21.06.2014 - Икътисад

Бердәм икътисади киңлек безне көчле итә

19 июньдә Уфада Евразия икътисади комиссиясе “Бердәм икътисади киңлек территориясендә көндәшлекнең тигез шартларын тәэмин итүнең хокукый аспектлары” дигән темага халыкара “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрде. Чарада Евразия икътисади комиссиясенең көндәшлек һәм монополияне көйләү буенча коллегия әгъзасы (министр) Нурлан Алдабергенов, Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов, Таможня берлеге һәм Бердәм икътисади киңлек дәүләтләренең парламентлары, дәүләт органнары һәм эшкуарлык берләшмәсе вәкилләре катнашты.

Евразия икътисади комиссиясе (ЕИК) — Таможня бер­леге һәм Бердәм икътисади киңлекнең даими эшләп килүче органы — 2012 елның 2 фев­ралендә оештырылды. Хәзерге вакытта ЕИК соста­вында өч ил бар: Русия Федерациясе, Казахстан һәм Беларусь республикалары. Таможня берлеге һәм Бердәм икътисади киң­лектә катнашучы илләр территориясендә Комиссия боерыклары үтәлүе мәҗбүри.

— Өч дәүләтнең бердәм икътисади киңлеген үстерү — мөһим мәсьәлә, ул милли икътисадларның киләчәген билгели. Бу очракта көндәшлек югары сыйфат, җитеште­рүчән­лек, технологияләр һәм төрле өлкәләрдә ярыш буларак карала, — диде Рөстәм Хәми­тов. — Евразия интеграциясе кысаларында без бер-беребезне тулыландырабыз, көчлерәк һәм баерак булабыз. Бездә Көн­батыштагыдан күпкә сый­фат­лырак бик күп төр про­дук­ция эшләп чыгарыла, сатып алу­чыларны үзебездә, Евра­зия­дә җитеш­терелгәненә җәлеп итү — мөһим бурыч. Хезмәт­тәшлекнең яңа юлларын табарга, безнең илләр бизнесын базарга актив җәлеп итәргә кирәк, бердәм икътисади киңлек моңа зур мөмкинлекләр ача.

Республика башлыгы сүз­ләренә караганда, Башкорт­станның Беларусь һәм Казах­стан белән тышкы сәүдә әйләнеше узган елда ярты миллиард доллардан артып киткән, экспорт 400 миллион доллар тәшкил итә. Башкортстан белән сәүдә бәйләнешендә торган БДБ илләре арасында Беларусь беренче урында, ә Ка­захстан белән икътисади бәйләнешләрне арттырырга кирәк.

Нурлан Алдабергенов “тү­гәрәк өстәл”дә катнашучыларны Евразия икътисади комиссиясе алдында көндәшлек сәясәте өлкәсендә торган төп бурычлар турында сөйләде. 2013 елның октябрендә Русия, Беларусь һәм Казахстан республикалары тарафыннан кул куелган Көндәшлек турында модельле законның төп по­ложениеләре белән таныштырды.

— Таможня берлеген төзү Русия, Беларусь һәм Казахстан арасында сәүдәне дәрт­лән­дерде. 2010 елда, Таможня берлегенә кергәнгә кадәр, өч ил арасында сәүдә әйләнеше 47135 миллион доллар иде, берлеккә кергәннән соң, 2011 елда — 63101 миллион, 2012 елда — 67829 миллион, 2013 елда 64136 миллион доллар булды, — диде Нурлан Шадибекович. — Бердәм икътисади киңлек илләре азык-төлек, металл, авыл хуҗалыгы, химия сәнәгате продукциясе, тире һәм затлы тире чималы, каучук, машина, җиһазлар һәм транспорт чаралары, агач һәм цел­люлоза-кәгазь эшлән­мәләре, тукыма һәм аяк киемнәре белән үзара сәүдә итә. Русия Бела­русь һәм Казахстанга нефть һәм газ, ташкүмер, металл, автотранспорт чаралары, при­цеплар һәм башка продукция сата.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»