03.07.2014 - Икътисад

Үсеш - 12,5 процент!

1 июльдә Уфада Башкортстан Хөкүмәтенең Өстенлекле инвестиция проектларын карау һәм аларга ярдәм итү буенча комиссиясе утырышы үтте.

— Бүген без комиссиянең 15нче утырышын үткәрәбез. Ләкин эшебезгә бу күрсәткеч буенча бәя бирелми. Иң мөһиме — шул вакыт эчендә без Башкортстанның инвестиция рейтингын күтәрдек, инвесторларга үзебезнең ачыклыкны, лаеклы проектларны хупларга әзер булуыбызны күрсәтә алдык, — диде Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов. — Узган елда гына  республика икътисадына капитал салулар 8 процентка үсте һәм 266 миллиард сумнан артып китте. Агымдагы елның беренче кварталында төп капиталга инвестицияләр үсеше тагын да югары – 12,5 процент. Мондый динамика эшләүче предприятиеләрнең активлыгы нәтиҗәсе генә түгел, ә республика өчен мөһим булган эре проектларны гамәлгә ашыру исәбенә тәэмин ителә. Мондый проектлар безгә тагын да күбрәк кирәк.

Хөкүмәт комиссиясе утырышында “Шератон” кунакханәсе һәм калдыкларны эшкәртү заводы төзү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның автотеркәү системасын, Стәрлетамакта “Спортакадемия” спорт комплексын үстерү буенча проектлар каралды. Республика Хөкүмәте һәм “Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте арасында төзелгән килешү нигезендә каталитик крекинг комплексын төзү проектын гамәлгә ашыру барышы турында отчет тыңланды.

Әйткәндәй, Moody’s Investors Service агентлыгы 1 июльгә Башкортстанның кредит рейтингын “Ваа3” дәрәҗәсендә, фараз “Тотрыклы” дип билгели. Агымдагы елның маенда агентлык вәкилләре республикада булганнар иде, нәтиҗәдә аналитиклар Башкортстанның рейтингы югары дигән карар чыгарды. “Ваа3” дәрәҗәсендәге инвестиция категориясе рейтингы Башкортстанга узган елның 27 июнендә бирелгән иде. Ул әлеге вакытта, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, Русия субъектлары арасында өченче булып тора.

Фәнүз Мәхмүтҗанов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»