24.06.2014 - Икътисад

Кече эшкуарлыкның тылы ныклы

Июль аенда Башкортстанның Кече эшкуарлыкны үстерү һәм ярдәм итү фонды унбиш еллык юбилеен билгеләячәк. Шушы чорда фонд нинди казанышларга ирешкән? Оешма бүген кече эшкуарлык үсешендә нинди роль уйный?

Фонд кече эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтүгә зур өлеш кертә. Бу хакта статистика мәгълүматлары сөйли. 2005 елдан бирле оешмада гарантия фонды чаралары саклана. Шушы дәүләт ярдәме кысасында эшкуарлыкка 3 миллиард 189 миллион сум кредит чаралары җәлеп ителгән. 2009 елдан башлап фонд утыз эшкуарлык субъектына лизинг шартларында 65 миллион сумлык техника һәм җиһазлар тәкъдим иткән. Бүгенге көндә лизинг фондының чаралары 30 миллион 64мең сум тәшкил итә. Фонд “Башкортстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм ярдәм итү” дәүләт программасын гамәлгә ашыруда да катнаша.

Фонд тарафыннан Кече эшкуарлык үзәге төзелүе аерым игътибарга лаек. Бюджет акчаларын җәлеп итмичә малтабарлар ярдәме белән илле мең квадрат метрдан артык мәйданлы үзәкнең алты корпусы сафка кертелгән. Корпус янәшәсендә эшли башлаган паркинг һәм башка объектлар уфалыларның ихтыяҗларын да канәгатьләндерә. Шуңа күрә ул бүген Уфаның иң яхшы бизнес-үзәге санала. Биредә кече һәм урта бизнес вәкилләре, малтабарларга төрле юнәлешләрдә ярдәм итүче оешмалар да  урнашкан.

 Фонд киләчәктә дә республикада кече эшкуарлыкның терәк-таянычы булып калачагына ышаныч зур.

Айдар Зәкиев.  


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»