01.07.2014 - Икътисад

Керемнәр чыгымнардан күбрәк

1 июньгә Башкортстанның барлык дәрәҗәдәге бюджетлар тупланмасы керемнәр буенча 63 миллиард 549,1 миллион сум тәшкил итте. Бу узган елның гыйнвар-май айлары керемнәреннән 5,8 процентка күбрәк. Чыгымнар 59 миллиард 865,6 миллион сум күләмендә финансланган — узган елның шушы чоры күрсәткечләреннән 2,8 процентка күбрәк. Шулай итеп, республиканың тупланган бюджеты 5 ай дәвамында чыгымнардан 3 миллиард 683,5 миллион сумга күбрәк булган.

Салым һәм салым булмаган керемнәр 52 миллиард 202,1 миллион сум (узган елның гыйнвар-май айларына плюс 6,7 процент) тәшкил итте. Аларның төп чыганаклары — физик берәмлекләр кеременә салым (15 миллиард 972,1 миллион сум, узган елның биш аена карата плюс 1,7 процент), оешмалар кереме (13 миллиард 615 миллион сум, плюс 17,1 процент), акцизлар (6 миллиард 981,8 миллион сум, плюс 0,9 процент), милеккә салым (6 миллиард 3,9 миллион сум, плюс 4 процент).

Дәүләт һәм муниципаль милек белән файдаланудан килгән керемнәр, киресенчә, 15,6 процентка — 3 миллиард 630,5 миллион  сумга кадәр кимеде.

Кире кайтарылмый торган керемнәр 11 миллиард 347 миллион сум, яисә керемнәрнең гомум суммасының 17,9 процентын тәшкил итте. Узган елның гыйнвар-май күрсәткечләре белән чагыштырганда, алар 1,8 процентка арткан.

Республиканың тупланган бюджеты чыгымнарының 80 проценты социаль юнәлешле. Капитал салуларга һәм юл хуҗалыгын финанслауга 4 миллиард 466,9 миллион сум (барлык чыгымнарның 7,5 проценты) юнәлтелгән.

Башкортстан бюджеты гыйнвар-май айларына керемнәр буенча 51 миллиард 969,2 миллион сум (узган елның шушы чоры күрсәткечләре белән чагыштырганда, 7,5 процентка арткан), чыгымнар буенча 49 миллиард 457,5 миллион сум (3,1 процентка үсеш белән) үтәлгән.

Урындагы бюджетлар керемнәре 28 миллиард 318,7 миллион сум (плюс 1,1 процент) тәшкил итте. Чыгымнар 27 миллиард 146,9 миллион сум күләмендә (плюс 6,8 процент) финансланган.

Эльвира Латыйпова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»