18.06.2014 - Икътисад

Франчайзинг: исеме һәм җисеме

10 июньдә Уфада үткән бу чараны Русия Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының Башкортстан идарәсе каршындагы  Эшлекле хезмәттәшлек ассоциациясе һәм “Градиент” инвестиция агентлыгы оештырды. Форумда чит илләрдән һәм Русиянең төрле төбәкләреннән йөзләрчә эшкуар катнашты. Башкаланың “ВДНХ-Экспо” күргәзмә комплексында дистәдән артык франчайзинг компаниясе экспозицияләре эшләде. Пленар утырышта танылган предприятиеләр вәкилләре үз бизнесларының үзенчәлекләре турында сөйләде һәм малтабарларны хезмәттәшлеккә чакырды. Ә инде кече залда үткән бизнес-очрашулар күпләргә яңа хезмәттәшләр һәм партнерлар табарга ярдәм итте.

Дөресен әйтергә кирәк, шактый оешкан төстә үткән һәм тоемлы нәтиҗә биргән бу чираттагы форум байтак сораулар тудырды. Аларга күчкәнче, франчайзингның исеменә һәм җисеменә ачыклык кертеп үтик.

“Җитәкләп алып бару” хаталардан коткара 

Нәрсә соң ул франчайзинг? Аның асылы шунда: танылган, базарда байтак еллар уңышлы эшләп килгән, кулланучылар арасында абруй казанган компания (франчайзер) эш башлаучы малтабарга яисә кече бизнес хуҗасына (франчайзи) билгеле бер хакка килешү (франшиза) нигезендә үзенең танылган исемен (брендын) файдаланырга рөхсәт бирә. Бер үк вакытта франчайзер эшкуарга сыналган бизнес-идеясен, әзер маркетинг, реклама техно­логияләрен, эш алып бару ысулларын, укыту, матди тәэмин итү сызымнарын бирә, үсү чорында ярдәм итә. Шулай “җитәкләп алып бару” башлап эшкә тотынучыны бик күп хаталардан һәм уңышсызлыклардан коткара.

— Менә шуңа күрә дә франшиза “бәләкәй” бизнесны үстерүдә иң нәтиҗәле юнәлешләрнең берсе исәпләнә, ди фестивальнең партнеры — “Опора России” кече һәм урта эшкуарлык гомумрусия җәмәгать оешмасының Башкортстан бүлеге рәисе Рөстәм Гыйльманшин. — Уңышлы эшләп килгән компанияләр белән бәйләнешләр булдыру, аларның тәҗрибәсен куллану безгә республикада бизнесны җитез үстерүдә, иң яхшы проектларны гамәлгә ашыруда яңа мөмкинлекләр ача.

Бу фикерне статистика да раслый. Безнең базарда үзаллы эшләүче предприятиеләрнең 80 проценты 5-7 елдан соң юкка чыга. Ә франчайзинг кулланып старт алучылар арасында исә 90 проценты аякка басып, уңышлы эшләп китә.

Көнбатыш илләрендә франчайзинг инде гасыр ярымнан артык яши. Русиядә исә ул үткән гасырның 90нчы елларында кулланыла башлады. Безнең ил базарына франчайзерлардан беренчеләрдән булып “Макдональдс”, “Баскин Роббинс”, “Компьютерленд”, “Ле монти”, “Дока-Пицца” компанияләре килеп керде. Ә инде Уфада үткән чарада катнашучы “Forward”, “Glance”, “Chоupette”, “De Salitte” кебек компанияләрне өченче-дүртенче дулкынга кертеп була торгандыр.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»