25.06.2014 - Икътисад

Түшәмнән су үтсә, фатир ремонтлаудан ни файда?

Соңгы елларда илнең торак-коммуналь хуҗалыгы җитди үзгәрешләр кичерә. Аларны күпкатлы йортларда яшәүчеләр аеруча нык тойды. Коммуналь түләүләрнең даими артуы күпләрнең бәкәленә сукты. Йортларны төзек хәлдә тоту да баш бәласенә әверелде. Оешкан торак хуҗалары ширкәтләре, йорт комитетлары, идарәче компанияләр белән фатир хуҗалары арасында аңлашылмаучылыклар килеп чыкты. Ниһаять, республикада мәсьәлә уңай хәл ителә башлады. Хәзер күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү белән “Башкортстан Республикасының төбәк операторы” фонды шөгыльләнәчәк. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә шушы оешманың төп эшчәнлек юнәлешләре турында сүз барды. Июль башыннан уфалылар электр энергиясе өчен турыдан-туры Башкортстанның энергия сату компаниясенә түләячәк. Бу хакта Уфа шәһәре хакимиятендә оештырылган брифингта сөйләшү булды. Торак-коммуналь хуҗалыктагы чираттагы реформаларның уңай һәм кире яклары турында бергәләп фикер йөртеп карыйк.

Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, республиканың күпкатлы йортлар торак фондын гомум мәйданы 54 миллион квадрат метр булган егерме мең йорт тәшкил итә. Шуның 47 процентына капиталь ремонт таләп ителә. Ни өчен нәкъ капиталь ремонт? Һәм ул ни рәвешле тормышка ашырылачак?

— Йортларда яшәүчеләр белән аралашканда, бу сорауларны бирүчеләр дә очрый, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитеты рәисе Елена Родина. — Халык позициясенә дә игътибар итәбез. Шул ук вакытта, йорт түбәсеннән су үтсә, башка төрле ремонт эшләренә тотынуның урынсыз булуы сүзсез дә аңлашыла. Әйтик, түбәдән су аккан йортларның эчен күпме төзекләндерсәң дә, тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмаячак. Капиталь ремонтка тотынганчы ук күпкатлы йортлар торышы тирән анализланачак. Бу эштә, белгечләрдән тыш, шул йортларда яшәүчеләр дә катнашачак.

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау “Башкортстан Республикасының төбәк операторы” фондына йөкләтелгән. Быел гына оештырылган оешма бу эшне тулысынча үз өстенә алачак. Планга ярашлы, быел республикада 1,86 миллион квадрат метр күпфатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. Бу максатка 966 миллион сум акча тотынылачак. Шуның 196,2 миллион сумы — торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауга ярдәм фондыннан, 100 миллион сумы — республика бюджетыннан, 213,2 миллион сумы урындагы бюджетлардан бүленәчәк. 456 миллион сумы — торак хуҗаларын­нан җыелган акча. Бу акча ничек тупланачак? Теләге булганнар быел октябрь башыннан взнос түли башлаячак. Беркемнән дә акчаны мәҗбүри алмаячаклар. Йорт хуҗалары берләшеп, банкта махсус исәпкә акча туплап, капиталь ремонтны шуның исә­бенә эшләтергә дә мөмкин. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр октябрь башына кадәр бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш. Өлгер-мәсәләр, алар өчен карарны муниципаль берәм­лекләр кабул итәчәк.

Биредә бер үзенчәлеккә игътибар итү мөһим. Беренче-алтынчы катларда яшәүчеләр бер квадрат метр өчен ай саен 5 сум 20 тиен түләячәк (54 квадрат метр — 280 сум 8 тиен). Алтынчы каттан югарырак яшәүчеләрнең взносы 60 тиенгә кыйммәтрәк. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр арасында аңлашы­лмау­чылыклар килеп чыгу ихтимал.

Акчаны җыю гына җитми. Аны максатка ярашлы тотынырга да кирәк. Халык ышанычы акланырмы? Баш-кортстанның төрле төбәкләрендә барган капиталь ремонт эшләренә контроль булачакмы?

— Акча туплаганнан алып төзекләндерү эшләре тәмам­ланганга кадәр җавап бирәчәкбез, — диде “Башкортстан Респуб­ликасының төбәк операторы” фонды җитәкчесе Борис Герасимов. — Аңлашыла ки, төбәк­ләргә көн саен бара алмыйбыз. Шуңа күрә урыннарда җаваплы кешеләр билгеләнәчәк. Биредә сүз район җитәкчеләре, безнең хезмәткәрләр турында гына бармый, күпкатлы йортларда яшәүчеләр арасыннан да күзәтүчеләр билгеләнәчәк. Башкарылган эшләр актына ремонт барган йортта яшәүче дә кул куячак. Моны подрядчы оешмалар да беләчәк. Димәк, алар эшләрен намус белән, сыйфатлы итеп башкарырга тиеш

Уфа шәһәре хакимиятендә оештырылган брифингта торак-коммуналь хуҗалыктагы тагын бер баш бәласенә ачыклык кертелде. Июль башыннан уфалылар электр энергиясе өчен турыдан-туры “Энергия сату компаниясе”нә түләячәк. Барлыгы 235 мең кулланучы яңача түләүгә күчереләчәк. Аның асылы нидән гыйбарәт? Электр энергиясе өчен аерым квитанция киләчәк. Бурычларны банкларда, яки фатирдан чыкмыйча, Интернет аша түләргә мөмкин булачак. Иң мөһиме — электр энергиясенә хаклар “сикермәячәк”. Чөнки энергия сату компаниясе белән кулланучылар арасында арадашчылар юк.

Торак-коммуналь хуҗалыкта эшләр җайга салына дияргә мөмкинме? Программа чаралары нәтиҗәле гамәлгә ашса, кайбер йортларның подвалындагы тәртипсезлекләргә, евроремонтны юкка чыгаручы түшәмнән су үтүгә чик куелачак. Иң мөһиме — халыкның яшәү шартлары яхшырачак. Электр энергиясе өчен түләү шартларының камил­ләшүе дә куанычлы күренеш. 

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»