25.06.2014 - Икътисад

Берлектәге проектлар ике як өчен дә отышлы

23 июньдә Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов Самарада узган Идел буе федераль округы субъектлары һәм Кытай Халык Республикасының  Янцзы елгасының югары һәм урта агымы төбәкләре җитәкчеләре “түгәрәк өстәл”енең өченче утырышында презентация белән чыгыш ясады. Очрашу Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ян Цзечи рәислегендә узды.

Михаил Бабич сүзләренә караганда, бүген округта һәм Янцзы елгасының югары һәм урта агымы төбәкләрендә гамәлгә ашыру өчен берлектәге 73 — инновацион, 64 гуманитар һәм мәгариф проекты әзерләнә.

— Безнең барлык төбәкләр белән Кытайның алты провинциясе арасында ике яклы килешүләр төзелгән, — диде Михаил Бабич. — Округ тө­бәкләре башлыклары уртак проектларны гамәлгә ашырырга тели.

— Башкортстан — Идел буе федераль округында кешеләр саны буенча иң зур субъект, сәнәгать һәм икътисад үсеш алган төбәк. Бүген Кытай белән сәүдә күләме 700 миллион доллар тәшкил итә. Без Кытайга 500 миллион долларлык продукция озатабыз һәм алардан 200 миллион долларлык товар алабыз, — дип билгеләде Рөстәм Хәмитов.

Республика җитәкчесе Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлек турында сөй­ләде.

— Әлеге вакытта республикада “Чжон Гэ” компа­ниясенең Кытай-Русия халык­ара сәүдә үзәге төзелә. Җир бар, хәзер участокларны рәс­ми­ләштерү бара, энер­гетика мәсьәләләре хәл ителә. Моннан тыш, көз көне Цзянси провин­циясендә  Русия, Башкортстан бизнесы көннәре үткәрәчәкбез. Бу зур, кызыклы күргәзмә булачак. Шулай ук, Чунциндагы “Юйди” металл эшкәртү компа­ниясе белән металл эшлән­мәләр җитеш­терү өлкәсендә хезмәт­тәшлек итәбез. Безне бакыр ресурслары чыгару, эшкәртү һәм җитештерү, самолетлар һәм вертолетлар төзү өлкәлә­рендәге проектлар кызыксындыра. Безнең биш югары уку йорты Кытайның җиде унивеститеты белән килешү төзеде. Башкортстан дәүләт университетында “кытай теле” белгечлеге буенча яңа бүлек ачыла. Аны тәмамлаган студентларга тәрҗемәче һәм кытай телен чит тел буларак укытучы квалификациясе би­ре­ләчәк, — диде Рөстәм Хәмитов инвестицион проектлар турын­да сүз алып барганда.

Быел яз Цзянси провин­циясендә Башкортстан турында фотокүргәзмә эшләде. Шушы елның көзендә провинция турында күргәзмә оештырылачак.

Берлектәге проектлар ике як өчен дә отышлы

— Без быел рәсми сәфәр белән Цзянси провинциясенә, Чунцин шәһәренә баруны планлаштырабыз. Безнең белән эшкуарлар да барачак. Хөкүмәттә Кытай Халык Республикасы белән даими хезмәт-тәшлек итүче эшче төркем булдырылды. Эш планы бар. Безгә күп юнәлешләрдә берлектә эш алып бару өчен Кытай провинцияләре планнары белән дә танышырга кирәк булачак. Киләсе җәйдә Уфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары булган дәүләтләр башлыклары Советы утырышы, ШОС һәм БРИКС илләренең эшлекле Советлары үтәчәк. Без бик актив әзерләнәбез һәм бу чараларда катнашырга чакырабыз. Бу саммитларга кадәр без конкрет хезмәт-тәшлек вариантларын — сәнәгать предприятиеләре төзелешен, зур мәдәни һәм фәнни программаны башларга телибез, — диде Рөстәм Хәмитов. 

Шул ук көнне Рөстәм Хәмитов Самара өлкәсендә Идел буе федераль округының “iВолга” икенче яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты. Быел яшь инноваторлар слеты халыкара статус йөртә — анда Кытай делегатлары да катнаша. Форумда Башкортстаннан 110 кеше катнаша. Алар инженерия, медицина, гуманитар, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә эшләнмәләрен күрсәтте.

Мәсәлән, Башкортстан дәүләт аграр университетының ит һәм сөт технологияләре кафедрасы студентлары Мария Васильева белән Елена Виноградова үз проекты өстендә елдан артык эшләгән. Нәтиҗәдә, алар яңа төр йогырт уйлап тапкан. Ул  бия сөтеннән  эшләнә. Шул ук уку йортының энергетика факультеты преподавателе Рөстәм Аслаев бер фазалы ялганышны билгеләү буенча комплекс тәкъдим итте. Бу җайланма электр тапшыру линияләрендә ялганыш урынын билгеләргә ярдәм итә. Хәзер зарарланган урынны эзләп йөрергә кирәкми. Алынган мәгълүматларны диспетчер пунктына аппарат үзе җибәрә.

— Барлык бөек ачышларны да яшьләр тәкъдим иткән. Безгә яшьләр җыела, идеяләр тәкъдим итә, фикер алыша, проектларын яклый һәм, иң мөһиме, аларны гамәлгә ашыру өчен финанслар алу максатында республика мәйданы оештырырга кирәк, — диде очрашудан соң журналистлар сорауларына җавап биреп Рөстәм Хәмитов.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»