08.07.2014 - Икътисад

Тотрыклылык һәм үсеш юлыннан

Республика Хөкүмәте төбәкнең икътисади хәлен яхшырту буенча чаралар күрә: хезмәт хакы, торак төзү күләмнәре арта,  эшсезләр саны кими, инвестицияләр җәлеп итү активлаша. Бүген республиканың власть органнары нәтиҗәле эшли. Русия Федерациясе субъектлары башкарма власть органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге рейтингында 36нчыдан 10нчы урынга күтәрелдек. Республика өч елда икътисадны үстерү динамикасы буенча алты лидер-төбәк арасына керде. Русия Финанс министрлыгы Башкортстанның финанслар белән идарә итү сыйфатына югары бәя бирде.

Әйткәндәй, Moody’s Investors Service агентлыгы 1 июльгә Башкортстанның кредит рейтингын “Ваа3” дәрәҗәсендә, фараз “тотрыклы” дип билгели. Агымдагы елның маенда агентлык вәкилләре республикада булганнар иде, нәтиҗәдә, аналитиклар Башкортстанның рейтингы югары дигән карар чыгарды. “Ваа3” дәрәҗәсендәге инвестиция категориясе рейтингы Башкортстанга узган елның 27 июнендә бирелгән иде. Ул әлеге вакытта Русия субъектлары арасында, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, өченче булып тора.

Республика максималь инвестиция мөмкинлеге күрсәткече буенча илнең беренче ун субъекты исәбенә керә.

— Узган елда гына  республика икътисадына капитал салулар 8 процентка үсте һәм 266 миллиард сумнан артып китте. Агымдагы елның беренче кварталында төп капиталга инвестицияләр үсеше тагын да югары — 12,5 процент. Әлеге динамика эшләүче предприятиеләрнең активлыгы нәтиҗәсе генә түгел, ә республика өчен мөһим булган эре проектларны гамәлгә ашыру исәбенә тәэмин ителә. Мондый проектлар безгә тагын да күбрәк кирәк, — диде Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов 1 июльдә үткән Башкортстан Хөкүмәтенең Өстенлекле инвестиция проектларын карау һәм аларга ярдәм итү буенча комиссиясе утырышында.

Анда “Шератон” кунакханәсе һәм калдыкларны эшкәртү заводы төзү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның автотеркәү системасын, Стәрлетамакта “Спортакадемия” спорт комплексын үстерү буенча проектлар каралды. Республика Хөкүмәте һәм “Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте арасындагы килешү нигезендә каталитик крекинг комплексын төзү проектын гамәлгә ашыру барышы турында отчет тыңланды.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»