01.07.2014 - Икътисад

Башкортстан – гөлләр һәм яңа мөмкинлекләр иле

Мәгълүм булуынча, 2015 елда Уфада ШОС һәм БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитлары үтәчәк. Билгеле, чара уңаеннан республиканы дөньяга таныту, төбәкнең мөмкинлекләре белән чит илләрне таныштыру мөһим. Шушы уңайдан Башкортстанга Кытай, Бразилия, Италия, Казахстан һәм Һиндстан журналистлары килде. Кунаклар республиканың истәлекле урыннарында булганнан соң, Уфада Башкортстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов белән очрашты.

Сәфәр Белорет районының Усман-Гали авылында башланды. Биредә кунаклар авыл мәчетендә булды. Аннары Матбугат туры “Ар ташы” туристлар базасында дәвам итте.

Әбҗәлил районында кунаклар кымыз, киез ясау серләре белән танышты, казылык, чәкчәк, бавырсак, корыт, бишбармак һәм башка башкорт милли ашларыннан авыз итте. Сәяхәтнең беренче көне Яктыкүл янәшәсендә урнашкан тау чаңгысы трассасына экскурсия белән тәмамланды.

Журналистлар Сибай шәһәрендә, андагы карьерны карагач, Бөрҗән районына юл тотты. Биредә алар Иске Собханкул авылында яшәүче Наилә Турсынбаевада кунакта булды. Арытаба каләм осталары Шүлгәнташ мәгарәсе янындагы туристлар базасын барып карады.

Сәфәрнең соңгы көнендә кунакларны Уфада Башкортстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов кабул итте.

— Мең чакрымга якын юл үтеп, республика белән таныштыгыз.  Истәлекле урыннарда булып, халык белән аралаштыгыз. Мөгаен, күргәннәрегездән канәгать калгансыздыр, — дип мөрәҗәгать итте кунакларга Рөстәм Зәки улы. — Мәгълүм булуынча, киләсе елда бездә ШОС һәм БРИКС саммитлары үтәчәк. Башкортстан — Русиянең эре индустриаль-сәнәгать  һәм аграр төбәге. Без — илдә иң күп халык яшәүче республика.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»