04.06.2014 - Икътисад

Син дә хуҗа, мин дә хуҗа... Тишек торбаны кем ямый?

Соңгы елларда тармак җитди үзгәрешләр кичерә. Күпфатирлы йортларда торак хуҗалары ширкәтләре, йорт комитетлары оештырылды. Реформалар намуслы, бердәм халык яшәгән йортларда гына үзен аклады. Кайберәүләрнең коммуналь түләүләргә бурычлары җыелды. Бу мәсьәләне ДОМКОМнарга, ТСЖларга бергәләшеп хәл итәргә туры килә. Өлкәннәрнең пенсияләре, аз тәэмин ителгәннәрнең керемнәре коммуналь түләүләрне капларга җитми башлавы халыкны да, республика җитәкчелеген дә уйланырга мәҗбүр итте. Кайбер күпфатирлы йортларда халык турыдан-туры идарә юлын сайлый. Бу алым үзен аклыймы? Әллә халык һаман да идарәче компанияләрдән башка яши алмыймы? Дәүләт җыелышы-Корылтайның торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитеты каршындагы  торак-коммуналь хуҗалыгы буенча эксперт советының утырышында шул хакта да сүз барды.

— Тармактагы реформалар-ның максаты — тәкъдим ителгән хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту, —  диде Корылтай комитеты рәисе Елена Родина. —  Башкортстанда күпфатирлы йортларда әлегә кадәр ТСЖларга өстенлек бирелде. Кайбер район һәм шәһәрләрдә турыдан-туры идарә итүгә күчә башладылар. Уфа, Сибай, Күмертау һәм Салават шәһәрләрендә бу юнәлештә аеруча нәтиҗәле эшлиләр. Турыдан-туры идарә күпфатирлы  йортларда яшәүчеләрнең тормышын яхшырта алганмы, әллә, киресенчә, катлауландырганмы?

Эксперт советы рәисе Рөстәм Мосабиров фикеренчә, турыдан-туры идарә итүгә күчү мәсьәләсендә халык белән идарәче компанияләр арасында аңлашылмаучанлыклар күп, юристлар да кайбер үзен-чәлекләр белән килешеп бетми.

Мәгълүм булуынча, үзгәрешләр чорында күпфатирлы йортларда  коммуналь түләүләр күпкә артты. Мәсьәләне суд юлы белән хәл итүчеләр дә булды. Мондый очраклар әле дә теркәлә. Утка, суга, газга түләмәүчеләрнең бурычлары йортта яшәүчеләргә тигез бүлеп бирелүе белән беркем дә килешми. Килешмәсә дә, “соры кортларның” бурычын капларга мәҗбүр була. Чөнки бурыч капланмаса, йортта ут та, газ да, су да булмый. Шуңа күрә халык турыдан-туры идарә итүгә зур өметләр баглый.

Әмма барысы да ал да гөл түгел. Мәсәлән, Ишембайда турыдан-туры идәрә итүне бер ел гамәлгә ашыралар. Шушы чорда  аның уңай һәм кире яклары ачыкланган. Чыгымнарның кимүе, бурычларны каплау камилләшүе халык яшәешендә уңай чагылыш табачак. Йорт мөлкәтенең хәлен даими контрольдә тотучылар булмавы, халыкның торак-коммуналь хуҗалыгына бәйле законнарны белеп бетермәве, җыелган акчаларны максатлы тотынуның җайга салынмавы турыдан-туры идарә итүнең уңышлы гамәлгә ашырылуын шик астына куя. Ишембайлылар фикеренчә, идарәче компанияләр нәтиҗәлерәк эшли килеп чыга. Ә менә Уфаның Дим районында турыдан-туры идарә итүгә уңай бәһа генә бирделәр.

Ашаган белми, тураган белә, ди халык. Уфа шәһәренең Мөкъсинов урамындагы йортка турыдан-туры идарә итүдә катнашкан Евгений Мигунов фикерләре белән уртаклашты.

—  Билгеле бер вакытка кадәр турыдан-туры идарә үзен аклый, —  диде ул. —  Без бу алымны гамәлгә ашырып карадык. Җаваплы итеп мине сайладылар. Көненә бишәр тапкыр — ишекне ачарга, алтышар тапкыр подвалга төшәргә туры килде. Төрле хезмәтләр килә. Һәммәсен дә каршы алырга, озатырга кирәк. Моның өчен  эш хакы да түләнми. Ә бит күпме көч һәм энергия түгелә. Кичке тугызда, унда эштән кайтам һәм эшкә тотынам. Мәсьәләне халыкның торак-коммуналь хуҗалыгы турында бик аз белүе дә катлауландыра. Аңлату эшләре файда китермәде. Нәтиҗәдә, яңадан идарәче компанияләр карамагына әйләнеп кайттык. Хәзер эшләр янә җайга салына башлады.

— Төрле фикерләр яңгырады, — диде, утырышка йомгак ясап, Елена Родина. — Күренүенчә, күпфатирлы йортларда турыдан-туры идарә итүгә күчүдә республикада бердәм фикер юк. Муниципаль берәмлек-ләргә киңәшләр биреп, аларның тәкъдимнәрен тыңлап, мәсьәләне уңай хәл итү юлларын эзләргә кирәк.

Торак-коммуналь хуҗалыгында үзгәрешләр дәвам итә. Һәммәсе дә халык яшәешен яхшыртуга, коммуналь түләүләрнең артуына чик куюга юнәлтелгән. Күренүенчә, гамәлдә бары да кәгазьдәгечә шома гына килеп чыкмый. Шуңа күрә турыдан-туры идарә итүдә акчаларның максатлы тотынылуына аерым игътибар бүлү планлаштырыла.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»