезчә, узган атнада Сибайда “Урал аръягы-2014”: “Стратегия”25-20” Төбәкара хезмәт­тәшлек — берлектәге уңышның яңа мөмкинлекләре” дигән икенче төбәкара инвестиция форумы үтте. Беренче чара 2012 елда үткән иде. Быел форумда 200дән артык делегат катнашты. Алар арасында федераль һәм төбәк власть ор­ган­нары, үсеш институтлары, Русия­нең әйдәүче бизнес структуралары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм белгечләр катнашты. Форум­ның пленар өлешендә Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов, Ырынбур өлкәсе губернаторы, хөкүмәте рәисе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Юрий Берг, Курган өлкәсе губернаторы, хөкүмәте рәисе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алексей Кокорин, Чиләбе өлкәсе губернаторы урынбасары Руслан Гаттаров, “Эшлекле Русия” иҗтимагый оешмасы рәистәше Андрей Назаров, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов, Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Юрий Пустов­гаров һәм башкалар катнашты. Чара нәтиҗәле булдымы? Халык­ара, төбәкара дәрәҗәдә нинди ки­лешүләргә кул куелды? Урал аръ­ягының икътисади үсешенә өмет зурмы?

Совет чорында төбәкара бәйләнешләр гадәти күренеш иде. Хезмәттәшлек төбәкләр-нең икътисади үсешенә уңай йогынты ясады. Үзгәртеп корулардан соң күпчелек бәйләнешләр өзелде. Чөнки төбәкләр бөтен игътибарын, көчен үз территориясенә юнәлтте. Шул ук вакытта, илгә бик күп чит ил корпорацияләре, компанияләре үтеп керде. Нәтиҗәдә, төбәкләр иске дусларын онытып, яңалары белән хезмәттәшлек итә башлады. Икътисади кризис, Украинадагы хәл-вакыйгалар Русиянең икътисади санкцияләр “боҗ-расында” калу ихтималлыгы ил төбәкләренең хезмәт-тәшлегенә янә җан өрде. Пленар өлештә бу мәсьәләгә Рөстәм Зәки улы да тукталды.

— Хәзерге заманда  беркем дә үзенең төбәгенең, муниципаль берәмлегенең башкалардан аерым үсеш алуын планлаштырмый. Мондый икътисад моделе уңыш китерми. Чикләнгән, үз-үзенә бикләнгән системаларның көннәре санаулы. Тормыш төбәкләр алдында агломера-цияләр, кластерлар оештыру, берничә төбәк өчен отышлы булган программаларны уртак көч белән гамәлгә ашыру бурычы куя, — диде ул.

Билгеле, хәзер төбәкләргә яңа чорда яңа шартлар буенча хезмәттәшлек итәргә туры киләчәк. Совет чорындагы тәҗрибә базар шартларына корылган бүгенге көнгә бигүк туры килеп бетми. Мондый хәл-шартларда төбәкләр-гә ничек уртак тел табарга? Рөстәм Хәмитов бу мәсьәләгә дә ачыклык кертте.

— Хезмәттәшлектә үзара көндәшлек түгел, уртак көчләрне җитди мәсьәләләр хәл итүгә юнәлтергә кирәк. Килешерсез дип улыйм, рейтинглар, инвесторлар, бюджет субсидияләре өчен төбәкләр арасында ярыш булачак. Ул да билгеле кысалардан чыкмасын һәм үсешкә булышлык итсен иде. Чөнки тормыш өчен төбәкләрнең административ чикләре мөһим түгел. Халык бер-берсенә кунакка йөри, уртак бизнес кора, җаны теләгән югары уку йортында белем ала. Төрле төбәкләрдә яшәүче халык шундый дустанә мөнәсәбәттә яши икән, төбәк һәм муниципаль властьлар дәрәҗәсендә дә хезмәттәшлек уртак бизнес коруга, дуслыкка, сәүдәгә нигезләнергә тиештер, — диде ул.

Әйтергә кирәк, Башкортстан ил төбәкләре белән хезмәттәшлек итү буенча күпләргә үрнәк була ала. Соңгы вакытларда бу юнәлештә эш аеруча активлашты. Шул ук вакытта, нәтиҗәләрдән тыш, хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Бу хакта Рөстәм Зәки улы түбәндәгене бәян итте:

— Русиянең барлык төбәкләре белән дә сәүдә-икътисади һәм мәдәни элемтәләрне үстерәбез. Ил төбәкләре белән хөкүмәтара 60 килешү төзелгән. Кызганычка каршы, әлегә аларның күпчелеге кәгазьдә генә кала. Төбәк-ара килешүләр төзегәндә бер-беребезгә рәсми дәрәҗәдә эш сәфәрләре оештырабыз һәм эшкуарлар берләшмәләрен очраштырабыз. Бик сирәк эре, ике як өчен дә отышлы проектлар гамәлгә ашырыла. Ә менә бизнес инде күптән партнерлык мөмкинлекләрен оста файдалана. Фикерне мисаллар дәлилли. Белорет һәм Әбҗәлил районнарында Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск һәм башка шәһәрләренең ял үзәкләре урнашкан. Төбәктә уртак көчләр белән туризм, кунакханәләр бизнесы үсеш алган. Шул ук вакытта Учалы районы предприятиеләре — Верхнеуральск районы (Чиләбе өлкәсе), Башкортстанның көньяк районнары Ырынбур өлкәсе белән тыгыз бәйләнеш тота. Республиканың төньяк-көнчыгыш районнары Свердловск өлкәсе белән авыл хуҗалыгы юнәлешендә хезмәттәшлек итә. Уңышлы элемтәләр мисалларын арытаба да дәвам итәргә мөмкин, — диде ул.

Рөстәм Хәмитов төбәкара хезмәттәшлекнең анык юлларына да тукталды. Төбәкләр чигендә күперләр һәм юллар, куәтле элеваторлар, авыл ху-җалыгы продукциясен эшкәртүче предприятиеләр, склад комплекслары һәм башка объектлар төзергә тәкъдим итте ул. Төбәкара бәйләнешләр программасын төзегәндә ихтыяҗлар, планнар һәм көнүзәк мәсьәләләр турында мәгълүмат алышу мөһимлеген дә сызык өстенә алды. Шулай ук планнарны гамәлгә ашырырга комачаулаган проблемаларга да тукталды.

— Кайбер чит илләрдә төбәкләр генә түгел, хәтта муниципаль берәмлекләр дә үз территориясендәге салымны көйләү хокукына ия, — дип дәвам итте Рөстәм Зәки улы. — Безгә мондый хокук бирелмәгән. Бәяләргә йогынты ясый алабыз. Чиктәш районнарда бәяләрне көйләү спекуляциягә, нәтиҗәсез сәүдә агымына чик куячак. Экология, туризм һәм ял — хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешләре.  Урал табигате, һавасы, суы — гомум байлык. Киләчәктә дә тирә-як мохиткә  сакчыл мөнәсәбәттә булып, бу мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек итик.

Инвесторны җәлеп итү генә җитми. Аңа төбәкнең мөмкинлекләре, өстенлекле яклары турында төгәл мәгълүмат тәкъдим итәргә дә кирәк. Шул ук вакытта эш башларга теләүчегә башка юнәлешләрдә ярдәм кулы сузу да комачауламый. Рөстәм Хәмитов бу бурычны инвестиция буенча вәкилләргә йөкләтергә тәкъдим итте.

— Инвестиция буенча вәкилләр институты оештыру муниципаль берәмлекләргә инвестицияләр җәлеп итәргә, инвестор акчасының нәтиҗәле тотылу юлларын анализларга да ярдәм итәчәк. Һәр муниципаль берәмлекнең үзенчәлеге, мөмкинлекләре һәм ресурслары тирән өйрәнелгәч кенә нәтиҗә ясалырга тиеш. Бу юнәлештә эш башланды, — диде Рөстәм Зәки улы.

Форум кысасында Урал аръягының икътисади үсеше өчен мөһим вакыйгалар булды. Әйтик, Кытай Халык Республикасы белән бәй-ләнешләрне киңәйтү кысасында агачны тирәнтен эшкәртү инвестиция проекты гамәлгә ашырылачак. “Синьдунмин” (Кытай) компаниясе белән протоколга кул куелды. Мәгълүм булуынча, Урал аръягы урманнарга бай. Кызганычка каршы, агач озак еллар күрше төбәкләргә, чит илләргә эшкәртелмичә озатылды. Мөгаен, яңа проект бу күренешкә чик куеп, төбәк өчен яңа мөмкинлекләр ачар. Урал аръягында сыйфаты, тәме буенча дөньяда тиңе булмаган бал җитештерелә. Моңа карамастан, башкорт балы һаман да дөнья базарында үз урынын яулый алмый. Кытайның янә бер инвесторы, “Elephant Alliance International  Economy and Trade Center” компаниясе төбәк аграрийларына бу максатка ирешергә дә булышлык итәчәк.

Авыл хуҗалыгы үсешсә дә, Урал аръягын Башкортстан районнары, чит төбәкләр “ашата”. Сәбәп — төбәктә агросәнәгатьнең сүлпән үсешендә һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче предприятиеләрнең санаулы гына булуында. “Procator” (Венгрия) компаниясенең инвестиция проекты шушы юнәлештәге хәлне яхшыртырга ярдәм итәчәк. “Пенетрон-Россия” компаниясе төбәктә гидроизоляция материаллары җитештерергә планлаштыра. Форумда “Apanc” (АКШ, Калифорния) шәхси инвестиция фонды вәкиле Алан Месси да катнашты. Аның сүзләренә караганда, фонд Урал аръягына ярты миллиард доллар инвестицияләр белән килергә исәп тота. Максат — “Сибайлеспром” территориясендә плитә материаллары заводы төзү. Яңа объектлар яңа продукция генә түгел, яңа эш урыннары да дигән сүз. Форум кысасында нигез салынган башлангычларга зур өметләр баглана.

Инвестицион климатны яхшырту буенча иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында Рөстәм Зәки улы Башкортстанга инвестиция җәлеп итү нәтиҗәләренә дә тукталды.

— Соңгы өч елда 700 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп иттек, — диде ул. — Инвестицияләр күләме ел саен сигез процентка артты. Агымдагы елның беренче кварталында тагын да югарырак нәтиҗәгә ирештек. Бу күрсәткеч 12,5 процент тәшкил итте.

Форум бик күп көнүзәк мәсьәләләргә ачыклык кертте. Иң мөһиме — Урал аръягына килергә теләүче инвесторлар артты. Республика җитәкчелеге, Хөкүмәте бу юнәлештә нәтиҗәле эшләде. Инвесторлар чакырылды, килешүләр төзелде. Проектлар гамәлгә ашармы? Инвесторлар максатына ирешә алырмы? Монысы, барыннан да бигрәк, Урал аръягындагы район һәм шәһәрләр, муниципаль берәмлекләрнең тырышлыгына һәм активлыгына бәйле. Чараны югары дәрәҗәдә оештырган Башкортстан җитәкчелеге дә, киләчәккә өмет белән караучы халык та алардан тәгаен нәтиҗәләр таләп итәргә хаклы. Өметләр акланырмы? Монысын вакыт күрсәтер. Снять квартиру в Уфе посуточно.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»